27 мартта безнең тәрбияләнүчеләр Теләче районында урнашкан "Дулкын" бассейнында булдылар.
Балалар өчен мондый сәяхәтләр һәрвакыт зур шатлык. Безне игелекле бассейн хезмәткәрләре каршы алды, инструктаж үткәрде, киенү бүлмәләре, душ бүлмәләре күрсәтте. Аларга зур рәхмәт!
Йөзү - бөтен организмга бик файдалы булган матур спорт төре. Ул сәламәтлекне ныгыта, чыдамлыкны арттыра, сыгылмалылыкны үстерә, эшчәнлекне арттыра.
Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә Янгынга каршы отрядының Шәмәрдән авылын саклау буенча аерым пост башлыгы Гатиятов Р.Р. социаль хезмәт алучылар, үзәк хезмәткәрләре өчен янгын куркынычсызлыгы буенча инструктаж үткәрде. Анда гадәттән тыш хәлләр вакытында үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында җентекләп сөйләде.
27 нче мартта Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат йортында яшәүчеләр медицина тикшерүе уттеләр.
Социаль хезмәт алучыларны Саба район хастаханәсендә эшләүче табиблар: хирург, уролог, отоларинголог, гинеколог, окулист, терапевт һәм башка белгечләр тикшерде. Медицина тикшеруе буенча тиешле дәвалау һәм медицина процедуралары билгеләнде.
Нәүрүз-яз һәм кояш бәйрәме. 26 мартта безнең приютта да Нәүрүз бәйрәме узды. Кунакка Нәүрүз-яз килде. Төрле уеннар үткәрелде. Капчыкларда йөгерү, кашыкка йомырка куеп йөгерү һәм башка уеннарда катнашты балалар. Балалар бик рәхәтләнеп ял итте. Ахырдан кунаклар алып килгән тэмле ризыклар белән сыйландылар. Бәйрәм бик күңелле үтте.