ЯҢАЛЫКЛАР


21
ноябрь, 2023 ел
сишәмбе

20 ноябрь көнне Саба районы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре,  Балаларга хокукый ярдәм көне уңаеннан, балигъ булмаган балалар өчен «Балаларның хокукый җаваплылыгы» дигән темага әңгәмә үткәрделәр.

Чараның максаты: балаларны төп хокуклары белән таныштыру, хокукый культура дәрәҗәсен күтәрү, балигъ булмаганнарның хокук бозуларын профилактикалау, башка кешеләрнең хокукларына хөрмәт тәрбияләү.


17
ноябрь, 2023 ел
җомга

Саба районы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы социаль хезмәтләрдән файдаланучы балалар белән, «Арт-терапия» программасы кысаларында, «Дөрес булмаган ил» метафорик карталары белән дәрес үткәрде. Әлеге уен балада булган проблемаларны, куркуларны җиңәргә өйрәнергә ярдәм итә.

Алда көткән «Әниләр көне» бәйрәме уңаеннан, 16 ноябрьдә, Лесхоз  өлкәннәр һәм инвалидлар өчен  интернат-йортына Саба районы сәләтле балалар мәктәбенең 8 сыйныф укучылары, әти-әниләре белән берлектә,  бәйрәм концерты белән килделәр. Интернатта яшәүчеләрне бәйрәм белән  котладылар һәм бүләкләр тапшырдылар.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

16
ноябрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние)  тернәкләндерү үзәгендә көн саен социаль хезмәтләр алучылар өчен ял чаралары уздырыла.

Һәр кеше үз тормышында игелекле, ярдәмчел дуслар булуын, йөрәкне җылытуын, күңелне сөендерүен тели.

Ел саен 13 ноябрьдә Бөтендөнья игелек көне билгеләп үтелә .

Бөтендөнья игелек көне - эш бәйрәме. Кешенең ничә яшьтә, кайда яшәвенә һәм нинди һөнәр иясе булуына карамастан, ул яхшылык эшли ала: башкаларны рухландырыр өчен авыр хәлдә уңай якны күрү; дусларын һәм гаиләсен тыңлау; ул яшәгән дөньяга ярдәм итәр өчен вакыт, энергия һәм чаралар белән уртаклашу.

Тикшеренүләр күрсәткәнчә, һәрвакыт яхшы гамәлләр кылган кешеләр үзләрен бәхетлерәк хис итәләр, сирәк авырыйлар һәм озак яшиләр. Ә үз хисләрен яшермәгән, рәхмәтләрен һәм назларын белдергән, депрессиядән азрак интегүче, оптимист булган, иртәгәсе көнгә уңай карашта булган һәм үз тормышларын гармонияле дип санаган кешеләр.

Бүген Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында тәрбиячеләр җитәкчелегендә социаль хезмәтләр алучылар белән Игелек атналыгы кысаларында чара үткәрелде.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

15
ноябрь, 2023 ел
чәршәмбе

    14 ноябрьдә безнең приютка эш сәфәре белән Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Зарипова Эльмира Әмировна килде. Сәфәр барышында Эльмира Әмировнага эш кабинетлары күрсәтелде, аларда приют тәрбияләнүчеләре белән түгәрәк һәм һөнәри юнәлеш бирү эшләре белән таныштырылды.Шулай ук Министр педагоглар һәм тәрбиячеләр белән сөйләште, безнең балалар белән аралашты.

Тэги: ОСЗ Тургай

14
ноябрь, 2023 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Әмирова эш визиты белән Саба муниципаль районында булды. Район халкын социаль ярдәмгә кагылышлы шәхси мәсьәләләр буенча кабул итте. Гражданнарның барлык мөрәҗәгатьләре һәм үтенечләре игътибар белән тыңланды, өйрәнелде, һәр сорау буенча консультацияләр һәм тулы җаваплар бирелде.


13
ноябрь, 2023 ел
дүшәмбе

Галимнәр күптәннән ачыклаганча, иҗади активлык олы яшьтәге кешеләргә иң мөһиме – яшәү көче һәм яшәргә теләк бирә. Яраткан эше белән шөгыльләнүче кеше өчен яшь юк. Кызыклы шөгыль белән мавыгу өлкән яшьтәге кешеләргә вакытны файдалы уздырырга, начар нәрсә турында уйламаска – интеллектуаль һәм физик формаларны лаеклы дәрәҗәдә сакларга ярдәм итә. Иҗат-озын гомер серләренең берсе.

13 ноябрьдә Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат – йортында тәрбияче җитәкчелегендә аз хәрәкәтләнүче социаль хезмәтләр алучылар белән шөгыль үткәрелде.

 

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International