2 февральдә Лесхозның картлар һәм инвалидлар өчен интернат – йортында тәрбияче җитәкчелегендә сәяси репрессияләр корбаннарын искә алу көненә стена газетасы чыгарылды. Социаль хезмәт алучылар сәяси репрессия корбаннарын искә алу көнен билгеләү турында кечкенә тарихи белешмә алдылар. Бер минут тынлык белән гаепсез һәлак булганнарны искә алдылар.
Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә, ЛФК инструкторы тарафыннан социаль хезмәт алучыларга физик күнегү дәресләре үткәрелә.
1 февральдә Лесхозның картлар һәм инвалидлар өчен интернат – йортында, тәрбияче җитәкчелегендә, голодоморда һәлак булганнар көне уңаеннан, әңгәмә уздырылды. Социаль хезмәт алучылар презентация карадылар, балачакларын искә төшерделәр.
30 гыйнварда Иске Икшермә авыл җирлегендә ел саен гражданнар җыены уза. «Тургай» приюты директоры Асанова Алина Кашиповна 2023 елда приютның эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча доклад белән чыгыш ясады. Докладта проектлар, эш юнәлешләре, казанышлар, хәйрия ярдәме һәм 2024 елга эш планнары күрсәтелде.
Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат йортында медицина хезмәткәрләре интернатта яшәүчеләрнең сәламәтлеген бәяләүдә мөһим роль уйныйлар. Алар көндәлек медицина тикшерүләре үткәрәләр. Кабул ителгән даруларны контрольдә тоталар, интернатта яшәүчеләрнең хәлен күзәтәләр, килеп туган проблемаларга җавап бирәләр. Алар шулай ук башка медицина процедураларын да башкаралар.
29 гыйнварда Лесхоз интернат-йортында 1 кварталга Күзәтчелек советы утырышы уздырылды. 2023 елдагы учреждение эше белән таныштырылды. 2024 елга планнар белән уртаклаштык.
2023 елның 22 ноябрендә РФ Президенты Владимир Путин 2024 ел гаиләне яклау, традицион гаилә кыйммәтләрен саклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен популярлаштыру максатыннан «Гаилә елы» дип игълан ителгән Указга кул куйды. Гаилә елында традицион гаилә кыйммәтләрен саклауга аерым игътибар бирелә. Аларга мәхәббәт, тугрылык, хөрмәт, үзара аңлашу һәм ярдәм керә. Бу сыйфатлар көчле һәм бәхетле гаиләнең нигезе. Нык гаилә-җәмгыятьнең тотрыклылыгы һәм чәчәк атуы өчен гарантия.
Социаль хезмәтләр алучылар белән тәрбиячеләр әңгәмә кордылар. Элекке заманнарны искә төшерделәр. Ел дәвамында булачак вакыйгалар һәм планнар белән таныштырдылар.
26 гыйнварда Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат йортында Саба районы Кырбаш авыл клубы хезмәткәрләре катнашында, Ленинград камалышы бетүенең 80 еллыгы уңаеннан, хәйрия концерты оештырылды. Программада популяр җырлар, төрле биюләр бар иде. Олы яшьтәге кешеләрнең шатлыклы йөзләре һәм киләчәктә аларга килү үтенечләре чарада катнашучылар өчен иң югары бүләк булды. Мохтаҗларга һәм ялгызларга мондый кайгырту җәмгыятьнең аерылгысыз өлеше булып тора һәм картларга тормышка ышану бирә.