ЯҢАЛЫКЛАР


7
февраль, 2024 ел
чәршәмбе

7 февраль-Россиядә кышкы спорт уеннары көне. Бу бәйрәм хөрмәтенә Лесхоз  олкэннэр һәм  инвалидлар йортында яшэучелэр чаңгыга чыктылар . Бәйрәм датасы 2014 елда Сочида узган XXII Кышкы Олимпиада уеннары ачылу белән бәйле. Мондый көн очраклы сайланмаган - бу Сочи олимпиадасының ачылу еллыгы.

 

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

6
февраль, 2024 ел
сишәмбе

6 февраль көнне Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат – йортында тәрбияче җитәкчелегендә пластилиннан иҗади, кызыклы дәрес узды. Техника иҗади сәләтләрне үстерүгә юнәлдерелде, шулай ук тулаем нерв системасына уңай йогынты ясый. Социаль хезмәт алучылар үзләренең фантазияләрен күрсәттеләр, матур картиналар булдырдылар.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

2
февраль, 2024 ел
җомга

           2 февральдә Лесхозның картлар һәм инвалидлар өчен интернат – йортында тәрбияче җитәкчелегендә сәяси репрессияләр корбаннарын искә алу көненә стена газетасы чыгарылды. Социаль хезмәт алучылар сәяси репрессия корбаннарын искә алу көнен билгеләү турында кечкенә тарихи белешмә алдылар. Бер минут тынлык белән гаепсез һәлак булганнарны искә алдылар.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

1
февраль, 2024 ел
пәнҗешәмбе

1 февральдә Лесхозның картлар һәм инвалидлар өчен интернат – йортында, тәрбияче җитәкчелегендә, голодоморда һәлак булганнар көне уңаеннан, әңгәмә уздырылды. Социаль хезмәт алучылар презентация карадылар, балачакларын искә төшерделәр.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

31
гыйнвар, 2024 ел
чәршәмбе

Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар  өчен  интернат  йортында медицина  хезмәткәрләре  интернатта  яшәүчеләрнең сәламәтлеген  бәяләүдә  мөһим   роль  уйныйлар. Алар  көндәлек  медицина тикшерүләре үткәрәләр. Кабул ителгән даруларны  контрольдә  тоталар, интернатта  яшәүчеләрнең хәлен күзәтәләр, килеп  туган  проблемаларга җавап бирәләр.  Алар  шулай ук башка  медицина  процедураларын да башкаралар. 

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

29
гыйнвар, 2024 ел
дүшәмбе

29 гыйнварда Лесхоз интернат-йортында 1 кварталга Күзәтчелек советы утырышы уздырылды. 2023 елдагы учреждение эше белән таныштырылды. 2024 елга планнар белән уртаклаштык.

 

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

27
гыйнвар, 2024 ел
шимбә

2023 елның 22 ноябрендә РФ Президенты Владимир Путин 2024 ел гаиләне яклау, традицион гаилә кыйммәтләрен саклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен популярлаштыру максатыннан «Гаилә елы» дип игълан ителгән Указга кул куйды. Гаилә елында традицион гаилә кыйммәтләрен саклауга аерым игътибар бирелә. Аларга мәхәббәт, тугрылык, хөрмәт, үзара аңлашу һәм ярдәм керә. Бу сыйфатлар көчле һәм бәхетле гаиләнең нигезе. Нык гаилә-җәмгыятьнең тотрыклылыгы һәм чәчәк атуы өчен гарантия.

Социаль хезмәтләр алучылар белән тәрбиячеләр әңгәмә кордылар. Элекке заманнарны искә төшерделәр. Ел дәвамында булачак вакыйгалар һәм планнар белән таныштырдылар.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

26
гыйнвар, 2024 ел
җомга

26 гыйнварда Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат йортында Саба районы Кырбаш авыл клубы хезмәткәрләре катнашында, Ленинград камалышы бетүенең 80 еллыгы уңаеннан, хәйрия концерты оештырылды. Программада популяр җырлар, төрле биюләр бар иде. Олы яшьтәге кешеләрнең шатлыклы йөзләре һәм киләчәктә аларга килү үтенечләре чарада катнашучылар өчен иң югары бүләк булды. Мохтаҗларга һәм ялгызларга мондый кайгырту җәмгыятьнең аерылгысыз өлеше булып тора һәм картларга тормышка ышану бирә.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

26 гыйнварда Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат – йортында «Блокада икмәге» хәтер акциясе уздырылды. Акциядә катнашучылар блокада икмәге турында белделәр, символик икмәк кисәге һәм тасвирламалы истәлек алдылар. "Блокада икмәк" хәтер акциясенең символы булып 125 грамм авырлыктагы кечкенә икмәк кисәге тора. Блокаданың иң авыр чорында – 1941/1942 елның кышында Ленинградта икмәк бирүнең минималь нормасы нәкъ шундый була         

Тэги: Лесхоз интернат-йорты ОСЗ

19
гыйнвар, 2024 ел
җомга

    18нче гыйнвар конне, Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат- йортында шәфкать туташы  җитәкчелегендә скандинавия йореше чарасы  уздырылды.

    Скандинавия йореше  йөрәк кан  тамырлары авыруларына (йөрәк  өянәге, Инсульт, Кан басымы  проблемалары) профилактика  чарасы  булып  тора. Бу спорт  төре  организмны   кислород  белән  ныграк  баетырга  ярдәм итә. Саф  һава  иммунитетны һәм йөрәк, кан  тамырлары  системасын  ныгыта.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International