7 гыйнварда тәрбияче Гыйлемханова А.Р. җитәкчелегендә «Якты Раштуа бәйрәме» дип исемләнгән бәйрәм чарасы уздырылды.
6 гыйнварда тәрбияче Галиуллина Н.Х. җитәкчелегендә «Раштуа бәйрәмендә» дип исемләнгән танып белү чарасы уздырылды.
Яңа ел могҗизалар һәм иҗат вакыты. Бу бәйрәмгә күп төрле эшләнмәләр ясыйлар: шарлар, боз сөңгеләре, чыршылар, Кыш бабайлар һәм башкалар. Бүген без социаль хезмәт алучылар белән Карлыгач ясадык.
Кәгазь һәр йортта булган универсаль материал. Карлыгачлар өчен минималь материал кирәк булачак, ләкин фантазия күрсәтсәң, бик кызыклы һәм гадәти булмаган һөнәрләр алырга мөмкин.
6 гыйнварда Лесхозның картлар һәм инвалидлар өчен интернат – йортында тәрбияче җитәкчелегендә «Уен терапиясе» уздырылды. Социаль хезмәтләр алучылар «Йөзек салыш», «Түбәтәй», «Габдулла, Гөлбану" уеннарын яратып уйнадылар.
Музыка - сихер, шатлык һәм илһам чыганагы. Ул безнең тормышыбызны хисләр белән тутыра.
5 гыйнварда картлар һәм инвалидлар өчен Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат – йортында Яңа елга багышланган концерт трансляцияләнде. Анда яшәүчеләр рәхәтләнеп җырладылар һәм кул чаптылар.
2 нче гыйнварда тәрбияче И.И. Идиятова җитәкчелегендә «Күңелле чаналар» темасына чара уздырылды.
1 гыйнварда тәрбияче Сергеева Е.Н. җитәкчелегендә янгын куркынычсызлыгы буенча «Бенгал утлары һәм петардалар» темасына әңгәмә узды.
29 нче декабрьдә Югары Утар балалар интернат-йортына Кыш бабай һәм Кар Кызы белән бергә атакай Артемий килде. Ул инде безнең балалар йортына беренче ел гына килми. Балалар аны шатланып каршы алдылар.