15 сентябрьдә Лесхозның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортыннан социаль хезмәт алучылар «Саба үзәкләштерелгән туган якны өйрәнү музее» Муниципаль бюджет учреждениесенә (район туган якны өйрәнү музее) бардылар. Социаль хезмәт алучылар Урман хуҗалыгы тарихы һәм Саба муниципаль районының барлыкка килүе белән таныштылар. Музей хезмәткәре интернат-йорт хезмәткәрләре белән берлектә кисү тактасы үрнәкләрен буяу буенча мастер-класс үткәрде.
Лесхоз интернат-йортында капиталь ремонт эшләре актив дәвам итә. Бүгенге көндә азык-төлек блогында (ашханә), мунча-кер юу комплексында эшләр тәмамлануга таба бара. Төп торак бинада балконнар җылытып бетерелде. Төп торак бинаның җылылык трассасын монтажлау буенча эшләр бара.
Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат – йортында, экстремизмга каршы айлык планы нигезендә, тәрбияче җитәкчелегендә, түбәндәге чаралар үткәрелде : теракт корбаннарын искә алуга багышланган,”Вакыйга тарихы” дигән темага лекция , “Без халыклар дуслыгы өчен-без көч куллануга каршы!” дигән стенгазета , “Бесланда һәлак булганнар истәлегенә шәм кабызыгыз” акциясе.
29 август көнне Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында, Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре, безнең өлкәннәр өчен Татарстан Республикасы көне уңаеннан концерт оештырдылар.Концертка матур җырлар,биюләр,шигырьләр кертелгән иде.Өлкәннәребез, Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләренә рәхмәтләрен җиткерделәр.
2022 елның 20 августында Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Татарстан Республикасы Президенты администрациясенең яшьләр активы рәисе Гилмиева Резедә Азат кызы һәм Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы вәкиле Идиятова Эльвира Шамил кызы булдылар.
Картлар һәм инвалидлар интернат-йорты директоры Равилин Р.Р. кунакларны интернатта яшәүчеләрнең яшәү , көнкүреш һәм ял шартлары белән таныштырды. Әбиләр һәм бабайлар игътибарга һәм бүләкләргә бик шатландылар һәм зур рәхмәт белдерделәр.
17 нче август көнне Лесхоз картлар һәм инвалидлар интернат- йортында, хезмәт буенча инструктор Аглямова Л.И. җитәкчелегендә «Бумагопластика» социаль тернәкләндерү технологиясе үткәрелде. Бумагопластика вак кул моторикасын яхшырта, конструктив фикерләүне, иҗади карашны, сәнгати зәвыкны үстерә.
2022 нче елның 9 нчы августында «Олимп» стадионында инвалидлар арасында җиңел атлетика буенча Саба муниципаль районы чемпионаты һәм беренчелеге булып узды.Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортының социаль хезмәт алучылары ярышларда катнаштылар.Алар 200 м,1500 м,100 м,800 м га ераклыкка сикерү,200 м,100 м га йөгерү,200 м га,1500 м га,100 м һәм 800м га ядрә ыргыту кебек төрләрдә көч сынаштылар.
Яшь инвалидлар спорт киртәләреннән курыкмадылар. Призлы урыннар яуладылар: 1 урын Заһидуллин Р.И. (коляскалар категориясе,200м дистанция,ядрә ыргыту); 1 урын Ермолаева С. И. (ядрә ыргыту),2 урын-Ермолаева С. И. (100м га йөгерү). Барлык җиңүчеләр һәм призерлар мактау грамоталары һәм акчалата бүләкләр белән бүләкләнде.
11 май көнне "Өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат йортында" капиталь ремонт эшләре башланды. Бүгенге көндә мунча-кер юу комплексы, азык-төлек блогында эшләр алып барыла. Шулай ук, нигездә, торак бинада веранданы җылыту эшләре актив башланып китте. Котельный бинасында тәрәзәләрне алыштыру эшләре алып барылды.
13 июль көнне Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучылар белән берлектә «Минем идеаль дөньям " дигән темага педагогик коррекция үткәрелде.
Педагогик коррекция учреждениедә ай саен үткәрелә. Дәресләр вакытында социаль хезмәт алучылар психоэмоциональ халәтне, хәтер һәм фикерләүне яхшырта. Үзенең күзаллауларын үстерә.
Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында, бакча яны участогында, хезмәт буенча инструктор һәм социаль хезмәт алучылар белән берлектә төрле эшләр алып барыла : түтәлләрне утау,утыртылган культураларны кисү,үсемлекләргә су сибү.Яшәүчеләр бик теләп күмәк эшкә кушылалар.