ЯҢАЛЫКЛАР


1
сентябрь, 2023 ел
җомга

Саба районы социаль яклау бүлеге начальнигы Л. Гайнетдинова Саба муниципаль районы Кызыл Мишә авылындагы сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен Саба мәктәп-интернатында уку елын ачу тантанасында катнашты.

Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге мөдире Саба районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең әйдәп баручы инспекторы белән берлектә СОП гаиләләреннән булган яшүсмерләр белән һөнәри юнәлеш бирүче очрашу үткәрде. Мәктәп укучылары үзләренең һөнәри омтылышларын билгеләү өчен тест узды. Шулай ук укучылар һөнәр сайлау механизмнары, районның иң популяр һәм ихтыяҗлы белгечлекләре турында белделәр.


31
август, 2023 ел
пәнҗешәмбе

31 августта Саба муниципаль районы Башлыгы Рәис Миңниханов Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен  интернат-йортында булды. Визит вакытында ремонт эшләренең барышын тикшерделәр һәм капиталь ремонт буенча алга таба мәсьәләләр тикшерелде.

           Хәзерге вакытта Лесхоз интернат-йортында склад бинасында, шулай ук карантин бүлегенең кабул итү бүлмәсенең керү өлешендә һәм шәфкать бүлегендә эшләр бара.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

    30 август-Татарстан Республикасы көне. Бу истәлекле көнне безнең приютта тәрбияләнүчеләр бәйрәмгә багышланган хәйрия ярминкәсендә катнаштылар.

   Альпари һәм Казан шәһәре Башкарма комитетына хәйрия ярминкәсендә катнашуда һәм оештыруда мөмкинлекләр һәм ярдәм күрсәткәне өчен зур рәхмәт белдерәбез!

Тэги: ОСЗ Тургай

Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә ,социаль – юридик хезмәт күрсәтү кысаларында, Саба муниципаль районының Социаль фонды белгечләре килде.

30 нчы август көнне «Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат йорты» дәүләт казна учреждениесендә «Татарстан Республикасы көне» нә багышланган чара үткәрелде.

Тэги: ОСЗ ОСЗ МТЗ и СЗ РТ в Сабинском муниципальном районе Югары-Утар балалар интернат-йорты

29
август, 2023 ел
сишәмбе

30 августта республикабыз дәүләт бәйрәме — Татарстан Республикасы көнен билгеләп үтә. Шушы бәйрәм уңаеннан Саба районы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе  белгечләре  социаль хезмәтләрдән файдаланучы балигъ булмаган балалар белән “Яратам сине, туган ягым” дип исемләнгән чара үткәрделәр. Әлеге чараны үткәрүнең максаты: үз Ватаныңа, Республиканың дәүләт символларына карата горурлык һәм хөрмәт хисләре тәрбияләү; Татарстан Республикасы көненә күмәк аппликация эшләү; бәйрәм кәефе булдыру. Бәйрәм ахырында Татарстан Республикасы көне символы буларак- тасмалар таратылды.

29 августта Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында тәрбияче җитәкчелегендә Татарстан Республикасы көненә багышланган «Татарстан турында барысы да» дигән темага викторина уздырылды. Чара барышында социаль хезмәтләр алучылар республиканың тарихи үткәненә һәм бүгенгесенә кагылышлы күпсанлы сорауларга җавап бирделәр, «Мин яратам сине,Татарстан» дигән мәшһүр җыр җырладылар.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

25
август, 2023 ел
җомга

     Ел саен Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Чаллы шәһәре социаль яклау идарәсе һәм «Чаллы шәһәре» шәһәр округында  балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютларда тәрбияләнүчеләр өчен «Робинзон» слеты уздырыла.

  24 августта безнең приют слетта катнашты һәм гомуми нәтиҗәләр буенча 3 урынны алды.

 

Тэги: ОСЗ Тургай

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International