19 августта приютыбызның яшь волонтерлары тыл ветераны Родионова Нина апага ярдәм иттеләр. Бу чара "Яхшылык эшлә" көне кысаларында узды. Балалар ветеран йорты территориясен чүп үләннәреннән һәм куаклыклардан чистарттылар.
Балалар башкарган эшләреннән һәм файда китергәннәреннән, ә Нина апа балаларыбызның игътибарыннан һәм ярдәменнән бик канәгать калды.
Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә ЛФК инструкторы тарафыннан “Скандинавия йөреше” технологиясе нигезендә социаль хезмәт алучыларга физик күнегү дәресләре үткәрелә.
16 август көнне, Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында, Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре оештырган концерт булып узды. Концертта иң матур, күңелле җырлар һәм биюләр булды. Социаль хезмәт алучылар зур рәхмәтләрен белдерделәр. Концерт программасы безнең тәрбияләнүчеләргә ошады.
Хәрби-һава көчләре хезмәткәрләренең безнең балалар интернат-йортына килүләре бик яхшы һәм җылы традициягә әйләнде.
9 август көнне тәрбияче Аскарова М.С. җитәкчелегендә Югары Утар балалар интернат-йортында тәрбияләнүчеләр өчен «Җәй биш плюс белән» темасына экскурсия үткәрелде.
Җәй - кышка запас әзерләү вакыты. "Балкыш" комплекслы үзәгенең социаль хезмәткәрләре үз участокларыннан уңыш җыюда һәм саклауда ярдәм итә.
Пенсионерлар өчен кышкы тозлар запасы бик мөһим. Үз куллары белән ясалган файдалы консервалар көндәлек рационны баета һәм витаминнар белән тәэмин итә.
Фотода: безнең Үзәкнең социаль хезмәтләрен алучылар социаль хезмәткәрләр ярдәмендә үзләренең фирма рецептлары буенча файдалы консервлар әзерлиләр.
Саба районының «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең социаль педагогы Г.Ф. Агелова «Снежная королева: Поколение Snow» спектаклен карауны оештырды.
Спектакльнең төп максаты - гаджетлылыкны профилактикалау, балаларны тормышта дуслар һәм мәнфәгатьләр табу, үз-үзеңне тормышка ашыру һәм иҗади яшәү рәвешенә омтылу өчен илһамландыру. Спектакль гуманистик темаларга - дусларча җылы мөнәсәбәтләр, әйләнә-тирәдәгеләрнең тормышына катнашу, тере аралашу ни дәрәҗәдә кирәк булуы турында сөйли.
Авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк затларны «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында диспансеризация һәм профилактик медицина тикшерүләре уздыру өчен медицина оешмаларына китерү дәвам итә. Аны райондагы авыллардан “Балкыш” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге автотранспорты белән илтеп җиткерәләр.