29 май көнне Теләче районынын "Туган авыл" кафесында безнең иганәче Рифкать Шәфиков Татарстан Республикасы мөселманнарының республика очрашуын уздырды.
Мөселман дини оешмасы урта һөнәри белем бирү учреждениесе Ислам динен кабул итүнең 1000 еллыгы исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе һәм җитәкчесе хәзрәт Ильяс Җиһаншин үз шәкертләре белән килде. Балалар музейда экскурсиядә булдылар, зоопарк буйлап йөрделәр, яшьтәшләре белән аралаштылар.Экскурсиядән соң барлык кунаклар бәйрәм өстәле артында очраштылар.
Тегү буенча мастер класс
Социаль хезмәтләр алучы белән Лесхоз урта гомуми белем бирү мәктәбендә булдык , анда тегү машинасында тегү буенча мастер-класс чарасында катнаштык.Технология укытучысы Әнисә Тимерҗан кызы барысын да ачык итеп аңлатты һәм тегү машинасында тегү техникасын ничек дөрес кулланырга икәнен күрсәтте.
25 май көнне "Әкият" Шәмәрдән балалар бакчасының коррекция төркемендә безнең тәрбияләнүчеләр катнашында “Чыгарылыш бәйрәме” узды.
Бүген Саба муниципаль социаль-тернәкләндерү консилиумының чираттагы утырышы узды. Профилактика субъектлары кергән сигнал карталарын карадылар, патронланучы гаиләләрнең торак-көнкүреш шартларын тикшерү актларын, ведомствоара исәптә торучы гаиләләр белән эшләүнең нәтиҗәләрен тикшерделәр. МСРК утырышы материаллары балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча район комиссиясенә җибәрелде.
Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау бүлегендә Саба муниципаль районында аз керемле гражданнарга социаль контракт нигезендә дәүләт социаль ярдәме күрсәтү буенча чираттагы ведомствоара комиссия узды.
Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә хезмәт инструкторы тарафыннан «Җитез куллар» программасы нигезендә дәресләр уткәрелә.
23 майда хезмәткәрләр өлкәннәр һәм инвалидлар өчен Лесхоз интернат-йортында яшәүчеләр белән берлектә үлгән тәрбияләнүчеләрнең зиратлары территориясендә төзекләндерү, җыештыру һәм каберләрне чистарту үткәрделәр.
Бүген Курсабаш интернат-мәктәбендә “Соңгы кыңгырау” бәйрәменә багышланган тантаналы чара узды.
22 майда Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортына "Саба чишмәләре"ансамбле коллективы матур концерт программасы белән килделәр.