31 августта Саба муниципаль районы Башлыгы Рәис Миңниханов Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында булды. Визит вакытында ремонт эшләренең барышын тикшерделәр һәм капиталь ремонт буенча алга таба мәсьәләләр тикшерелде.
Хәзерге вакытта Лесхоз интернат-йортында склад бинасында, шулай ук карантин бүлегенең кабул итү бүлмәсенең керү өлешендә һәм шәфкать бүлегендә эшләр бара.
30 август-Татарстан Республикасы көне. Бу истәлекле көнне безнең приютта тәрбияләнүчеләр бәйрәмгә багышланган хәйрия ярминкәсендә катнаштылар.
Альпари һәм Казан шәһәре Башкарма комитетына хәйрия ярминкәсендә катнашуда һәм оештыруда мөмкинлекләр һәм ярдәм күрсәткәне өчен зур рәхмәт белдерәбез!
Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә ,социаль – юридик хезмәт күрсәтү кысаларында, Саба муниципаль районының Социаль фонды белгечләре килде.
30 нчы август көнне «Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат йорты» дәүләт казна учреждениесендә «Татарстан Республикасы көне» нә багышланган чара үткәрелде.
30 августта республикабыз дәүләт бәйрәме — Татарстан Республикасы көнен билгеләп үтә. Шушы бәйрәм уңаеннан Саба районы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре социаль хезмәтләрдән файдаланучы балигъ булмаган балалар белән “Яратам сине, туган ягым” дип исемләнгән чара үткәрделәр. Әлеге чараны үткәрүнең максаты: үз Ватаныңа, Республиканың дәүләт символларына карата горурлык һәм хөрмәт хисләре тәрбияләү; Татарстан Республикасы көненә күмәк аппликация эшләү; бәйрәм кәефе булдыру. Бәйрәм ахырында Татарстан Республикасы көне символы буларак- тасмалар таратылды.
29 августта Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында тәрбияче җитәкчелегендә Татарстан Республикасы көненә багышланган «Татарстан турында барысы да» дигән темага викторина уздырылды. Чара барышында социаль хезмәтләр алучылар республиканың тарихи үткәненә һәм бүгенгесенә кагылышлы күпсанлы сорауларга җавап бирделәр, «Мин яратам сине,Татарстан» дигән мәшһүр җыр җырладылар.
25 августта Югары Утар балалар йортында, тәрбияче Галиуллина Н.Х җитәкчелегендә, «Сәламәтлекне саклап калу өчен-аны кадерләргә өйрән» дип исемләнгән чара үткәрелде.
Ел саен Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Чаллы шәһәре социаль яклау идарәсе һәм «Чаллы шәһәре» шәһәр округында балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютларда тәрбияләнүчеләр өчен «Робинзон» слеты уздырыла.
24 августта безнең приют слетта катнашты һәм гомуми нәтиҗәләр буенча 3 урынны алды.
Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен Тәлгат Нәҗмиев исемендәге Шәмәрдән китапханәсенең уку залында “Җәйге билгеләр” дип исемләнгән әдәби сәгать узды.
Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты территориясендә күп төрле чәчәкләр үсә. Социаль хезмәтләр алучылар аларны бик яратып карыйлар һәм чәчәк атуларын күзәтәләр.