21 июньдә безнең тәрбияләнүчеләр Казанга экскурсиягә бардылар. Башта яхталарда йозделәр, аннары балалар махсус җиһазландырылган уен мәйданчыгында уйнадылар.
Бу көнне балаларга Бауман урамындагы "Блинная" да тәмле төшке аш оештырылды.
Балаларны " Татмак "пиццасы һәм лимонады белән сыйладылар. Аларга бик ошады. "Блинной" һәм "Татмак", шулай ук "Альпари" хәйрия фондына кайгыртулары өчен рәхмәт. Экскурсия балаларга бик ошады.
20 июньдә "Тургай" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында мастер - класс узды. Мастер-классны приют хезмәткәрләре тәрбияче Башарова Рүзилә һәм педагог - психолог Сапарова Алсу үткәрде. Балалар үз эшләнмәләрен приют хезмәткәрләренә бүләк иттеләр. Тәрбияләнүчеләргә бу мастер-класс бик ошады,чөнки ул балаларга гына түгел,ә приютта эшләүчеләргә дә шатлык китерде.Безнең егетләр безгә үз куллары белән ясалган сувенирлар бирергә бик яраталар.
19 июньдә "Тургай" приютында ПДН инспекторы Котдусова Миләүшә Илдаровна белән очрашу узды. Балигъ булмаганнар арасында җинаятьчелекне кисәтү профилактика эшенең иң мөһим аспекты булып тора. Әңгәмәдә җинаятьләр һәм хокук бозулар өчен балигъ булмаганнарның административ һәм җинаять җаваплылыгы турындагы сораулар яктыртылды. Балалар әңгәмәдә актив катнаштылар, үзләрен кызыксындырган сораулар бирделәр.
Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә көн саен социаль хезмәт алучылар белән ял сәгатьләрендә куңелле чаралар үткәреп бара.
21 июньдә, “Наркотикларсыз тормыш” наркотикларга каршы республика акциясе кысаларында, Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында, тәрбияче җитәкчелегендә, социаль хезмәтләр алучылар белән берлектә “Үз-үзеңне контрольдә тоту ысуллары” темасына әңгәмә үткәрелде.
13 июнь көнне наркотикларга каршы республика айлыгы кысаларында мөстәкыйль яшәү төркеме тәрбияләнүчеләре белән “Наркотикларсыз тормыш!" дип исемләнгән профилактик чара узды.
Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортта социаль хезмәтләр алучылар Ермолаева Светлана һәм Заһидуллин Рөстәм җиңел атлетика буенча район чемпионатында катнаштылар. Ярышларның төрле юнәлешләре буенча беренче һәм икенче урыннарны алдылар.
Социаль-хокукый хезмәтләр күрсәтү кысаларында "Балкыш"-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе контроль-инспекция бүлеге консультанты Фәрхуллин Рөстәм Рәис улы белән очрашу булды.
12 июньдә ил мөһим дәүләт бәйрәмен - Россия көнен билгеләп үтә. Бу вакыйга алдыннан безнең приютта музей экспонатларыннан күргәзмә әзерләнде. Анда безнең ата-бабаларыбыз кулланган әйберләр күрсәтелгән. Безнең максат-балаларны халкыбызның тарихи үткәне, тирән борынгы көнкүреш әйберләре белән таныштыру, алар яшәгән Җир өчен хөрмәт һәм горурлык хисе уяту иде. Балаларга ата-бабаларының тарихын белергә һәм өйрәнергә кирәк, чөнки нәкъ менә шушы нигездә патриотизм тәрбияләнә.