26 гыйнварда Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат – йортында «Блокада икмәге» хәтер акциясе уздырылды. Акциядә катнашучылар блокада икмәге турында белделәр, символик икмәк кисәге һәм тасвирламалы истәлек алдылар. "Блокада икмәк" хәтер акциясенең символы булып 125 грамм авырлыктагы кечкенә икмәк кисәге тора. Блокаданың иң авыр чорында – 1941/1942 елның кышында Ленинградта икмәк бирүнең минималь нормасы нәкъ шундый була
Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә ,социаль – юридик хезмәт күрсәтү кысаларында, Саба муниципаль районының Социаль фонды белгечләре һәм контроль-инспекция бүлеге консультанты Фәрхуллин Рөстәм Рәис улы белән очрашу булды.
«Сладкоежка» түгәрәге программасын тормышка ашыру кысаларында безнең приютта Самса әзерләү буенча мастер - класс үткәрелде. Самса - көнчыгыш кухнясыннан чыккан шундый үзенчәлекле пирог. Бөтен кирәкле продуктларны һәм эшләнмәләрне балалар үзләре әзерләделәр: электр иттарткычыннан файдаланып, фарш әзерләделәр, суган чистарттылар, камыр әзерләделәр. Аннары ризык әзерләү башланды. Уртак хезмәт нәтиҗәсе тәмле, хуш исле пешерү булды, аны барлык балалар рәхәтләнеп татып карады.
18нче гыйнвар конне, Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат- йортында шәфкать туташы җитәкчелегендә скандинавия йореше чарасы уздырылды.
Скандинавия йореше йөрәк кан тамырлары авыруларына (йөрәк өянәге, Инсульт, Кан басымы проблемалары) профилактика чарасы булып тора. Бу спорт төре организмны кислород белән ныграк баетырга ярдәм итә. Саф һава иммунитетны һәм йөрәк, кан тамырлары системасын ныгыта.
18 гыйнварда, волонтерлык эше кысаларында, Янил урта мәктәбе «Беренчеләр хәрәкәте» активистлары, тәрбия буенча киңәшче Хисмәтова А.Х., педагог-оештыручы Галимуллина Э.Г. белән бергә, безнең тәрбияләнүчеләргә «Кызыл алмалар» спектакленнән өзек күрсәттеләр.
17 нче гыйнварда Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында хезмәт буенча инструктор җитәкчелегендә социаль хезмәтләр алучылар белән шәхси шөгыль үткәрелде.
В Автономной некоммерческой организации «Реабилитационный центр «Балкыш»-(Сияние) ежедневно проводятся досуговые мероприятия для получателей социальных услуг.
«Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат йорты» дәүләт казна учреждениесендә тәрбиячеләр И.И. Идиятова һәм Г.Х. Гыйльметдинова җитәкчелегендә спорт-уен эстафетасы үткәрелде.
Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш» (Сияние) тернәкләндерү үзәге 2024 нче елның беренче социаль хезмәт алучыларын кабул итте.
10 гыйнварда Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында хезмәт буенча инструктор җитәкчелегендә аз хәрәкәтләнүче социаль хезмәтләр алучылар белән хезмәт терапиясе үткәрелде.