ЯҢАЛЫКЛАР

27
май, 2022 ел
җомга

25 май көнне Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучылар өчен " Интеграция «төбәк инвалидлар иҗтимагый оешмасы Казан шәһәре буенча бушлай экскурсия оештырды. Мөмкинлекләре чикле өлкәннәр өчен  махсус күтәрткечле микроавтобус файдаланылды.

Экскурсовод Казан шәһәренең барлыкка килү тарихы һәм аның үсеше турында сөйләде. Әбиләр һәм бабайлар бик сирәк кая  йөриләр, һәм мондый сәфәрләр, аларда алар өчен барлык шартлар тудырылган, аларның тормышларын төрлеләндерәләр.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

25
май, 2022 ел
чәршәмбе

13 майда тернәкләндерүнең техник чараларын кулланып, өлкән яшьтәге гражданнарга һәм инвалидларга социаль хезмәт күрсәтүче учреждение хезмәткәрләре өчен укыту дәресләре үткәрү графигы эшләнде.

 19 майда эшләнгән график буенча «Карау мәктәбе»технологиясе кысаларында укулар башланды. Халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Саба муниципаль районындагы «Балкыш  учреждениесе медицина хезмәткәре Мәүләвиева Г.Т.  өлкән яшьтәге кеше организмының үзенчәлекләре. Йокы, туклану, актив ял оештыру: физик активлык, аралашу. Өлкән кешеләрнең психологик үзенчәлекләре»дигән темага лекция һәм практика уздырды.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

6
гыйнвар, 2021 ел
чәршәмбе

Алкышлар, мәхәббәт сүзләре, бәхетле елмаюлар һәм шатлыклы мизгелләр! Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат — йортында бәйрәм онлайн-концерт программасы турында кыскача гына сөйләп үтәсе килә. Концерт программасында ана мәхәббәтенең бөек көче, бәхет турында лирик популяр җырлар, шулай ук рус әдәбияты классикларының һәм заманча авторларның әниләргә багышланган шигъри әсәрләре яңгырады. Артистларның вокал осталыгын рәхмәтле тамашачылар, һәр музыкаль композицияне дустанә алкышлар белән каршылап, лаеклы бәяләделәр. Кыскасы, барысы да матур, бәйрәмчә һәм күңелле килеп чыкты!

Тэги: Лесхоз интернат-йорты

31
декабрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

28 нче декабрь көнне Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат – йортында бер сулышта өлкәннәр өчен Яңа ел бәйрәме узды. Тычканнарны Иске ел буларак озаттык, Үгезне - Яңа ел символы итеп  каршы алдык. Убырлы карчык та кунаклар арасында иде. Кыш бабай белән Кар Кызы кәнфитләрен өләштеләр. Җырлар җырланды, чегән кызы Ермолаева Светлана  үзенең биюен биеп күрсәтте. Өлкәннәр бик канәгать калдылар, Яңа елны күңелле итеп оештырган өчен рәхмәт белдерделәр.

 Инде тиздән Яңа ел -  чын могҗизалар чоры. Бәйрәм алдыннан без  яхшылык эшләү йөзеннән, Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат - йорты коллективы белән бергә, мин - культорганизатор Мөбәрәкшина Г.Г. - Кар кызы буларак интернат - йорт карамагындагыларны өлкәннәрне  котларга юл тоттык, бүләкләр өләшеп чыктык. Барлык социаль хезмәт алучылар да бик канәгать калдылар, күрсәтелгән игътибарга һәм кайгыртуга рәхмәтләрен белдерделәр, чөнки бу алар өчен иң мөһиме!

24
декабрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

2020 елның  23нче  декабрендэ “Лесхоз ДИПИ” дәуләт  автоном социаль хезмәт   курсәтү учреждениясендә дәвалану физик  культурасы  инструкторы  Хасбиева Г.Р.  интернатта  аз  хәрәкәтләнүчеләр  белән  эрготерапия  дәресе  үткәрде.

 Дәреснең максаты: кулларның вак моторикасын яхшырту, аралашу һэм  кәефне яхшырту

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты

23
декабрь, 2020 ел
чәршәмбе

2020 елның  23нче  декабрендэ “Лесхоз ДИПИ” дәуләт  автоном социаль хезмәт   курсәтү учреждениясендә дәвалану физик  культурасы  инструкторы  Хасбиева Г.Р.  интернатта  аз  хәрәкәтләнүчеләр  белән  эрготерапия  дәресе  үткәрде.

 Дәреснең максаты: кулларның вак моторикасын яхшырту, аралашу һэм  кәефне яхшырту.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты

16
декабрь, 2020 ел
чәршәмбе

     Бүген хезмәт буенча инструктор Аглямова  Л.И. җитәкчелегендә «Трудотерапия» социаль тернәкләндерү технологиясе үткәрелде.Мастер - классның темасы : “Төсле җепләрдән картина ясау” . Максатлары :  вак кул моторикасын яхшырту, хезмәт эшчәнлегенә мотивация формалаштыру.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты

9
декабрь, 2020 ел
чәршәмбе

Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар йортында, инвалидлар декадасы уңаеннан, көн дә күңелле җыр кичәләре үтеп тора. Чөнки мондый кичәләр өлкәннәребез күңеленә хуш килә. 8 нче декабрь көнне дә безнең йорт гармун тавышына күмелде. Урын өстендә ятучылар белән дә бу көнне күңелле җырлар аудиоязмадан тыңланылды.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты

2
декабрь, 2020 ел
чәршәмбе

Илдә коронавирус белән бәйле вәзгыятькә карамастан, Яңа ел бәйрәменең якынаюы көннән-көн ныграк сизелә . Бүген Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат – йортында хезмәт буенча инструктор Әгъләмова Л. И. Җитәкчелегендә , социаль хезмәт алучылар зур кызыксыну белән Яңа ел уенчыклары ясау буенча эш башкардылар.Әлеге иҗат төренең  яшь буенча чикләүләре дә юк.Ул һәркемгә үзенең эчке дөньясын белдерү , шул рәвешле ял итәргә , киеренкелекне төшерергә мөмкинлек бирә , бу мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен бик мөһим , чөнки аларның сәламәтлек торышы турыдан-туры хис-тойгыларга һәм кәефкә бәйле.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International