18 февраль көнне Лесхоз интернат-йортында күзәтчелек советы утырышы үткәрелде. Учреждениенең 2025 елдагы эше белән таныштылар. 2026 елга планнар белән уртаклаштылар.
Лесхоз картлар һәм инвалидлар йортында шәфкать туташлары социаль хезмәт алучыларның антропометрик мәгълүматларына көндәлек контроль алып баралар. Әлеге процедура йөрәк-кан тамырлары системасының торышын һәм кабул ителә торган препаратларның нәтиҗәлелеген тикшереп тору өчен кирәк. Кан басымын һәм пульсоксиметрияне үлчәү ,эчке органнар эшендә мөмкин булган үзгәрешләрне вакытында ачыклау мөмкинчелеген бирә.
12 февральдә Лесхоз бистәсендә мөмкинлекләре чикле кешеләр арасында чаңгы ярышлары буенча чемпионат узды. Интернатыбыздан активистларыбыз Заһидуллин Рөстәм Ибраһимович һәм Ермалаева Светлана Ивановна катнаштылар, алар призлы урыннар алдылар.
11 февральдә өлкәннэр йортында, шәфкать туташы өлкәннәр өчен массаж туплары һәм "Дон"күпфункцияле тренажер панельләрен кулланып, кулларның вак моторикасын стимуллаштыру күнекмәләре үткәрде. Бу шөгыльләр вак моториканы үстерүгә юнәлдерелгән, алар сөйләм һәм когнитив үсешкә файда китерә, чөнки баш миендәге сөйләм үзәкләрен стимуллаштыра. Бу күнегүләр шулай ук игътибарны, хәтерне, логик фикерләүне, тирә-юньдәге ориентацияне яхшырта.
Александр Пушкинны искә алу көне ел саен 10 февральдә билгеләп үтелә. Нәкъ менә шушы көнне, 1837 елда, бөтен заманнарның иң бөек шагыйре дуэльдә үтерелә.Аңа нибары 37 яшь була. Александр Сергеевичны хаклы рәвештә рус поэзиясенең кояшы дип атыйлар. Аның үлемсез иҗаты бөтен дөнья буйлап тугрылыклы җанатарлар тапты.
Әлеге дата кысаларында 10 февраль көнне Лесхоз интернат-йортында "А.С. Пушкинны искә алу көне" дигән әдәби сәгать үткәрелде.
Тәрбияче социаль хезмәт алучыларны шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты турында кыскача биографик мәгълүмат белән таныштырды. Соңыннан Пушкинның шигырьләрен укыдылар.
Россия фәне көне-ел саен 8 февральдә билгеләп үтелә торган рәсми дәүләт бәйрәме. 2026 елда бу дата якшәмбегә туры килә.
Бәйрәм итү датасы 1724 елда нәкъ менә шушы көнне Петербург фәннәр академиясе ачылу хөрмәтенә символик рәвештә сайланган. Нәкъ менә академия ачылышы белән Россиядә фәнни фикернең үсешен бәйлиләр.
9 февраль көнне Лесхоз интернат-йортында социаль хезмәтләр алучылар белән берлектә «Россия фәне көне» темасына лекция үткәрелде.
4 февраль көнне Лесхоз интернат-йортында социаль хезмәтләр алучылар белән берлектә фитнес буенча төркемле шөгыль үткәрелде.
Кар яву чорында учреждение территориясен көн саен кардан һәм боздан чистарталар. Бүген дә тәүлек эчендә бик күп кар яуды.
28 гыйнвар көнне Лесхоз интернат – йортының социаль хезмәтләр алучылары интернат территориясен кардан чистартуда ярдәм иттеләр.
Бүген Картлар һәм инвалидлар өчен Лесхоз интернат-йортында эш визиты белән Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы министры урынбасары, Донецк Халык Республикасы Герое, Россия Федерациясе Герое, 7 чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Баксиков Рәсим Рәшид улы булды. Интернат-йорт эше белән таныштым. Социаль хезмәтләр алучылар белән сөйләштем.
Беркемгә дә сер түгел, кыш-салкын саф һава исе белән тулган ел фасылының искиткеч вакыты. Кызганычка каршы, салкыннан куркып, күпләр саф һавада йөрүләрен оныта. Ә юкка! Галимнәр табигатьтә кышкы сәфәрләрнең кешенең игътибарына һәм хәтеренә, гомуми хәленә, йөрәгенә һәм үпкәләренә уңай йогынты ясавын исбатладылар.
21 гыйнварда Лесхоз интернат-йортының социаль хезмәтләр алучылары тәрбияче җитәкчелегендә кышкы экскурсиягә чыктылар