ЯҢАЛЫКЛАР


8
июль, 2020 ел
чәршәмбе

           

8 нче июль көнне Лесхоз интернат-йортында социаль эш буенча белгеч Вәлиева А.М. җитәкчелегендә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган чара үткәрелде. Интернатта яшәүчеләр бәйрәмнең тарихы белән таныштылар, кайда һәм ничек бу бәйрәм барлыкка килде. Парлар ничек танышулары турында сөйләделәр. Серләре белән уртаклаштылар. Ромашка чәчәге бәйләмен җыйдык. Соңыннан ромашкалар белән ваза рәсеме ясадылар. Һәр интернатта яшәүче (мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр) үз фикерен кертте рәсемне булдыруда.

«Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне» дигән исем алган бөтенроссия бәйрәме беренче тапкыр 2008 елның 8 июлендә узды. Аны Россиянең өченче Президенты Дмитрий Медведевның хатыны Светлана Медведева җитәкчелегендәге социаль-мәдәни инициативалар Фонды оештырды. Аннары бәйрәм ел саен билгеләп үтелә башлады.

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне Россиядә һәм башка илләрдә — Болгария, Белоруссия, Әзербайҗан, Украина, Германия, Бөекбритания, Франциядә билгеләп үтелә.

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне символы ромашка булды. Бәйрәм көнендә ромашкалардан веноклар үрәләр, ромашка чәчәкләре һәм «февронькалар» — Ромашка һәм башка гаилә символлары төшерелгән открыткалар бүләк итәләр. 8 июльдә никах теркәү тантанасы популяр традициягә әйләнде: бу уңайдан күп кенә ЗАГСлар эш сәгатьләрен озайта.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты

2
июль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Социаль хезмәт алучылар өчен «Лесхоз картлар һәм инвалидлар интернат-йортында» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе  оешкан төстә тавыш бирү буенча Конституциягә төзәтмәләр кертүдә катнашты. Тавыш бирү санитар һәм эпидемиологик куркынычсызлыкның максималь чараларын үтәү белән барды. Бу чарада яшәүчеләр бик теләп катнаштылар.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты

24
июнь, 2020 ел
чәршәмбе

2020 елның 24 июнендә "Лесхоз картлар һәм инвалидлар интернат-йортында" социаль хезмәт алучылар өчен Бөек Ватан Сугышы тәмамлануга 75 ел тулуга багышланган Җиңү Парадының онлайн-трансляциясе үткәрелде. Әлеге чара барышында яшәүчеләр бик күп уңай эмоцияләр алдылар. Алар ветераннарның батырлыклары һәм ил өчен горурлык хисе кичерделәр.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты

17
июнь, 2020 ел
чәршәмбе

            Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Россия көненә багышланган чаралар узды.

            Социаль эш буенча белгеч Вәлиева А.М. җитәкчелегендә пластилиныннан әвәләп бәйрәм открыткалары ясау буенча дәрес үткәрелде.

            Социаль хезмәт алучылар һәм интернатта эшләүчеләр өчен бәйрәм концерты оештырылды. Концерт башланыр алдыннан барыбызны да бәйрәм белән чын күңелдән котладылар. Социаль хезмәт алучылар һәм интернат хезмәткәрләре барысына да бәйрәм кәефе бүләк иттеләр. Һәр талантлы башкарылган номер тамашачыларга онытылмас тәэсир калдырды, шатлык һәм яхшы кәеф бүләк итте.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты

10
июнь, 2020 ел
чәршәмбе

            Бүген 10 нчы июнь көнне Лесхоз интернат-йортында социаль хезмәт алучы, блокадалы Ленинградта яшәүче Исхаков Ринат Сандык улы туган көнен билгеләп үтә. Хезмәткәрлзр үз куллары белән ясаган открытка һәм азык-төлек пакеты, белән Ринат Садыйк улын котладылар һәм бүләкләделәр.

           Ике көн элек, 8 нче июнь көнне, интернат-йортта, социаль хезмәткәрләр көнен бәйрәм итү уңаеннан, учреждение хезмәткәрләрен котлау һәм бүләкләү тантанасы булды. Бу истәлекле көнне коллективны котларга Саба муниципаль районы социаль яклау бүлеге җитәкчесе Хуҗин Марсель Мәгъфур улы һәм Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йорты директоры Равилин Рөстәм Равил улы килде.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты

3
июнь, 2020 ел
чәршәмбе

Лесхоз интернат-йортында хезмәт терапиясе буенча чаралар үткәрелде. Интернатның ярдәмче хуҗалыгы шактый зур. Яшәүчеләр зур теләк белән  уңыш җыюда катнаштылар. Парникларда иртә яздан чәчәкләр, яшелчә һәм беренче яшел тәмләткечләр үсентеләре үстерелә. Яшелчәчелек һәм чәчәк үстерү буенча барлык эшләргә интернатта яшәүчеләр җәлеп ителә. Барысы да бердәм һәм рәхәтләнеп эшлиләр, чөнки хезмәт терапиясе мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә үз әһәмиятен һәм кирәклеген тоярга мөмкинлек бирә.

Чараның максаты-бозылган хәрәкәт итү функцияләрен, хезмәт операцияләрен башкарганда эшкә сәләтлелек функцияләрен торгызу. Моның ярдәмендә мускуллар массасы, буыннарда хәрәкәтчәнлек торгызыла һәм яхшыра, кан әйләнеше нормалаша, организм үзенең кыскартылган мөмкинлекләрен куллануга яраклашатыра.

Тэги: Лесхоз интернат-йорты

27
май, 2020 ел
чәршәмбе

«Лесхоз картлар һәм инвалидлар йортында» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесендә көн саен сәламәтләндерү чаралары – саф һавада дәвалау физкультурасы дәресләре үткәрелә. Гимнастика организмга  көн дәвамында уңай йогынты ясый.

Тэги: Лесхоз интернат-йорты

20
май, 2020 ел
чәршәмбе

24 апрельдән Лесхоз интернат-йорты үз-үзеңне изоляцияләү режимында эшли башлады. Бүгенге көнгә кадәр ике смена эшләде. 22 нче майдан өченче смена эшли башлаячак. Үз-үзеңне изоляцияләү вакытында барлык күңел ачу һәм спорт чаралары, дәресләр һәм хуҗалык эшләре үткәрелде.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты

13
май, 2020 ел
чәршәмбе

Социаль эш буенча белгеч Л.Р. Вәлиева җитәкчелегендә Лесхоз картлар һәм инвалидлар интернат-йорты территориясен төзекләндерү буенча хезмәт терапиясе үткәрелде. Чараның максаты- социаль хезмәтләрдән файдаланучыларның бозылган функцияләрен торгызу һәм үстерү, үз-үзеңә хезмәт күрсәтү буенча компенсация күнекмәләрен формалаштыру, төрле социаль файдалы хезмәт операцияләрен үтәргә өйрәтү. Трудотерапия хәрәкәт итү функцияләрен коррекцияләргә, организмның гомуми физиологик параметрларын нормальләштерергә, йокыны, кәефне, аппетитны яхшыртырга ярдәм итә.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты

9
май, 2020 ел
шимбә

              Сезнең алда баш иябез, ветераннар! Җиңүгә 75 ел тулды. Безнең ил күптән яраларын дәвалады. Искергән җирләр арышларга күмелде. Җимерекләр өстендә матур заманча шәһәрләр күтәрелде.

               Кызганыч, быел барлык бәйрәм чаралары өйдә уза, куркынычсызлык шулай таләп итә. Ә бу өлкән яшьтәге кешеләргә кагылганда, бигрәк тә мөһим. Лесхоз картлар һәм инвалидлар интернат-йорты ветераннары өчен Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган бәйрәм котлаулары оештырылды. Учреждение директоры Р. Р. Равилин бүләкләр һәм медальләр, Россия Президенты В. В. Путинның, шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнехановның котлау открыткаларын һәм хатларын тапшырды.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International