ЯҢАЛЫКЛАР


8
декабрь, 2023 ел
җомга

8 нче декабрьдә «Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат-йорты» дәүләт казна учреждениесендә «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» дип исемләнгән танып белү чарасы узды.

Тэги: ОСЗ МТЗиСЗ РТ в Сабинском муницупальном районе ОСЗ Югары-Утар балалар интернат-йорты

7
декабрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

6 декабрь көнне Инвалидлар декадасы уңаеннан, Саба районы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе  белгечләре, Яшьләр һәм спорт булеге, ТРның Саба районы иҗтимагый һәм Бөтен Россия инвалидлар жәмгыяте оешмасы белән берлектә, Сәләтле балалар өчен мәктәп-интернатында Саба районының мөмкинлекләре чикле булган балалар очен шашка турниры уткәрделәр. Бу дусларча ярышта шашка белән мавыгучы барлык балалар да катнашты. Беренче карашка авыр булып тоелса да, балалар уз көндәшләре белән көч сынашып, интеллектуаль осталыкларын, фикерләү сәләтен арттырдылар. Балалар  бик теләп катнаштылар, ярыш жылы атмосферада үтте.

Бәйрәм азагында һәр катнашучыга акчалата буләкләр, истәлекле дипломнар тапшырылды.

Бүген “Балкыш” социаль хезмәт күрсәтү үзәге” дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе базасында Саба муниципаль районында, инвалидлар декадасын үткәрү кысаларында, инвалидлар һәм инвалид балалар тәрбияләүче инвалидларның гаиләләре мәсьәләләре буенча фикер алышуга багышланган “Түгәрәк өстәл” булып узды. Анда Саба муниципаль районы Башкарма комитеты аппараты җитәкчесе, социаль яклау бүлеге башлыгы, Саба шәһәр җирлеге башлыгы, "Торак милекчеләре ширкәтләренә хезмәт күрсәтү үзәге" ҖЧҖ генераль директоры, халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге, сәламәтлек саклау, Россия социаль фонды вәкилләре, “Таттехмедфарм” дәүләт челтәре рәисләре, “Татарстан Республикасы инвалидлар җәмгыяте” Саба республика оешмасы рәисләре, “Кызыл Хезмәт инвалидлары җәмгыяте” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы рәисләре катнашты.

Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчелегендә, инвалидлар декадасы кысаларында, Теләче районын социаль яклау оешмасы, ветераннар һәм инвалидлар советы белән берлектә, Лесхоз интернат-йортында яшәүче Теләче районы кешеләре белән очрашу оештырылды. Очрашуда шулай ук авыл җирлек башлыклары да катнашты. Тәмле ризыклар һәм чәй эчү өстәл артында мәдәният хезмәткәрләре әзерләгән концерт программасы тәкъдим ителде. Шатлыклы хисләр һәм якташлары белән аралашудан тәрбияләнүчеләребез бик яхшы кәефтә калды.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние)  тернәкләндерү үзәгендә, ЛФК инструкторы тарафыннан социаль хезмәт алучыларга физик күнегү дәресләре уткәрелә. 


6
декабрь, 2023 ел
чәршәмбе

6 нчы декабрь көнне, инвалидлар декадасы кысаларында, безнең балалар йортында "Тулган ай" фольклор ансамбле булды. Алар безнең укучыларыбызны үзләренең театральләштерелгән чыгышлары белән сөендерделәр. Концерт программасы бик бай булды һәм һәркемгә ошады.

Тэги: ОСЗ ОСЗ МТЗ и СЗ РТ в Сабинском муниципальном районе Югары-Утар балалар интернат-йорты

Матур концерт программасы белән, инвалидлар декадасы кысаларында, Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Салават» яшьләр үзәге коллективы булды.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

5
декабрь, 2023 ел
сишәмбе

5 декабрьдә  Лесхоз интернат-йортында, өлкәннәр һәм инвалидлар белән берлектә, “Көйне тап!” дигән гаҗәеп музыкаль конкурс үткәрелде. Җырларга һәм күңел ачарга һәркем ярата, чөнки музыка - кешенең уңай хис-кичерешләре чыганагы. Иң яхшы меломаннарга музыкаль эрудициядә: көйне танып белү, җыр җырлау туры киләчәк. Конкурс өч турдан узды, анда социаль хезмәтләр алучыларны 3 турның һәрберсендә биремнәр көтте. 1 турда төрле җырлар категорияләре сайлап алынды. 2 турда азрак санда ноталар уйлап табуда ярыштылар. Өченче турда финалистларга 30 секунд эчендә 7 көй фаразларга туры килде. Конкурста катнашучылар уңай нәтиҗә алдылар.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

2 декабрьдә  Мәскәүдә «Россия» күргәзмә-форумында Татарстан көне узды. Безнең приют бу масштаблы чарада актив катнашты. Форумда без татар милли баш киемнәре - хатын-кызлар түбәтәйләре һәм калфаклар ясау буенча мастер-класс тәкъдим иттек.

Форумда безнең мәйданчыкның мактаулы кунаклары - Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Зарипова Эльмира Әмировна, Татарстан Республикасы МТЗ һәм СЗ министры урынбасары Абдреева Юлия Ивановна, Татарстан Республикасы премьер - министры урынбасары - Гафаров Шамил Хәмит улы булды.

 

Тэги: ОСЗ Тургай

5 декабрьдә Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортта социаль хезмәтләр алучылар һәм тәрбияче белән  берлектә «Безнең заман геройлары»дигән тематик әңгәмә булды.Тере һәм һәлак булган геройлар турында сөйләшү аларның авыр тормыш юлы һәм батырлыклары турында. Әңгәмә барышында безнең заман героена хәзерге заман кешеләренең мисалларын  кулланып характеристика бирергә тырыштылар.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International