19 декабрьдә Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат – йортында хезмәт буенча инструктор җитәкчелегендә “Хезмәт терапиясе” үткәрелде. Социаль хезмәтләр алучылар үз куллары белән яңа ел бүләкләре ясадылар.
Приютта декабрь аенда «Батырлык дәресе» дигән махсус хәрби операциядә катнашучы белән очрашу узды.
Батырлык дәресе җылы дуслык шартларында үтте. Балалар конкрет мисалда чын геройларның янәшә яшәвен, батырлык, туган илгә мәхәббәтнең патриот һәм чын Россия гражданы сыйфатлары булуын күрделәр.
«Урам җыештыручы» һөнәре авыр, әмма бик кирәкле хезмәт булып санала. Ул булмаса ишегаллары, подъездлары, биналары аяныч күренер иде. Балалар бу һөнәрнең мөһимлеген яхшы аңлыйлар.
Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә Янгынга каршы отрядының Шәмәрдән авылын саклау буенча аерым пост башлыгы Усманов Р.Д. социаль хезмәт алучылар өчен янгын куркынычсызлыгы буенча инструктаж үткәрде.
13 декабрьдә Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат йортында, хезмәт инструкторы җитәкчелегендә, “Пайеткалардан картина” дигән темага “Трудотерапия” социаль-тернәкләндерү технологиясе үткәрелде. Пайеткаларны куллану кулларның вак моторикасын һәм иҗади сәләтләрне үстерүгә ярдәм итә.
8 декабрьдә Саба район мәдәният йортында сәламәтлекләре чиклеләр өчен “Кыш бабай бәйрәмгә чакыра”дип исемләнгән Яңа ел чыршысы үткәрелде. Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар очен интернат йорты социаль хезмәтләр алучылары бәйрәмдә катнаштылар һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.
8 декабрьдә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен Лесхоз интернат-йортында үзләренең хәйрия концертлары белән Кукмара районы Арбаш авыл клубы коллективы чыгыш ясады. Концерт программасы популяр җырларны, төрле һәм якты бию чыгышларын үз эченә алды. Өлкән яшьтәге кешеләрнең шатлыклы йөзләре чарада катнашучылар өчен иң югары бүләк булды. Өлкәннәребез турында мондый кайгырту җәмгыять тормышының аерылгысыз өлеше булып тора һәм өлкән яшьтәге кешеләргә тормыш ышанычын бирә.
Инвалидлар Декадасы кысаларында, Саба районы "Балкыш" халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре мөмкинлекләре чикле балалар өчен татлы бүләк ясау буенча мастер-класс үткәрделәр. Мастер-класстан соң эмоциональ халәтне, үз-үзеңне көйләү күнекмәләрен формалаштыру өчен бүлек психологы тренинг оештырды. Уңай эмоцияләр өчен балалар белгечләргә рәхмәт белдерделәр һәм бик канәгать калдылар.
Инвалидлар декадасы кысаларында, «Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат-йорты» дәүләт казна учреждениесе тәрбияләнүчеләре төрле ярышларда катнаштылар.
8 декабрьдә тәрбияче җитәкчелегендә картлар һәм инвалидлар өчен Лесхоз интернат-йортында социаль хезмәтләр алучылар белән "Солдатка хат" акциясе уздырылды. Акция барышында Украинада махсус хәрби операциядә катнашучы Россия армиясе хәрбиләренә хатлар язылды. Хатларда хәзерге вакытта фидакарьлек белән хәрби бурычларны үтәүчеләргә рәхмәт сүзләре, сәламәтлек һәм тизрәк өйләренә кайту теләген җиткерделәр.