ЯҢАЛЫКЛАР


18
сентябрь, 2023 ел
дүшәмбе

16 сентябрьдә безнең җирлектә 2023 елгы Милләтләр кроссы узды. Приют коллективы йөгерүдә актив катнашты һәм призлы урыннар алды. Жиңүләр белән котлыйбыз.

Тэги: ОСЗ Тургай

15
сентябрь, 2023 ел
җомга

Бүген "Балкыш" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында учреждение директоры Гүзәл Закирова, ОСОД мөдире Алсу Степанова, полиция башлыгы урынбасары Ногманов Серенат, "БДД" ДБУнең Саба районындагы бүлекчәсе белгече Гүзәл Ягъфәрова катнашында социаль хезмәт күрсәтү бүлегенең чираттагы җыелышы узды.

14 нче сентябрьдә «Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат йорты» дәүләт казна учреждениесендә тәрбияче Васильева Э.Р. җитәкчелегендә «Урманчылар көне» темасына шөгыль үткәрелде.

Тэги: ОСЗ ОСЗ МТЗ и СЗ РТ в Сабинском муниципальном районе Югары-Утар балалар интернат-йорты

14
сентябрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә ,социаль – юридик хезмәт күрсәтү кысаларында, Саба муниципаль районының Социаль фонды белгечләре һәм контроль-инспекция бүлеге консультанты Фәрхуллин Рөстәм Рәис улы белән очрашу булды. 

13 сентябрьдә безнең приютта ТР МТЗ һәм СЗ министры урынбасары Абдреева Юлия Ивановна булды. Министр урынбасарына тәрбияләнүчеләребезнең яңа эш кабинетлары, җиһазлары һәм эшләнмәләре тәкъдим ителде. Әңгәмә барышында Юлия Ивановна балигъ булмаганнар белән эшләгәндә киңәшләр бирде һәм яңа ысуллар белән уртаклашты, приют хезмәткәрләре белән сөйләште.

Тэги: ОСЗ Тургай

13
сентябрь, 2023 ел
чәршәмбе

13 сентябрьдә Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында хезмәт буенча инструктор аз хәрәкәтләнүче социаль хезмәтләр алучылар белән, кулларның вак моторикасын яхшырту һәм саклау буенча социаль технология үткәрде.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

11
сентябрь, 2023 ел
дүшәмбе

9 сентябрьдә "Тургай" приютында бөек язучы Л.Н.Толстойның 195 еллыгына багышланган чара узды.

Чара барышында тәрбияләнүчеләр бөек язучының биографиясе һәм иҗаты белән таныштылар. Барлык балалар да актив катнашты, вакыт күңелле узды.

Тэги: ОСЗ Тургай

10 августта безнең приютка "Газпром Трансгаз Казан"  вәкилләре һәм ЭПУ начальнигы Мөхетдинов И.И мотоциклларда килделәр, Алар безнең тәрбияләнүче балаларга мотоцикл йөртү буенча мастер-класслар күрсәттеләр һәм һәр бала мотоциклда утырып,үзен аны йөртүче ролендә күз алдына китерә алды. Кунакларыбыз балаларыбыз өчен искиткеч бүләкләр алып килделәр: өстәл уеннары, урам уеннары җыелмалары һәм уенчыклар. Балалар бик шатландылар!

Иганәчеләребезгә зур рәхмәтебезне белдерәбез, сәламәтлек һәм муллык телибез!

Тэги: ОСЗ Тургай

Авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк затларны «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында диспансеризация һәм профилактик медицина тикшерүләре уздыру өчен медицина оешмаларына китерү дәвам итә. Аны райондагы авыллардан “Балкыш” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге автотранспорты белән илтеп җиткерәләр.

Бүген, "Балкыш" халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә, Саба муниципаль районында аз керемле гражданнарга, социаль контракт нигезендә, дәүләт социаль ярдәме күрсәтү буенча, чираттагы ведомствоара комиссия узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International