Узган ял көннәрендә Лесхоз интернат-йорты хезмәткәрләре кышкы чордан соң территорияне чистартуда актив катнаштылар. Язгы өмә үткәрү-совет чорыннан бирле сакланып калган күркәм традиция.
Чара учреждение янындагы территорияне җыештыру белән башланып китте. Искиткеч һава торышы күтәренке кәеф һәм эшкә сәләтле булуга ярдәм итте. Барысы бергә территорияне чүп-чардан һәм коелган яфраклардан чистарттылар, агачлар һәм бордюралар агартылды.
Өмә бик җанлы һәм актив узды. Үз хезмәтеңнең нәтиҗәсен күрү күңелле, һәркем бу эшкә үз җылысының бер өлешен кертте, ә интернат-йортның чиста, карап торылган территориясе күзләрне сөендерә.
24 нче апрельдән Лесхоз интернат-йорты консервация режимында эшли башлады. Шуңа да карамастан, учреждениенең планлы эше бара. 26 нчы апрель көнне «Картлык-шатлык» хәйрия фонды тарафыннан оештырылган «Братыня» фольклор этнография театрының хәйрия концерты күрсәтелде. Бу концерт яшәүчеләр өчен дә, хезмәткәрләр өчен дә саф һава кебек булды.
Бүген хезмәт буенча инструктор Аглямова Л.И. җитәкчелегендә «Гарденотерапия» социаль тернәкләндерү технологиясе үткәрелде.Технологиянең үткәрү формасы индивидуаль. Яшь ботакларны үрчетү юлы белән бүлмә гөлләренең санын арттыру буенча эш алып барылды . Максатлары : өлкәннәргә үсемлекләр белән үзара эшләү юлы аша психологик ярдәм күрсәтү.
12 март көнне " Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында” психолог Вәлиева С.М. "Физик активлык аша акыл эшчәнлеге күнекмәсе" технологиясе буенча интернатта яшәүчеләр белән дәрес үткәрде. Яшәүчеләр кыенлык буенча төрле дәрәҗәдәге мисаллар чиштеләр. Дәресләрнең максаты: акыл активлыгы дәрәҗәсен ачыклау, баш миен стимуллаштыру, игътибарны үстерү, кәефне яхшырту.
6 март көнне Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар йортында мәдәни оештыручы Мөбәрәкшина Г.Г. интернатта яшәүчеләр белән 8 Март уңаеннан концерт үткәрде. «Артистлар» ролендә интернатта яшәүчеләр Илья Патыев, Светлана Ермолаева, Фарис Абдуллин чыгыш ясады. Концертта борыңгы һәм хәзерге заман җырлары яңгырады, биюләр биелде. Тамашачыларга чара ошады, алар «артистлар»ның чыгышларын көчле алкышларга күмделәр. Соңыннан хатын – кызларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.
29 февраль көнне Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Казан Әниләре" хәйрия фонды вәкилләре булып китте.« Казан әниләре " -коммерцияле булмаган иҗтимагый хәйрия оешмасы, аның төп максаты-ятим балаларга ярдәм итү. Хәзерге вакытта "Казан әниләре" Татарстанның егермедән артык учреждениесе белән хезмәттәшлек итә.
Социаль хезмәт алучылар өчен 23 февраль һәм 8 Март хөрмәтенә хәйрия концерты һәм бүләкләр тапшырылды. Ял эшчәнлеген оештыру өчен товарлар рәвешендә спонсорлык ярдәме күрсәтелде.
Шагыйрь, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең тууына 114 ел тулуга багышланган чаралар кысаларында Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат – йортында культорганизатор Мөбәрәкшина Г.Г. шагыйрьнең катлаулы биографиясе, аның иҗаты турында сөйләде. «Шигырьләрем - тере шаһитларым», «Исемен калды монлы бер булып, узеннән сон килгән буынга...» дип исемләнгән әдәби-музыкаль сәгать барышында герой-шагыйрьнең шигырьләре һәм аның сүзләренә язылган җырлары яңгырады.
Хезмәт терапиясе-социаль эштә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә ярдәм итү өчен, аларның хезмәт эшчәнлеге күнекмәләрен булдыру , торгызу һәм саклап калу,чит кешеләр ярдәменә бәйлелек дәрәҗәсен киметү максатларында кулланыла торган терапевтик йогынты ысулларының берсе .
Бүген хезмәт буенча инструктор Әгъләмова Л.И. җитәкчелегендә “Трудотерапия” социаль тернәкләндерү технологиясе үткәрелде. Тема : "ТАССР ның 100 еллыгына карата, кәгазьдән эшләнмәләр ясау”. Максатлары : кәгазь белән эшләп вак кул моторикасын үстерү, кәефне яхшырту , хәтер һәм кузаллауны үстерү.
Ленинград блокадасы өзелүгә 76 ел тулу уңаеннан Лесхоз картлар һәм инвалидлар интернат-йортында бәйрәм чаралары үткәрелде.
1943 елның 12-30 гыйнварында, Ленинград һәм Волхово фронтлары көче,шулай ук Балтика флоты көчләренең бер өлеше, Ладожск хәрби флотилиясе һәм ерак хәрәкәт авиациясе ярдәмендә үткәрелгән «Искра» операциясе нәтиҗәсендә Ленинград азат ителә. 18 гыйнварда Ленинград блокадасы өзелә.
Шул куркыныч вакыт турында онытмаска безгә Камалыштагы кешеләрнең хатирәләре ярдәм итә. Шуларның берсе Исхаков Ринат Садыйк улы – хәзерге вакытта Лесхоз картлар һәм инвалидлар интернат-йортында яши. 2020 елның 27 гыйнварында әлеге бәйрәм уңаеннан интернат-йортта район җитәкчелеге һәм киң җәмәгатьчелек тарафыннан Исхаковны тантаналы котлау чарасы оештырылды. Бүген Исхаков Р. С. бүләкләр һәм котлаулар алды.
“Лесхоз картлар һәм инвалидлар интернат-йортында” психолог Вәлиева С.М. төп когнитив һәм психик функцияләрне торгызу һәм үстерүгә юнәлдерелгән дәрес үткәрде. "Сурәтне тәмамла" методикасы кулланылды. Дәресләрнең максаты: проектлы методикадан чыгып, шәхеснең характеристикаларын төзү; шәхеснең үз-үзе турында мәгълүматны тулыландыру; рефлексия; шәхесара мөнәсәбәтне, фикерләүне яхшырту.