4 декабрьдә Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортта социаль хезмәтләр алучылар районның Байлар Сабасы бистәсендәге Туган як музеенда булдылар. Музей эшчәнлеге өч юнәлеш буенча башкарыла: җыю, тикшерү, мәдәни- мәгърифәтчелек. Социаль хезмәтләр алучылар музейда булган кыйммәтле экспонатлар белән таныштылар: мамонт сөякләре, солдат хатлары коллекциясе, Бөек Ватан сугышында катнашучыларның бүләкләү кәгазьләре күчермәләре, археологик табылдыклар коллекциясе, акча билгеләре коллекциясе, Г.Тукай һәм аның замандашларының скульптура сурәтләре, өч дәрәҗә Дан ордены кавалеры – снайпер Абдулла Мотыйгуллинның шәхси әйберләре, Совет героеның Вәли Хаҗиев шәхси әйберләре берлеге, татар телендә газеталарның фронт подшивкасы һәм башкалар.
Социаль хезмәт алучылар бик күп кызыклы мәгълүмат һәм яхшы кәеф алдылар.
02 нче декабрьдә, Инвалидлар декадасы кысаларында, Казан волонтерлары гадәти булмаган бәйрәм программасы оештырды.
02 нче декабрьдә Инвалидлар декадасы кысаларында Казан волонтерлары гадәти булмаган бәйрәм программасы оештырды.
1 нче декабрь көнне «Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат-йорты» дәүләт казна учреждениесендә тәрбияче Идиятова И.И. җитәкчелегендә «Яхшылык дөньясы» дип исемләнгән инвалидлар декадасы ачылуына карата рәсем ясау конкурсы үткәрелде.
3 декабрь-махсус көн, бу көнне бөтен дөньяда Халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә. Бу дата барыбызга да безнең янәшәдә ярдәмгә, ярдәмгә кайгыртучанлыкка мохтаҗ кешеләр яшәвен искә төшерә. "Шәфкатьле булыйк, игелекле булыйк һәм түземле булыйк!"
Менә безнең урман хуҗалыгы интернат–йортында да кышның беренче көнендә Халыкара инвалидлар көненә багышланган чаралар декадасы старт алды.
1 декабрьдә инвалидлар җәмгыяте вәкилләре һәм социаль яклау башлыгы Гайнетдинова Лилия Нургаян кызы катнашында бәйрәм чарасы узды.
Социаль хезмәтләр алучылар алдында Бәйрәм концерт программасы белән Теләче муниципаль районы авыл җирлеге башлыгы Рәхмәтуллин Нияз Рәис улы җитәкчелегендәге фольклор ансамбле һәм Саба муниципаль районы Олы Кибәче авыл җирлеге фольклор ансамбле коллективлары чыгыш ясады. Җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте «Технология» биргән бүләк пакетлары бүләк ителде.
3 декабрь-махсус көн, бу көнне бөтен дөньяда Халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә. Бу дата барыбызга да безнең янәшәдә ярдәмгә, кайгыртучанлыкка мохтаҗ кешеләр яшәвен искә төшерә. "Шәфкатьле булыйк, игелекле булыйк һәм түземле булыйк!"
Менә безнең урман хуҗалыгы интернат–йортында да кышның беренче көнендә Халыкара инвалидлар көненә багышланган чаралар декадасы старт алды.
1 декабрьдә инвалидлар җәмгыяте вәкилләре һәм социаль яклау башлыгы Гайнетдинова Лилия Нургаян кызы катнашында бәйрәм чарасы узды.
Социаль хезмәтләр алучылар алдында Бәйрәм концерт программасы белән Теләче муниципаль районы авыл җирлеге башлыгы Рәхмәтуллин Нияз Рәис улы җитәкчелегендәге фольклор ансамбле һәм Саба муниципаль районы Олы Кибәче авыл җирлеге фольклор ансамбле коллективлары чыгыш ясады.Котлаулар белән диңгез флоты ветераннары килде, эмблемалар белән футболкалар бүләк иттеләр. Җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте «Технология» биргән бүләк пакетлары бүләк ителде.
«Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәге» коммерцияле булмаган автоном оешмасында социаль хезмәтләр алучылар өчен ял чаралары
ДЦП һәм терәк-хәрәкәт аппараты бозылган балалар өчен Евгений Львович Крупин исемендәге “Мин булдыра алам! Мин рәсем ясыйм!” Өченче Бөтенроссия рәсемнәр конкурсына йомгак ясалды.
Әлеге конкурста социаль хезмәтләрдән файдаланучы Габделхаков Фидарис һәм Гаврилов Эльдар катнашты. Балаларыбызны һәм социаль педагоглар Агелова Г. Ф. һәм Сабитова А. Фны котлыйбыз. Алга таба да уңышлар телибез!
29 ноябрь көнне, Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында, Питрәч районы Күн авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре оештырган, инвалидлар декадасына багышланган концерт булып узды. Концертта иң матур, күңелле җырлар һәм чын күңелдән котлау сүзләре яңгырады. Социаль хезмәт алучылар зур рәхмәтләрен белдерделәр. Концерт программасы безнең тәрбияләнүчеләргә ошады.
Приютта «Әниләр көне» бәйрәменә багышланган бәйрәм узды. Бәйрәмнәр бик күп. Һәм иң мөһиме-Әниләр Көне, чөнки нәкъ менә әни – безгә мәхәббәт, игелек һәм наз бүләк итүче иң якын кеше. 26 ноябрьдә "Тургай" приютында "Әни сүзе ничек матур" конкурс-уен программасы уздырылды. Башта тәрбияче балаларны илебездә Әниләр көнен бәйрәм итү тарихы һәм гореф-гадәтләре белән таныштырды. Кече төркем балалары әниләре турында шигырьләр сөйләделәр.
Конкурста катнашучыларның барысы да үз эшләренә бөтен ихласлыкны, мәхәббәтне һәм назны салдылар! Чаралар бик күңелле үтте.