ЯҢАЛЫКЛАР


27
март, 2024 ел
чәршәмбе

    «Тургай» приютында   25 мартта - балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы башланды.  Балалар тәрбиячеләре белән бергә авыл китапханәсенә экскурсиягә бардылар. Алар анда китаплар белән  танышып чыктылар. Атналык төрле-төрле чараларларга бай булып үтә.

Тэги: ОСЗ Тургай

25
март, 2024 ел
дүшәмбе

   Кичә приютта тәрбияләнүчеләрне авыл мәчетендә узган ифтарга чакырдылар. Рафикъ хәзрәт, балаларыбызны шатланып каршы алды, Рамазан ае турында сөйләде.

Догадан соң барлык кунакларны өстәл янына чакырдылар. Кичәнең төп сыйлыгы булып традицион мөселман ризыклары  торды.

Тэги: ОСЗ Тургай

22
март, 2024 ел
җомга
21 нче март көнне «Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат-йорты» дәүләт казна учреждениесендә яз бәйрәме «Нәүрүз» үткәрелде.
Тэги: ОСЗ МТЗиСЗ РТ в Сабинском муницупальном районе ОСЗ Югары-Утар балалар интернат-йорты

Безнең тәрбияләнүчеләр, тәрбияче Дәүләтгәрәева Гөлсинә Зөфәр кызы җитәкчелегендә, республика бәйгесендә катнаштылар. «Идел буе халыклары чишмәләре " иҗат конкурсы төбәкара фәнни-гамәли конференция кысаларында үткәрелде.  Һәр номинациядә балалар призлы урыннар алды.

Катнашучыларны һәм аларның җитәкчесен җиңүләре белән котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез!

Тэги: ОСЗ Тургай

21 мартта Даун синдромы белән Халыкара кеше көне билгеләп үтелә.

Бу көн уңаеннан "Тургай" приюты тәрбияләнүчеләре "Югары Утар балалар интернат-йортына" бардылар. Бу очрашуга балалар алдан, тырышып әзерләнделәр.Алар анда мастер –класс үткәрделәр.

Тэги: ОСЗ Тургай

Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә хезмәт инструкторы тарафыннан «Җитез куллар» программасы нигезендә дәресләр уткәрелә. 


19
март, 2024 ел
сишәмбе

    Тәрбиячеләребез Зиганова Ләйсән, Башарова Рузилә, Дәвлетгараева Гөлфина  "Гаилә елы" кысаларында республика конкурсында катнаштылар. Конкурска алар үз эшчәнлекләрен чагылдырган видеоматериаллар тәкъдим иттеләр. Конкурс нәтиҗәләре буенча алар Грамоталарга лаек булдылар. Котлыйбыз һәм аларга уңышлар телибез!

Тэги: ОСЗ Тургай

18
март, 2024 ел
дүшәмбе

   Масленица балалар өчен иң яраткан һәм күптән көтелгән бәйрәмнәрнең берсе. Масленицада коймаклар пешерәләр, шигырьләр сөйлиләр, җырлыйлар, табышмакларга җаваплар табалар, балалар өчен кызык конкурслар һәм эстафеталар оештыралар, бәйрәм ахырында карачкыны  яндыралар.Бәйрәм бик күңелле үтте.

 

Тэги: ОСЗ Тургай

15
март, 2024 ел
җомга

15 мартта Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәтләр алучылар Россия Федерациясе Президентын сайлауда актив катнаштылар. Һәр тәрбияләнүче тавыш бирү хокукыннан файдаланды.

 

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ
10-15 март көннәрендә Мордовия Республикасының Саранск шәһәрендә «Интеллектуаль тайпылышлары булган кешеләр арасында өстәл теннисы буенча Россия Чемпионаты" узды.
Тэги: ОСЗ МТЗиСЗ РТ в Сабинском муницупальном районе ОСЗ Югары-Утар балалар интернат-йорты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International