ЯҢАЛЫКЛАР


12
февраль, 2024 ел
дүшәмбе

   8 февральдә безнең приют базасында консилиум узды, ул безнең тәрбияләнүчеләрнең әти-әниләре катнашында үткәрелде. Консилиумда балаларның тормышы буенча алга таба планнар һәм бурычлар, тәрбияләнүчеләрнең психологик-эмоциональ өлкәсе, мәктәптә уңышлар турында фикер алыштылар. Әти-әниләр белән гаилә тәрбиясе темасына профилактик әңгәмә үткәрелде.

Тэги: ОСЗ Тургай

9
февраль, 2024 ел
җомга
9 нчы февраль көнне «Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат йорты» дәүләт казна учреждениесендә «Татарстан Республикасы Янгын күзәтчелеге» Саба отряды Шәмәрдән авылын саклау буенча аерым пост хезмәткәрләре булды.
Тэги: ОСЗ ОСЗ МТЗ и СЗ РТ в Сабинском муниципальном районе Югары-Утар балалар интернат-йорты

8
февраль, 2024 ел
пәнҗешәмбе

8 февраль көнне Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында тәрбияче җитәкчелегендә «Бөек исем – Менделеев» темасына танып белү сәгате үткәрелде. Социаль хезмәт алучылар бөек рус – энциклопедисты, профессор Д.И. Менделеевның тормышы һәм эшчәнлеге турында презентация карадылар.

 

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние)  тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен Тәлгать Нәҗмиев исемендәге Шәмәрдән китапханәсендә әдәби сәгать узды. 


7
февраль, 2024 ел
чәршәмбе

7 февраль-Россиядә кышкы спорт уеннары көне. Бу бәйрәм хөрмәтенә Лесхоз  өлкәннәр һәм  инвалидлар йортында яшәүчеләр чаңгыга чыктылар . Бәйрәм датасы 2014 елда Сочида узган XXII Кышкы Олимпиада уеннары ачылу белән бәйле.

Мондый көн очраклы сайланмаган - бу Сочи олимпиадасының ачылу еллыгы.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

7 февраль-Россиядә кышкы спорт уеннары көне. Бу бәйрәм хөрмәтенә Лесхоз  олкэннэр һәм  инвалидлар йортында яшэучелэр чаңгыга чыктылар . Бәйрәм датасы 2014 елда Сочида узган XXII Кышкы Олимпиада уеннары ачылу белән бәйле. Мондый көн очраклы сайланмаган - бу Сочи олимпиадасының ачылу еллыгы.

 

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

      6 февральдә приютта Попечительләр советының чираттагы утырышы узды. Утырышта попечительләр Советынын әгъзалары катнашты: Гайнетдинова Л. Н - Саба муниципаль районы ОСЗ начальнигы, Иске Икшермә авыл җирлеге башлыгы - Биккинин А. И., Ильясов Ф. И. - Саба муниципаль районы ветераннар советы рәисе һәм Котдусова М. И.- Саба муниципаль районы буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ инспекторы. Утырышта приют директоры Асанова А.К. доклады тынланды, анда 2023 елгы эш нәтиҗәләре һәм 2024 елга планнар күрсәтелде.

 

Тэги: ОСЗ Тургай

6
февраль, 2024 ел
сишәмбе

6 февраль көнне Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат – йортында тәрбияче җитәкчелегендә пластилиннан иҗади, кызыклы дәрес узды. Техника иҗади сәләтләрне үстерүгә юнәлдерелде, шулай ук тулаем нерв системасына уңай йогынты ясый. Социаль хезмәт алучылар үзләренең фантазияләрен күрсәттеләр, матур картиналар булдырдылар.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

5
февраль, 2024 ел
дүшәмбе

  "Тургай" приютында «Син нык тордың, Бөек Сталинград! " дигән кичә узды. Балалар «Сталинград сугышы» документаль фильмын карадылар.Ахырдан фикер алыштылар. Рәсемнәр ясадылар.

 

Тэги: ОСЗ Тургай

2
февраль, 2024 ел
җомга

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International