ЯҢАЛЫКЛАР


30
апрель, 2025 ел
чәршәмбе

 1 Май - Яз һәм Хезмәт бәйрәме. 130 елдан артык бу язгы бәйрәм күп илләр календаренда бар. Аны төрлечә атыйлар: хезмәт ияләренең халыкара теләктәшлек көне, яз һәм хезмәт көне, Интернационал көне. Бу көн яз һәм иҗади хезмәткә хөрмәт символы булып санала. Яз һәм хезмәт көне уяну шатлыгын гәүдәләндерә һәм табигатьнең яңарышы, кешеләрне берләштерә, иҗади хезмәткә дан җырлый. Яз һәм Хезмәт бәйрәме алдыннан Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәтләр алучыларга тәрбияче җитәкчелегендә “Бөтен планетада Хезмәт бәйрәме” темасына презентация күрсәтелде.

 

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

29
апрель, 2025 ел
сишәмбе

29 апрель көнне, Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат- йортында социаль хезмәтләр  алучылар белән скандинавия йөреше чарасы  уздырылды.

 

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

24
апрель, 2025 ел
пәнҗешәмбе

24 апрель көнне Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен  интернат-йортында ТР атказанган артисты Гүзәл Исмәгыйль кызы Маликова җитәкчелегендәге «Дуслык» татар халык ансамбле концерт программасы белән булдылар. Алар төрле телләрдә җырлар башкардылар. Социаль хезмәтләр алучылар әлеге чараны оештыручыларга рәхмәтләрен җиткерделәр һәм бик канәгать калдылар.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

23
апрель, 2025 ел
чәршәмбе

22 апрель көнне Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында режиссер Леонид Гайдай төшергән 1973 елгы «Иван Васильевич профессиясен үзгәртә»дигән совет фәнни-фантастик комедиясен карадылар.

        Фильм бик күп уңай хис-кичерешләр, күңелле сагыну уятты, яшь елларны искә төшерде.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

16
апрель, 2025 ел
чәршәмбе

15 апрель көнне Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәтләр алучылар белән берлектә кичке ял оештырылды.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

15
апрель, 2025 ел
сишәмбе

15 апрель көнне Саба муниципаль районында ветераннар җәмгыятенең төбәк бүлекчәсенең республика күчмә семинары узды. Семинар кысаларында Лесхоз интернат-йортына бару оештырылды. ТР ветераннар (пенсионерлар) җәмгыятенең төбәк бүлеге рәисе Иштиряков Хәбир Газиз улы интернат- йортына шахмат җыелмасы бүләк итте.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

10
апрель, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Төзекләндерү айлыгы кысаларында 10 апрельдә Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты хезмәткәрләре һәм анда яшәүчеләр тирә-юньне чистартуда катнаштылар. Кирәкле кирәк-яраклар белән коралланып, чүп-чардан, кипкән үләннән һәм былтыргы яфраклардан газоннарны җыештырдылар, агач-куакларны тәртипкә китерделәр.

         Өмә-ул яхшы традиция һәм ачык һавада бергәләп аралашуның менә дигән ысулы. Үз хезмәтеңнең нәтиҗәсен күрү күңелле, ә интернат-йортның чиста, каралган территориясе күзне сөендерә.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

9
апрель, 2025 ел
чәршәмбе

9 нчы  апрель  көнне Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында, аз хәрәкәтләнүче социаль  хезмәтләр  алучылар белән  берлектә, спорт  бүлмәсендә  төрле  физик  кунегүләр  башкарылды.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

8
апрель, 2025 ел
сишәмбе

7 апрель көнне Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәтләр алучылар белән берлектә кичке ял оештырылды. Проектор аша рус халык җырларын карадылар һәм тыңладылар. Кич җылы һәм күңелле үтте. Яшьлек җырларын рәхәтләнеп искә алдылар һәм башкардылар.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

2
апрель, 2025 ел
чәршәмбе

 2 апрель көнне Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында тәрбияче җитәкчелегендә социаль хезмәтләр алучылар белән берлектә «Уен терапиясе» үткәрелде.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International