19 майда, Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат -йортында,Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре оештырган, Халыкара гаилә көненә багышланган бәйрәм концерты булып узды. Концертта иң матур, күңелле җырлар, матур биюләр һәм чын күңелдән котлау сүзләре яңгырады. Социаль хезмәт алучылар зур рәхмәтләрен белдерделәр. Концерт программасы безнең тәрбияләнүчеләргә ошады.
«Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар йортында » вак моториканы яхшырту өчен даими рәвештә дәресләр уздырыла. Вак моториканы яхшырту дәресләре, баш миенең нинди дә булса җәрәхәт алган очракларда киңәш ителә. Мондый күнегүләр хәтер белән нинди дә булса проблемалар булган кешеләргә дә ярдәм итә. Әмма сәламәт кешеләргә дә бу күнегүләрдән баш тарту дөрес тугел. Бу күнегүләр хәтерне ныгытырга, иҗади сәләтне арттырырга бик нык ярдәм итәләр.
Ел саен 15 майда бөтен дөньяда Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә.Гаиләдә кеше тормышы башлана, монда аның граждан буларак формалашуы бара.Гаилә-мәхәббәт , хөрмәт , бердәмлек һәм ярату чыганагы.
15 майда Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында, тәрбияче җитәкчелегендә, социаль хезмәтләр алучылар белән, гаилә парлары бергәләп «Гаилә бәхете» дип аталган рәсем ясадылар. Ир-егетләр яраткан парларына чәчәкләр бүләк иттеләр.
Канәфер Җиңү символы булып тора. Борын-борыннан бу чәчәк ныклык белән ассоциацияләнә.Канәфер батырлык,намуслылыкны гәүдәләндерә.Кызыл төс кан дигәнне аңлата: чөнки Җиңү бәһасез корбаннар бәрабәренә кыйммәтле җиңү булды.
10 май көнне Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында, хезмәт буенча инструктор җитәкчелегендә,социаль хезмәт алучылар белән берлектә, җиңү чәчәге ясалды.
Лесхоз интернат-йортында «Георгий тасмасы» акциясе уздырылды һәм Бөек Ватан сугышы ветераннарын котладылар.
5 майда Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында 9 Май бәйрәме уңаеннан, тәрбияче җитәкчелегендә, «Җиңү тәрәзәсе» һәм «Хәтер шәме»акцияләре уздырылды.
5 майда Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Халыкара инвалидлар хокуклары өчен көрәш көнендә, тәрбияче җитәкчелегендә, «Без барыбыз да төрле , әмма хокукларыбыз тигез»дигән темага лекция үткәрелде.
3 майда Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында тәрбияче җитәкчелегендә библиотерапия булып узды.
Бөек Җиңү көне алдыннан Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортта Бөек Ватан сугышы ветераннарын котладылар.