Халыклар бердәмлеге көне-1612 елда башланган бай тарихлы бәйрәм. Бу чара хөрмәтенә 2 ноябрьдә Лесхозның картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында тәрбияче җитәкчелегендә социаль хезмәтләр алучылар белән үзара аңлашу, кешеләр турында кайгыртуны үз эченә алган акция уздырылды. Өлкәннәрне котлап өч төсне берләштергән тасма Һәм флажок бүләк ителде.
Халыклар бердәмлеге көне - Россиянең иң яшь дәүләт бәйрәмнәренең берсе. Ләкин 4 ноябрьдә искә алынган вакыйгалар бик күптән булды. Халыклар бердәмлеге көне - ул көчнең дуслык һәм бердәмлектә булуын искә төшерүче бәйрәм. Бүген 1 ноябрьдә Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортта тәрбияче җитәкчелегендә стена газетасы чыгарылды. Катнашучыларны Россия бәйсезлеге көне турында белемнәрне ныгыту, катнашучыларның иҗади потенциалын ачу буенча оештыру, патриотизм хисе, илнең тарихи үткәненә хөрмәт үсеше өчен шартлар тудыру өчен стена газетасы чыгардык.
27 октябрьдә Картлар һәм инвалидлар өчен Лесхоз интернат - йортына Теләче районы ветераннар Советы Рәисе җитәкчелегендәге делегация килде. Алар үзләренең җырлары, шигырьләре һәм биюләре белән сөендерделәр. Бу чыгыш бик шаян һәм беркемне дә битараф калдырмады. Чара дәвамында җылы сүзләр яңгырады.
25 октябрьдә Саба район мәдәният йортында "Татарстан Республикасында социаль хезмәт күрсәтүнең актуаль мәсьәләләре. 2023 елның 9 аена йомгак ясау" дигән темага семинар – киңәшмә булып узды. Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты бу семинарда актив катнашты, күргәзмә һәм мастер-класс оештырылды. Социаль хезмәтләр алучылар Габдулла Тукайның «Шүрәле» поэмасыннан өзек күрсәттеләр.
Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат – йортының социаль хезмәтләр алучылары Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда булдылар, мастер-класста катнаштылар.
11 октябрьдә Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Гарденотерапия» социаль-реабилитация технологиясе үткәрелде. Хезмәт буенча инструктор җитәкчелегендә социаль хезмәтләр алучылар бүлмә гөлләре утырттылар.
2 октябрьдә Өлкәннәр көне уңаеннан Татарстан Республикасы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортларның социаль хезмәтләр алучылар арасында «Безнең төбәк осталары» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Бүләкләү тантанасында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Ивановна Абдреева катнашты. «Декоратив-кулланма иҗаты» номинациясендә 3 урынны Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты карамагындагы Александр Абрамов алды.
5 октябрь көнне Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Халыкара өлкәннәр көненә багышланган Кукмара районы Мәдәният йорты оештырган концерт булып узды. Чарада Кукмара КЦСОН директоры Шәрипов Руслан Марсилович һәм ТР МТЗ һәм СЗ социаль яклау бүлеге башлыгы Мусина Регина Ринатовна катнашты. Кунаклар интернатта яшәүчеләрне котладылар, бүләкләр һәм чәйгә татлы ризыклар тапшырдылар.
4 октябрь көнне Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Нырты мәдәният йорты һәм Арташ авыл җирлеге хезмәткәрләре тарафыннан Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан концерт оештырылды.
1 октябрьдә Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Халыкара өлкәннәр көненә багышланган тантаналы бәйрәм чарасы узды. Бәйрәм программасында Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм Лесхоз урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары катнашты. Шулай ук «Киләчәккә ышаныч белән» БФ вәкилләре килделәр, тәрбияләнүчеләребезне тәмле һәм матур бүләкләр белән сөендерделәр.
Саба муниципаль районы башкарма комитеты Аппарат җитәкчесе М. Р. Кәримов, Саба районын социаль яклау идарәсе начальнигы Л. Н. Гайнетдинова, Балтач районы социаль яклау идарәсе начальнигы А. Ф. Гатиятуллина, Саба районы ВОИ ТРО рәисе А. И. Миңнигулов, ветераннар җәмгыяте рәисе Ф. И. Ильясов, Мишә авыл җирлеге башлыгы Гатиятуллин А. Х. үзләренең котлауларын җиткерделәр.