27 март көнне Лесхоз интернат йортында җырчы алып баручылар Гөлүс Хәбибрахманов һәм Хәмит Гыйльметдинов концерт программасы белән килделәр. Алар күңелле һәм моңлы җырлар башкардылар. Социаль хезмәтләр алучылар рәхмәтләрен белдерделәр.
27 мартта Лесхоз интернат-йортының эчке волонтерлары көче белән учреждение территориясендәге кар чистартылды. Кардан чистарту - өлкәннәр һәм мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен хезмәт терапиясенең бер төре. Социаль алучылар карны тараттылар. Чиста, җыештырылган территориядә яшәүчеләр саф һавада җәяүләп йөриләр.
Хезмәт терапиясе бөтен кеше организмы өчен бик файдалы. Саф һавада эшләү барышында иммунитет арта, физик сәламәтлек ныгый.
26 нчы март көнне Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәтләр алучылар белән берлектә физик культура сәгатьләре дәвам итте.
24 март көнне Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында тәрбияче аз хәрәкәтләнүче социаль хезмәтләр алучылар белән, кулларның вак моторикасын яхшырту һәм саклау буенча социаль технология үткәрде.
Нәүрүз бәйрәме уңаеннан 21 март көнне Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында тәрбияче һәм шәфкать туташы җитәкчелегендә социаль хезмәтләр алучылар белән спорт элементлары белән бәйрәм үткәрелде. Ике командадан торган социаль хезмәтләр алучылар чыдамлылык, тизлек, зирәклек буенча үзара ярыштылар.
Яз җитү белән Лесхоз интернат-йортында социаль хезмәтләр алучылар гадәттәгечә үсентеләр утырта башлыйлар. Башлыча помидор, борыч, чәчәкләр утырталар. Социаль хезмәтләр алучылар үсентеләрне карыйлар һәм үз бурычларын беләләр. Кемдер су сибә, ә кемдер төпләрен йомшарта. Һәркем үзенең өлешен кертә.
17 март көнне Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында тәрбияче җитәкчелегендә аз хәрәкәтләнүче социаль хезмәтләр алучылар белән төймә терапиясе үткәрелде. Максатлары: төймә терапиясе аша өлкәннәрнең һәм инвалидларның физик һәм психоэмоциональ халәтен яхшыртуга ярдәм итү.
12 март көнне Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында тәрбияче җитәкчелегендә социаль хезмәтләр алучылар белән берлектә библиотерапия үткәрелде.
10 нчы март көнне Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәтләр алучылар белән берлектә спорт булмәсендә физик культура сәгатьләре дәвам итте. Бу юлы
чарада массаж туплары һәм гимнастика таяклары кулланылды.
5 нче март көнне Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәтләр алучылар белән берлектә спорт булмәсендә физик культура сәгате утте.