ЯҢАЛЫКЛАР


22
май, 2023 ел
дүшәмбе

   20 майда мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм шимбә көнне ял итүче балалар елгага походка киттеләр. Балалар йөрделәр, җирлекне тикшерделәр, елганы күзәттеләр, саф һавада уйнадылар. Балаларга поход бик ошады.

Тэги: ОСЗ Тургай

19
май, 2023 ел
җомга

19 майда, Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен  интернат -йортында,Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре оештырган,  Халыкара гаилә көненә багышланган бәйрәм концерты булып узды. Концертта иң матур, күңелле җырлар, матур биюләр һәм чын күңелдән котлау сүзләре яңгырады. Социаль хезмәт алучылар зур рәхмәтләрен белдерделәр. Концерт программасы безнең тәрбияләнүчеләргә ошады.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

   18 майда Татарстан Республикасы социаль хезмәт күрсәтү учреждениелэре  арасында республика шахмат-шашка турниры узды. Анда безнең приют балалары да катнашты. Федорова Анастасия шашка буенча 1 урынны, Зәйниева Аделия шашка буенча 4 нче урынны, Карсаков Максим шахмат буенча 4 нче урынны, Галимов Фәнил шахмат буенча 5 нче урынны алдылар. Җиңүчеләрне  котлыйбыз! Алга таба да җиңүләр телибез!

Тэги: ОСЗ Тургай

18
май, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Социаль-хокукый хезмәтләр күрсәтү кысаларында "Балкыш"-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре Арча территориаль органы башлыгы Кадыйров Булат Илдар улы һәм контроль-инспекция бүлеге консультанты Фәрхуллин Рөстәм Рәис улы белән очрашу булды. 


17
май, 2023 ел
чәршәмбе

«Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар йортында » вак моториканы яхшырту өчен  даими  рәвештә дәресләр уздырыла. Вак  моториканы  яхшырту  дәресләре, баш миенең нинди дә булса җәрәхәт алган очракларда  киңәш ителә. Мондый күнегүләр хәтер белән нинди дә булса проблемалар булган кешеләргә дә ярдәм  итә. Әмма сәламәт кешеләргә дә  бу  күнегүләрдән баш тарту  дөрес  тугел. Бу күнегүләр  хәтерне  ныгытырга, иҗади  сәләтне арттырырга бик нык  ярдәм  итәләр.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

16
май, 2023 ел
сишәмбе

Бүген Халыкара гаилә көне. Бу безнең һәрберебезгә кагылышлы иң якты бәйрәмнәрнең берсе. Гаилә-бүгенге җәмгыятьнең төп кыйммәте. Гаилә-димәк син ялгыз түгел.

15 майда безнең приютта гаилә көненә багышланган бәйрәм узды. Бәйрәмгә тәрбияләнүчеләрнең әти-әниләре чакырылган иде.

 

 

Тэги: ОСЗ Тургай

15
май, 2023 ел
дүшәмбе

15 май көнне Халыкара гаилә көнендә Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре узләрендә исәптә торган гаиләләргә һәм шушы гайләдә тәрбияләнүче балаларга  Н.М. Миңнеханов исемендәге дендрология бакчасына һәм Лесхоз бистәсендәге «Колокол» музеена экскурсия оештырдылар.

Экскурсиядә катнашучылар дендрологик бакчада үсемлекләрнең һәм агачларның күплегенә сокланып карадылар. Биредә тырыш урман хуҗалыгы хезмәткәрләре 11,25 гектарда матур ландшафт булдырып, Ерак Көнчыгыш, Европа һәм Азиянең күп кенә үсемлек төрләрен утыртканнар. Бакчада банан һәм ананасның ничек үсүен үз күзләрең белән күрергә, кактуслар коллекциясенә сокланырга, пальма фонында фотога төшәргә һәм Буадагы балыкларны күзәтергә мөмкин.

Дендрарий аллеялары буйлап йөргәннән соң экскурсоводлар юлны Лесхоз бистәсенең район мәдәният йортында урнашкан «Колокол» музеена алалар. Музей җитәкчесе кунакларны җылы каршы алды һәм кыңгырауларның барлыкка килү тарихы турында сөйләде, музейның барлыкка килү тарихы белән таныштырды. Катнашучылар зур кызыксыну белән тыңладылар һәм сораулар бирделәр. Алар кыңгырауларның православие дине генә түгел, ә коеп салу осталыгының да кыйммәтле тарих һәм мәдәният һәйкәлләре булуын беләләр. Һәр кыңгырауның үз уникаль яңгырашы бар. Социаль хезмәт алучылар моңа үзләре инандылар, чөнки монда кыңгыраулар шалтыратырга рөхсәт итәләр. Музейга килгәч, кунаклар кыңгыраулар турында күп кызыклы нәрсәләр белделәр, кыңгырау тавышын зур рәхәтлек белән тыңладылар.

Экскурсия балаларга да, өлкәннәргә дә бик ошады. Табигатькә сокланып, тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен өйрәнеп, алар җан -тән белән рәхәтләнеп ял иттеләр.

Ел саен 15 майда бөтен дөньяда Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә.Гаиләдә кеше тормышы башлана, монда аның граждан буларак формалашуы бара.Гаилә-мәхәббәт , хөрмәт , бердәмлек һәм ярату чыганагы.

15 майда Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында, тәрбияче җитәкчелегендә,  социаль хезмәтләр алучылар белән,  гаилә парлары бергәләп «Гаилә бәхете» дип аталган рәсем ясадылар. Ир-егетләр яраткан парларына чәчәкләр бүләк иттеләр.

 

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International