ЯҢАЛЫКЛАР


14
март, 2024 ел
пәнҗешәмбе

    Безнең тәрбияләнүчеләр Бөтенроссия конкурсында катнаштылар һәм 2 дәрәҗә лауреат дипломнары алдылар: Кузьмин Артур ИЗО номинациясендә-педагог Давлиева В. Р., Уринова Шахризада халык биюе номинациясендә-педагог Гыйльфанова М. Г., Аглиева Разиля ДПИ номинациясендә - педагог Зиганова Л. М., Рубцова Владислава ДПИ номинациясендә - педагог Башарова Р. С., Гөбәйдуллина Алия ДПИ номинациясендә 1 дәрәҗә лауреат-педагог Дәүләтгәрәева Г.

Тэги: ОСЗ Тургай

Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние)  тернәкләндерү үзәгендә көн саен социаль хезмәт алучылар  белән ял сәгатьләрендә куңелле чаралар үткәреп бара


13
март, 2024 ел
чәршәмбе

13 мартта Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында тәрбияче җитәкчелегендә социаль хезмәтләр алучылар белән, пластилиннан чәчәкләр ясау дәресе узды. Бу кулларның вак моторикасын үстерүгә, кул хәрәкәтләрен, иҗади фантазияне координацияләүгә ярдәм итә.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

11
март, 2024 ел
дүшәмбе

  Гаилә кыйммәтләрен популярлаштыру максатыннан, 10 мартта  гаилә елына  багышланган чара узды. Чара күңелле һәм кызыклы үтте.

Тэги: ОСЗ Тургай

   9 мартта безнең ил кешелек тарихында беренче очыш ясаган СССР очучы – космонавты Юрий Алексеевич Гагаринның тууына 90 ел тулуны билгеләп үтә. Бу унайдан безнен приютта да космонавтка багышланган чара узды.

 

Тэги: ОСЗ Тургай

9
март, 2024 ел
шимбә

7 нче март көнне «Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат йорты» дәүләт казна учреждениесендә күп балалы гаиләләрнең әти-әниләре катнашында Гаилә елына багышланган «Без - дус, бердәм гаилә» дигән конкурс-уен чарасы узды.

Тэги: ОСЗ МТЗиСЗ РТ в Сабинском муницупальном районе ОСЗ Югары-Утар балалар интернат-йорты
6 нчы март көнне «Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат йорты» дәүләт казна учреждениесендә Ватанны саклаучылар һәм Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган «Февромарт» дип исемләнгән могҗизалы бәйрәм узды.
Тэги: ОСЗ МТЗиСЗ РТ в Сабинском муницупальном районе ОСЗ Югары-Утар балалар интернат-йорты

7
март, 2024 ел
пәнҗешәмбе

   Бәйрәм алдыннан безнең приютта 8 Мартка багышланган конкурс  узды. Ике  команда ярышты. Катнашучылар төрле конкурсларда үз осталыкларын күрсәттеләр. Бәйрәм бик күңелле узды.

Тэги: ОСЗ Тургай

   Россиядә мартның беренче якшәмбесендә ел саен әбиләр көне билгеләп үтелә. Без балалар белән бу көнне 6 мартта билгеләп үттек. Балалар җырлар җырладылар, биеделәр, ә аннары, командаларга бүленеп, конкурсларда көч сынаштылар.

Тэги: ОСЗ Тургай

Халыкара хатын-кызлар көнен бәйрәм итү кысаларында, Лесхоз интернат-йортында «Ягез әле әбиләр-кызлар» конкурсы уздырылды.

Бу искиткеч язгы бәйрәм белән хатын-кызларыбызны котладылар. Чәчәкләр һәм бүләкләр бирделәр. Безнең әбиләр һәм интернат-йорт хезмәткәрләре тюльпан бәйләме бүләк иткән хәйрияче Ибраһимов Эльмир Рамиль улына зур рәхмәт белдерделәр.

Янәшәдә игелекле һәм ваемсыз булмаган кешеләр булуы яхшы, алар онытмый һәм һәрвакыт ярдәм итәргә әзер!

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International