. Автоном коммерцияле булмаган "Балкыш " –(Сияние) тернәкләндерү үзәге "Бирнә" җыенында актив катнашты .
31-нче май көнне «Шәфкатьлелек» корпусында янгынга каршы куркынычсызлык буенча өйрәнүләр узды.
31-нче май көнне социаль педагог Шәймәрданова Лилия Рәссим кызы мөстәкыйль яшәү төркеме тәрбияләнүчеләре белән "31-нче май –Бөтендөнья тәмәкесез көн!», дип исемләнгән чара үткәрде.
31 майда безнең приютта балаларны яклау көне уңаеннан Күңелле стартлар узды. Балачак-күңелле вакыт! Балалар төрле конкурсларда һәм эстафеталарда ярыштылар. Капчык киеп йөгерү,галошларда йөгерү, чаңгыда йөгерү,озынлыкка сикерү, аркан тарту һәм башка күп торле уеннарда катнаштылар. Уеннар күңелле биюләр һәм балалар флешмобы белән үрелеп барды.
"Балкыш" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль педагоглары, волонтерлар белән берлектә, Халыкара тәмәкегә каршы көрәш көненә багышланган буклетлар таратты
Ел саен 31 майда Халыкара тәмәке тартуга каршы көрәш көне билгеләп үтелә.Ул 1988 елда Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тарафыннан урнаштырылган.
31 майда Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәтләр алучылар белән берлектә «Тәмәке тартуның зыяны » дигән темага лекция үткәрелде.
29-нчы май көнне Теләчедә урнашкан “Туган авыл” ял итү комплексында Теләче районының танылган эшмәкәре Рифкат Шафиков һәм аның якыннары күркәм һәм бик хәерле очрашу үткәрде.
26 майда Әгерҗе муниципаль районының «Ласка» приютында "һөнәри юнәлеш бирүне үстерү перспективалары, үстерүче һөнәри юнәлеш бирүче мохит булдыру" темасына республика семинары узды, Монда безнең приют директоры Асанова Алина Кашиповна, хезмәт буенча инструктор Нәҗипов Раил Рәсихович, тәрбияче Башарова Рузилә Солтановна катнашты. Барлык приют белгечләре эштә кирәкле белемнәре, күнекмәләре һәм осталыклары белән уртаклаштылар.