ЯҢАЛЫКЛАР


28
ноябрь, 2023 ел
сишәмбе

2023 елның 28 ноябрендә, #Щедрыйвторник хәйрия акциясе кысаларында, безнең балалар интернат-йортында спорт тренажерлары һәм спорт мәйданчыгын кардан чистарту буенча эшләр башкарылды.

Тэги: ОСЗ ОСЗ МТЗ и СЗ РТ в Сабинском муниципальном районе Югары-Утар балалар интернат-йорты

27
ноябрь, 2023 ел
дүшәмбе

21-25 ноябрь көннәрендә Курган өлкәсенеж Курган шәһәрендә В.Ф.Горбенко исемендәге Россия СК интеллектуаль тайпылышлары булган затлар спорты буенча Россия кубогы (дисциплина - өстәл теннисы) узды, ярышларда Россиянең 16 төбәге катнашты. Катнашучылар арасында Саба муниципаль районы спортчысы, Татарстан командасында Лесхоз интернат-йортында социаль хезмәтләр алучы Новиков Андрей Таһир улы булды. Новиков А.Т. уңышлары:

парлы разряд ИН2 -2 урын Новиков А./ Идрисов А.

 катнаш разряд ИН2 - 1 урын Новиков А./Зарипова Л.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ


24
ноябрь, 2023 ел
җомга
Әниләр көне булмаган бер генә ил дә юктыр ул. Россиядә Әниләр көне 1998 елның 30 гыйнварыннан билгеләп үтелә башлый, ул ноябрьнең соңгы якшәмбесендә бәйрәм ителә. Бу матур бәйрәм алдыннан Югары Утар балалар интернат-йортында "Әни йөрәген мәхәббәт белән җылытырмын" дип исемләнгән әдәби чара узды.
Тэги: ОСЗ МТЗиСЗ РТ в Сабинском муницупальном районе ОСЗ Югары-Утар балалар интернат-йорты

Әниләр көне алдыннан Саба районы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре  социаль хезмәтләрдән файдаланучылар өчен бәйрәм торты әзерләү буенча мастер-класс үткәрделәр. Алда торган бәйрәм хөрмәтенә котлау җырлары белән Рим Усманов һәм Айзилә Шакирова чыгыш ясадылар.

24 ноябрь көнне Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен  интернат – йортының социаль хезмәтләр алучылары Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда булдылар. Безнең интернат карамагындагылар «Чыршы уенчыгы» дигән мастер-класста катнаштылар.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

23
ноябрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Әниләр  бәйрәме тормыш белән яшәргә һәм шатланырга мөмкинлек биргән иң яраткан һәм иң төп хатын-кызга багышлана. Россиядә Әниләр көне рәсми рәвештә 1999 елда билгеләп үтелә башлый, әмма бәйрәм турында беренче искә алуларны борынгы дөнья тарихында табарга мөмкин.

23ноябрь көнне Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Лесхоз мәдәният йорты  хезмәткәрләре тарафыннан Халыкара әниләр көне уңаеннан концерт оештырылды.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә, социаль-юридик хезмәт күрсәтү кысаларында, Саба муниципаль районының Социаль фонды белгечләре килде. 

22 ноябрь көнне Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Икшермә мәдәният йорты  хезмәткәрләре тарафыннан, Халыкара әниләр көне уңаеннан, концерт оештырылды.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International