ЯҢАЛЫКЛАР


13
июнь, 2023 ел
сишәмбе

12 июньдә безнең "Тургай" приютында баш киемендә төрле рәсемнәр ясау буенча мастер-класс узды. Безнең тәрбияләнүчеләр өчен мастер-классны рәссам Гринько Анна Сергеевна, волонтерлар Кәримуллина Альбина Генадевна һәм Куркина Анастасия Александровна оештырдылар һәм үткәрделәр.

 

Тэги: ОСЗ Тургай

   11 июньдә безнең Иске Икшермә авылында "Сабантуй"бәйрәме билгеләп үтелде. Сабантуйда балаларыбыз очен балык тотуда, капчыкларда йөгерүдә,әтәч тотуда,озынлыкка сикерүдә, күзләре ябылган чүлмәккә таякның төгәл эләгүендә һәм башка күп нәрсәләрдә ярыша алган уен мәйданчыгы оештырылды. Безнең егетләр өчен иң дулкынландыргыч тамаша - милли көрәш-кореш булды.Бэйрэм бик кунелле утте.

Тэги: ОСЗ Тургай

11
июнь, 2023 ел
якшәмбе

Россия көне алдыннан Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортта «Россия флагы» акциясе уздырылды.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

9
июнь, 2023 ел
җомга

Бүген Югары Утар балалар интернат-йортында, ел саен 8 июнь көнне билгеләп үтелә торган социаль хезмәткәр көненә багышланган, тантаналы чара узды. 

Тэги: ОСЗ МТЗиСЗ РТ в Сабинском муницупальном районе ОСЗ Югары Утар балалар интернат-йорты

Бүген, 9 июньдә, “Балкыш” халыкка социаль хезмәт күрсәтүнең комплекслы үзәгендә тантаналы чара, хезмәткәрләрне котлау һәм социаль хезмәткәрне бәйрәм итү хөрмәтенә лаек булучыларны бүләкләү тантанасы булды. Чарада Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Багманов Марат Мансурович һәм Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының социаль яклау бүлеге башлыгы Л.Н.Гайнетдинова катнашты.

Бүген 9 июньдә Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәткәр көненә багышланган тантаналы чара, алдынгыларны һәм юбилярларны котлау булды. Чарада Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе М.Р. Ишниязов,Татарстан Республикасы Социаль яклау идәрәсе начальнигы  Л. Н. Гайнетдинова катнаштылар.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

8 июнь көнне Казан шәһәрендә инвалид балалар өчен «Бәхет белән ярыш» дип исемләнгән велосипед ярышы узды, әлеге чарада безнең тәрбияләнүчеләр дә катнашты.

Тэги: ОСЗ МТЗиСЗ РТ в Сабинском муницупальном районе ОСЗ Югары-Утар балалар интернат-йорты

8
июнь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние)  тернәкләндерү үзәгендә психолог җитәкчелегендә социаль хезмәт алучылар өчен ароматерапия һәм музыкотерапия элементлары белән релаксацион дәресләр үткәрелә.

Саба районында "Балкыш" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең социаль педагоглары "Россия көненә" багышланган "Без Россиядә яшибез" дигән темага социаль хезмәтләр алучылар белән чара үткәрделәр. Чараның максаты: ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләү, үз Ватаныңа хөрмәт һәм горурлык; Россия Федерациясе дәүләт символларын популярлаштыру.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International