ЯҢАЛЫКЛАР


14
ноябрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние)  тернәкләндерү үзәгендә психолог җитәкчелегендә социаль хезмәт алучылар өчен ароматерапия һәм музыкотерапия элементлары белән релаксацион дәресләр үткәрелә. 

13 ноябрь көнне «Игелек көне»  уңаеннан Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортын «Тулган Ай» фольклор ансамбле үзенең визиты белән сөендерде. Аларның башкаруында күңелле җырлар һәм яхшы теләкләр яңгырады.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

13
ноябрь, 2024 ел
чәршәмбе

          13 ноябрьдә Золотарев Юрий Викторович Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен  интернат-йортында булды. Учреждениегә хәйрия ярдәме рәвешендә  кер юу машинасы һәм кер юу порошоклары бүләк итте.

         Сезнең ярдәм бик кыйммәтле һәм беркайчан да онытылмаячак. Аңлавыгыз һәм ярдәмчел булуыгыз өчен рәхмәт. Сезгә чын күңелдән сәламәтлек һәм иртәгесе көнгә ышаныч, зур бәхет һәм киләчәккә якты өметләр телибез.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

11
ноябрь, 2024 ел
дүшәмбе

8 ноябрь көнне Саба мәдәният йортында татар җырчысы Гөлназ Асаеваның концерты булды. Җырчы, Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр өчен концертка билетлар  бүләк итте. Социаль хезмәтләр алучылар концерттан канәгать калдылар һәм рәхмәтләрен белдерделәр. Гөлназ Асаевага һәм аның төркеменә иҗади уңышлар  телибез.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

8
ноябрь, 2024 ел
җомга

 8-10 ноябрьдә «Татарча диктант» бөтендөнья мәгариф акциясе уза.

 Акциянең төп максаты-татар теленә һәм мәдәниятенә игътибарны җәлеп итү, бөтен дөньяда яшәүче татарларны берләштерү, тел белемен тикшерү мөмкинлеге бирү.

Лесхоз интернат-йорты бу акциягә кушылды. Интернат хезмәткәрләре тәрбияче җитәкчелегендә Татарча диктант яздылар.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

7
ноябрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Хәзер алгы сызыкта якташларыбызга ярдәм итү бик урынлы, шул исәптән җылы кием белән дә. Җылы киемнәрне Ватанны саклаучылар өчен яратып һәм кайгыртып тегәләр. Үз куллары белән тегелгән җылы әйбер - безнең солдатларның күңелен җылыта. Һәм, әлбәттә, бу безнең уртак җиңүебезгә һәркемнең өлеше.

Тэги: Саба шәһәр җирлеге ОСЗ "Балкыш "халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге"

Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние)  тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен Тәлгат Нәҗмиев исемендәге Шәмәрдән китапханәсенең уку залында язучылар иҗатына, Шәмәрдән тарихына  багышланган әдәби сәгатьләр уздырыла.

Хәзер алгы сызыкта якташларыбызга ярдәм итү бик урынлы, шул исәптән җылы кием белән дә. Җылы киемнәрне Ватанны саклаучылар өчен яратып һәм кайгыртып тегәләр. Үз куллары белән тегелгән җылы әйбер - безнең солдатларның күңелен җылыта. Һәм, әлбәттә, бу безнең уртак җиңүебезгә һәркемнең өлеше.

Тэги: Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү узәге Саба шәһәр җирлеге ОСЗ

6
ноябрь, 2024 ел
чәршәмбе
6 ноябрьдә Татарстан Республикасында Конституция көне билгеләнеп үтелә. Бу уңайдан, Югары Утар балалар интернат йортында "Аулак өй" дип исемләнгән заманчалаштырылган театраль тамаша үткәрелде.
Тэги: ОСЗ МТЗиСЗ РТ в Сабинском муницупальном районе ОСЗ Югары-Утар балалар интернат-йорты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International