ЯҢАЛЫКЛАР


17
май, 2023 ел
чәршәмбе

«Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар йортында » вак моториканы яхшырту өчен  даими  рәвештә дәресләр уздырыла. Вак  моториканы  яхшырту  дәресләре, баш миенең нинди дә булса җәрәхәт алган очракларда  киңәш ителә. Мондый күнегүләр хәтер белән нинди дә булса проблемалар булган кешеләргә дә ярдәм  итә. Әмма сәламәт кешеләргә дә  бу  күнегүләрдән баш тарту  дөрес  тугел. Бу күнегүләр  хәтерне  ныгытырга, иҗади  сәләтне арттырырга бик нык  ярдәм  итәләр.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

15
май, 2023 ел
дүшәмбе

Ел саен 15 майда бөтен дөньяда Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә.Гаиләдә кеше тормышы башлана, монда аның граждан буларак формалашуы бара.Гаилә-мәхәббәт , хөрмәт , бердәмлек һәм ярату чыганагы.

15 майда Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында, тәрбияче җитәкчелегендә,  социаль хезмәтләр алучылар белән,  гаилә парлары бергәләп «Гаилә бәхете» дип аталган рәсем ясадылар. Ир-егетләр яраткан парларына чәчәкләр бүләк иттеләр.

 

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

10
май, 2023 ел
чәршәмбе

Канәфер  Җиңү символы булып тора. Борын-борыннан бу чәчәк ныклык белән ассоциацияләнә.Канәфер батырлык,намуслылыкны гәүдәләндерә.Кызыл төс кан дигәнне аңлата: чөнки Җиңү бәһасез корбаннар бәрабәренә кыйммәтле җиңү булды.

10 май көнне Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында, хезмәт буенча инструктор җитәкчелегендә,социаль хезмәт алучылар белән берлектә, җиңү чәчәге ясалды.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ
Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты коллективы 8 һәм 9 Майда Бөек Җиңү көненә багышланган парадта катнашты
Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

6
май, 2023 ел
шимбә

Лесхоз интернат-йортында «Георгий тасмасы» акциясе уздырылды һәм Бөек Ватан сугышы ветераннарын котладылар.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

5
май, 2023 ел
җомга

5 майда Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында 9 Май бәйрәме уңаеннан, тәрбияче җитәкчелегендә, «Җиңү тәрәзәсе» һәм «Хәтер шәме»акцияләре уздырылды.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

5 майда Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен  интернат-йортында Халыкара инвалидлар хокуклары өчен көрәш көнендә, тәрбияче җитәкчелегендә, «Без барыбыз да төрле , әмма хокукларыбыз тигез»дигән темага лекция үткәрелде.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

3
май, 2023 ел
чәршәмбе

3 майда Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында тәрбияче җитәкчелегендә библиотерапия булып узды.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

2
май, 2023 ел
сишәмбе

Бөек Җиңү көне алдыннан Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортта Бөек Ватан сугышы ветераннарын котладылар.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

26
апрель, 2023 ел
чәршәмбе

26 апрельдә Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен  интернат-йортында Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә , Г.Тукайның туган көне һәм туган тел көне уңаеннан , викторина үткәрелде,шигырьләр сөйләнде, Г.Тукайның китаплары укылды .

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International