30 ноябрь көнне Саба хәрби-диңгез флоты ветераннары Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында булдылар. Алар социаль хезмәт алучылар белән мавыктыргыч әңгәмә үткәрделәр. Армия сафларында хезмәт итүгә бәйле мәсьәләләр турында фикер алыштылар. Кызыклы тарихлар белән уртаклаштылар. Бүләкләр бирделәр.
Татарстан Республикасы флагы көне
Татарстан Республикасы флагы көне ел саен 29 ноябрьдә билгеләп үтелә. Бу көнне 1991 елда ТР Югары Советы республиканың Дәүләт флагын раслады. Бу вакыйга барлык татарстанлылар өчен тирән әһәмияткә ия һәм бердәмлекне, ватанпәрвәрлекне һәм Ватаныбыз өчен горурлыкны символлаштыра. Әлеге вакыйга уңаеннан Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында тәрбияче җитәкчелегендә рәсем конкурсы үткәрелде.
28 ноябрь көнне Лесхоз интернат йортында гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре белән берлектә янгын куркынычсызлыгы буенча күнегүләр үткәрелде. Тренировканың максаты хезмәткәрләрнең гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләре белән катлаулы багланышларын барлау иде. Әлеге күнегүләрнең уңай нәтиҗәсе-зыян күрүчеләрне эвакуацияләү һәм дөрес карарлар кабул итү, вакытында ярдәм күрсәтү.
Россия диңгез пехотасы көне-Ватан Кораллы Көчләре календаре буенча мөһим дата. Бәйрәм ел саен 27 ноябрьдә билгеләп үтелә, һәм бу көн РФ Кораллы көчләренең иң элиталы һәм батыр частена багышлана. Диңгез пехотасы-дәһшәтле корал гына түгел,ә батырлык, ныклык һәм үз эшенә тугрылык символы да.
Бу көн уңаеннан Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында тәрбияче җитәкчелегендә мәгълүмати сәгате үткәрелде.
26 ноябрь көнне Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының социаль хезмәтләр алучыларын тәм-томнар белән чәй эчертү оештырылды. Күңелле әңгәмәләр алып бардык, яшьлекне искә төшердек.
20 ноябрь көнне «Тургай» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында "Балигъ булмаганнар белән һөнәри юнәлеш бирү эшен оештыру" программасы буенча стажировка үтте. Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат йортының тәрбиячесе социаль хезмәтләр алучылар белән берлектә әлеге программада катнашты.
14 ноябрь көнне Лесхоз интернат-йортында 3 квартал буенча Күзәтчелек советы утырышы үткәрелде. Учреждениенең 2024 елдагы эше белән таныштылар. 2025 елга планнар белән уртаклаштылар.
13 ноябрь көнне «Игелек көне» уңаеннан Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортын «Тулган Ай» фольклор ансамбле үзенең визиты белән сөендерде. Аларның башкаруында күңелле җырлар һәм яхшы теләкләр яңгырады.
13 ноябрьдә Золотарев Юрий Викторович Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында булды. Учреждениегә хәйрия ярдәме рәвешендә кер юу машинасы һәм кер юу порошоклары бүләк итте.
Сезнең ярдәм бик кыйммәтле һәм беркайчан да онытылмаячак. Аңлавыгыз һәм ярдәмчел булуыгыз өчен рәхмәт. Сезгә чын күңелдән сәламәтлек һәм иртәгесе көнгә ышаныч, зур бәхет һәм киләчәккә якты өметләр телибез.
8 ноябрь көнне Саба мәдәният йортында татар җырчысы Гөлназ Асаеваның концерты булды. Җырчы, Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр өчен концертка билетлар бүләк итте. Социаль хезмәтләр алучылар концерттан канәгать калдылар һәм рәхмәтләрен белдерделәр. Гөлназ Асаевага һәм аның төркеменә иҗади уңышлар телибез.