30 октябрь көне Россия Хәрби-Диңгез Флотына нигез салу көне дип санала. РФ Хәрби-Диңгез Флоты башкомандующиеның боерыгы нигезендә, бу дата, 1996 елдан башлап, һөнәри бәйрәм — Диңгезче-су өстендә йөрүче көне буларак билгеләп үтелә.
Әлеге бәйрәм уңаеннан Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында тәрбияче җитәкчелегендә социаль хезмәтләр алучылар белән берлектә презентация карау оештырылды.
28 октябрьдә Россиядә Әбиләр һәм бабайлар көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм өлкән буынга багышланган һәм дөньяның күп илләрендә билгеләп үтелә, әмма билгеле бер датага төгәл халыкара бәйләнеш юк. Россиядә Әбиләр һәм бабайлар көне 2009 елдан бирле билгеләп үтелә. 28 октябрь көне славяннарның «Көзге бабайлар» бәйрәме белән бәйле, ул ата-бабаларны хөрмәтләүгә багышланган һәм октябрь ахырында билгеләп үтелгән.
Әлеге бәйрәм уңаеннан Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында тәрбияче җитәкчелегендә, социаль хезмәтләр алучылар белән берлектә, әби-бабайларыбызга бүләк итү өчен открыткалар ясадык.
Кадерле әби-бабайларыбыз! Сезне бәйрәм белән котлыйбыз! Бу искиткеч көндә сезгә мәхәббәтегез, зирәклегегез һәм кайгыртучанлыгыгыз өчен чиксез рәхмәтебезне белдерәбез. Сез-безнең гореф-гадәтләребезне һәм тарихыбызны саклаучылар, сезнең ярдәмегез һәм яхшы киңәшләрегез безнең өчен бик кыйммәтле. Гомерегезнең һәр көне шатлык, сәламәтлек һәм бәхет белән тулы булсын. Без сезнең белән горурланабыз һәм чиксез яратабыз! Сезгә нык сәламәтлек, җылылык һәм уңайлылык телибез.
Россиянең социаль фонды базасында район пенсионерлары арасында компьютер белеме буенча укулар башланды. Безнең хезмәт алучылар да бу юнәлештә белемнәрен тулыландыралар.
22 октябрь көнне "Оста куллар" түгәрәгендә поролон губка ярдәмендә традицион булмаган рәсем ясау техникасы буенча мавыктыргыч дәрес булып узды. Бу Техника бик гади. Кирәкле формада һәм зурлыкта болыт алына, буяуга буяла һәм кәгазьдә эзләр кала. Киң сылаулар ярдәмендә бик тиз искиткеч картиналар килеп чыга.
Рәсем ясау-бик шәп шөгыль! Ул хыялны үстерә, психоэмоциональ халәткә уңай йогынты ясый. Мондый шөгыль креативлыкны һәм сәнгатькә мәхәббәтне үстерә.
Татарстанда өлкән буын вәкилләре өчен актив ял итүне оештыру һәм аларның социаль коммуникация формаларын киңәйтү системасын сынау буенча «Алтын еллар» проектын керттеләр. Бу максатларда республиканың Хезмәт министрлыгы «Алтын еллар» проектын эшләде, аны Саба муниципаль районында быел гамәлгә ашыра башладылар.
Проектны гамәлгә ашыруның төп максаты - Татарстанда даими нигездә өлкән буын гражданнарының актив ялын оештыру системасын булдыру, социаль коммуникацияләр формаларын киңәйтү, аларның тормыш активлыгын арттыру. Ул исә халыкның гомер озынлыгын арттыруга ярдәм итәргә тиеш.
Лесхоз бистәсенең авыл мәдәният йорты базасында әлеге проект нигезендә «Оста куллар" түгәрәге эшли башлады. Безнең социаль хезмәтләр алучылар бу түгәрәккә бик теләп йөриләр.
Бүген Сабанчы авылы клубы хезмәткәрләре катнашында "Этиләр көне"бәйрәменә багышланган концерт узды.
11 октябрь көнне Лесхоз интернат-йортының социаль хезмәтләр алучылары Лесхоз бистәсе музеенда булдылар. Музей хезмәткәрләре «Урман сукмагы» дип исемләнгән мастер-класс үткәрделәр.
Бүген Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүче Портнова Александра Иван кызының 90 яшьлек юбилее белән котладылар. Портнова Александра гомер буе Казан шәһәрендә яши һәм Порох заводында 30 елдан артык эшли. Ләкин хәлләр ихтыяры белән интернат-йортка урнашырга мәҗбүр була.
Без чын күңелдән Портнова Александраны туган көне белән котлыйбыз!
Туксан дигән киртәләрне
Бар бит әле үтәсе.
Никадәрле газиз җанга
Бәхет бүләк итәсе.
Утлар, сулар кичтең, батмадың,
Авыр еллар буйлап атладың.
Бирешмәдең җилгә, буранга.
Чын мәгънәсендә кеше булганга.
Чәчләреңә чал керсә дә,
Син бит безнең йөрәк түрендә.
Озак яшә, кадерлебез, авырмыйча,
Син дөньяда безгә бер генә.
9 октябрьдә Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат – йортында хезмәт буенча инструктор җитәкчелегендә социаль хезмәт алучылар интернат хезмәткәрләре белән берлектә интернат территориясен төзекләндерү эшләрен башладылар.
8 октябрь көнне Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында матур концерт программасы белән Шыңар авыл җирлеге үзешчәннәре булдылар.