Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә, ЛФК инструкторы тарафыннан социаль хезмәт алучыларга физик күнегү дәресләре уткәрелә.
"Тургай" приютында ял көннәрендә төрле конкурс чаралары узды. Балалар бу чараларда бик теләп катнаштылар. Рәсемнәр ясадылар, табышмаклар чиштеләр.Безнең балалар асфальтта төрле әкият геройларын, төсле җәйне һәм табигатьне сурәтләгәннәр. Бергәләп саф һавада рәсем ясау балаларны бик дуслаштыра, алар бер-берсенә ярдәм итәргә тырышалар, бергәләп пейзажлар ясыйлар.Бәйрәм бик күңелле үтте.
Безнең тәрбияләнүчеләр, Курсабаш интернат-мәктәбенең физик культура укытучысы Нагимов М.З. җитәкчелегендә 20 яшькә кадәрге мөмкинлекләре чикләнгән балалар арасында җиңел атлетика буенча ТР Беренчелегендә катнаштылар.
Бүген тәрбияче Сираҗиева Г.Ф. җитәкчелегендә “Халыкара Олимпия көне” темасына чара үткәрелде.
2023 елның маеннан Лесхоз интернат-йортында социаль эш буенча белгеч җитәкчелегендә өлкән яшьтәге гражданнарны интернат йортларда адаптацияләү программасын куллана башладылар. Әлеге программаның максаты - өлкән яшьтәге кешеләргә һәм мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә интернат-йортта яшәү шартларына яраклашуда ярдәм итү.
Хәтер һәм кайгы көнендә, Бөек Ватан сугышы башланганнан бирле 82-еллыкта социаль хезмәтләр алучылар “Балкыш” комплекслы үзәгенең социаль хезмәткәрләре белән берлектә “Хәтер нуры” бөтенроссия акциясенә кушылды.
22-нче июнь көнне Югары Утар балалар йортында Бөек Ватан сугышы башлану көненә багышланган чаралар узды
«Балкыш» комплекслы үзәгендә «Тернәкләндерү һәм тәрбия мәктәбе» технологиясе кысаларында шәфкать туташы «Яткан авыруны ничек дөрес тукландырырга» дигән темага чираттагы укулар үткәрде, анда социаль хезмәткәрләр катнашты.
22 июньдә Россиядә Хәтер һәм кайгы көне билгеләп үтелә бу көнне 1941 елда Бөек Ватан сугышы башлана, ул ил тарихында иң канлы һәм җимергеч сугыш була. 2023 елда бу истәлекле дата пәнҗешәмбегә туры килә.
22 июнь - авырту, өмет, батырлык белән сугарылган көн. Бу көн хәтта балага да таныш, чөнки нәкъ менә шул көнне меңнәрчә кешенең гомерен өзгән, якын кешеләребезне алып киткән, йөрәкләребездә һәм җаннарыбызда мәңгелек эз калдырган сугыш башланган. Бу көн булган хәлне искә төшерү генә түгел, ә онытырга ирек бирми торган тарихның зур өлеше булды.
Бу көн кысаларында Лесхоз интернат-йортында «Хәтер шәме»акциясе уздырылды. Блокадалы Ленинградта яшәгән Исхаков Ринат абый белән һәйкәлгә чәчәкләр куелды.
21 июньдә безнең тәрбияләнүчеләр Казанга экскурсиягә бардылар. Башта яхталарда йозделәр, аннары балалар махсус җиһазландырылган уен мәйданчыгында уйнадылар.
Бу көнне балаларга Бауман урамындагы "Блинная" да тәмле төшке аш оештырылды.
Балаларны " Татмак "пиццасы һәм лимонады белән сыйладылар. Аларга бик ошады. "Блинной" һәм "Татмак", шулай ук "Альпари" хәйрия фондына кайгыртулары өчен рәхмәт. Экскурсия балаларга бик ошады.