Бүген Саба районы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе социаль педагогы, Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан, балигь булмаган балалар белән чара үткәрде.
Чараның максаты үсеп килүче буынны Ватан тарихының истәлекле сәхифәләре белән таныштыру, патриотизм һәм гражданлык безнең халыкка берләшергә һәм илебезне илбасарлардан сакларга ярдәм иткәне турында аңлату иде.
Бүген Саба районы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре, Байлар Сабасы шәһәр тибы бистәсе «Волонтер» үзәгенең активистлары белән берлектә, Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан “Россия берләштерә!” дигән патриотик акция уздырдырдылар.
Үзәк мәйданда алар «Халыклар бердәмлеге көне» бәйрәме турында мәгълүмат белән буклетлар, триколор тасмалар тараттылар. Белгечләр һәм волонтерлар халыкны Ватан тарихының истәлекле сәхифәләре белән таныштырдылар, патриотизм һәм гражданлык безнең халыкка берләшергә һәм илебезне илбасарлардан сакларга ярдәм иткәне турында аңлаттылар.
Халыклар бердәмлеге көне-1612 елда башланган бай тарихлы бәйрәм. Бу чара хөрмәтенә 2 ноябрьдә Лесхозның картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында тәрбияче җитәкчелегендә социаль хезмәтләр алучылар белән үзара аңлашу, кешеләр турында кайгыртуны үз эченә алган акция уздырылды. Өлкәннәрне котлап өч төсне берләштергән тасма Һәм флажок бүләк ителде.
Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен Тәлгат Нәҗмиев исемендәге Шәмәрдән китапханәсенең уку залында “Комсомол син минем тормышымда ” дип исемләнгән әдәби сәгать узды.
Халыклар бердәмлеге көне - Россиянең иң яшь дәүләт бәйрәмнәренең берсе. Ләкин 4 ноябрьдә искә алынган вакыйгалар бик күптән булды. Халыклар бердәмлеге көне - ул көчнең дуслык һәм бердәмлектә булуын искә төшерүче бәйрәм. Бүген 1 ноябрьдә Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортта тәрбияче җитәкчелегендә стена газетасы чыгарылды. Катнашучыларны Россия бәйсезлеге көне турында белемнәрне ныгыту, катнашучыларның иҗади потенциалын ачу буенча оештыру, патриотизм хисе, илнең тарихи үткәненә хөрмәт үсеше өчен шартлар тудыру өчен стена газетасы чыгардык.
Балаларга юл-транспорт травматизмын кисәтү-бөтен җәмгыять проблемасы, балалар учреждениеләренең өстенлекле бурычларыннан берсе. Аны уртак көч белән генә хәл итеп була. Шуңа күрә ЮХИДИ инспекторлары белән очрашулар һәрвакыт актуаль һәм мөһим.