ЯҢАЛЫКЛАР


25
ноябрь, 2020 ел
чәршәмбе

Бүген 25 ноябрь көнне Лесхоз картлар һәм инвалидлар интернат-йортында «Казан әниләре» һәм «Киләчәккә ышаныч белән» хәйрия фонды вәкилләре булып китте. Бу хәйрия фондлары - коммерцияле булмаган иҗтимагый хәйрия оешмалары, аларның төп максаты-хәйрия ярдәме күрсәтү. Ял эшчәнлеген оештыру өчен товарлар рәвешендә иганәчелек ярдәме оештырылды, социаль хезмәт алучыларны памперслар һәм шәхси бүләкләр белән тәэмин иттеләр. Ел дәвамында әлеге хәйрия фондларының безнең учреждение белән тыгыз хезмәттәшлек итүенә һәм безнең карамактагыларга ярдәм итүенә бик шат. Сезнең ярдәм-хәйриячелек үсешенә бәяләп бетергесез өлеш һәм, һичшиксез, инвалидларга һәм өлкән яшьтәге гражданнарга сизелерлек ярдәм.

Игелекле эшләр сизелми калмый - алар маяклар кебек ярдәм көтүчеләргә яктырта. Сезнең эшегез башка хәйриячеләр өчен дә үрнәк булыр дип ышанабыз. Сезнең игелегегез һәм юмартлыгыгыз үзегезгә өчләтә әйләнеп кайтсын. Сезгә тормышыгызда иминлек, сәламәтлек, үсеш һәм җылылык телибез.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты

18
ноябрь, 2020 ел
чәршәмбе

Коронавирус йогышы таралуга юл куймау һәм Роспотребнадзор киңәшләре белән 16 нчы ноябрьдән Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йорты 3 нче смена белән изоляцияләнгән эш режимын дәвам итте. Интернат-йортның 18 хезмәткәре, директор Равилин Рөстәм Равил улы җитәкчелегендә үзләренең һәм башка вазыйфаларын үтәп, тәүлек әйләнәсе үз карамагындагылар белән торалар.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты

12
ноябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Бүген хезмәт буенча инструктор Аглямова  Л.И. җитәкчелегендә “Трудотерапия” социаль тернәкләндерү технологиясе үткәрелде.  Начар күрүче өлкәннәребез белән пластилиннан төрле эшләнмәләр ясалды. Максатлары :  вак кул моторикасын яхшырту, хезмәт эшчәнлегенә мотивация формалаштыру.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты

11
ноябрь, 2020 ел
чәршәмбе

Өстәл уеннары инде күптәннән бөтен дөньяда мәхәббәт яулады. Дуслар арасында күңелле вакыт уздыруның иң яхшы ысулы булып өстәл уеннары тора. Компьютер күңел ачуларының киң таралуына карамастан, классик өстәл уеннары: шашка, шахмат, лото, домино популяр булып кала.

Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында да өстәл уеннары яратучылар беренче этаждагы холлга җыелдылар. Өстәл уеннары яратучыларның мондый очрашулары үзара тәҗрибә уртаклашу һәм вакытны файдалы итеп үткәрү мөмкинлеге бирә. Бу уеннарның кагыйдәләре шактый гади, әмма логик тирәнлеге ләззәт китерә. Шуңа күрә шулай вакыт уздыру безнең коллективта бүгенге көндә дә актуаль булып кала.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты

Өстәл уеннары инде күптәннән бөтен дөньяда мәхәббәт яулады. Дуслар арасында күңелле вакыт уздыруның иң яхшы ысулы булып өстәл уеннары тора. Компьютер күңел ачуларының киң таралуына карамастан, классик өстәл уеннары: шашка, шахмат, лото, домино популяр булып кала.

Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында да өстәл уеннары яратучылар беренче этаждагы холлга җыелдылар. Өстәл уеннары яратучыларның мондый очрашулары үзара тәҗрибә уртаклашу һәм вакытны файдалы итеп үткәрү мөмкинлеге бирә. Бу уеннарның кагыйдәләре шактый гади, әмма логик тирәнлеге ләззәт китерә. Шуңа күрә шулай вакыт уздыру безнең коллективта бүгенге көндә дә актуаль булып кала

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты

10
ноябрь, 2020 ел
сишәмбе

Бүген хезмәт буенча инструктор Аглямова  Л.И. җитәкчелегендә «Гарденотерапия» социаль тернәкләндерү технологиясе үткәрелде.Яшь ботакларны үрчетү юлы белән бүлмә гөлләренең санын арттыру буенча эш алып барылды . Максатлары : өлкәннәргә үсемлекләр белән үзара  эшләү юлы аша психологик ярдәм күрсәтү. 

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты

7
октябрь, 2020 ел
чәршәмбе

Өлкән буын бәйрәме-Өлкәннәр көне!

1 октябрь-үзенчәлекле көн. Бүген торт пешерергә, котлаулар әзерләргә һәм бәйрәмгә әби-бабайларны чакырырга була. Нәкъ менә бүген бөтен дөнья өлкән кешеләрне хөрмәтли.

"Лесхоз картлар һәм инвалидлар интернат-йорты" дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесендә дә ел саен бу искиткеч бәйрәм билгеләп үтелә. Безнең яшәүчеләр өчен матур концерт программалары, бүләкләр, коллективтан, ТР районнарыннан һәм туганнарыннан котлаулар оештырыла. Әмма иң мөһиме-игътибар.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты

16
сентябрь, 2020 ел
чәршәмбе

Иртәдән " Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында бәйрәм кәефе хөкем сөрде, музыка уйнады, халык сайлауларга ашыкты, чиратка тезелде. Монда Татарстан Республикасы Президентын һәм бистә Советы депутатларын сайладылар.

Интернатта тавыш бирү югары дәрәҗәдә оештырылган иде, теләге булган һәркем сайлауларда катнаша алсын өчен.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты

2020 елның  10нчы  сентябрендэ    Байлар  Сабасынын  “Олимп”  стадионында   момкинлеклэре   чиклэнгэн   кешелэр  арасында   җиңел  атлетика  буенча   чемпионат  булдып  узды. Безнен  интернатыбыздан  бу спорт   чарасында   1975нче  елда  туган Загидуллин  Рөстэм И. һэм  1977нче  елда  туган  Ермалаева  Светлана  И. катнаштылар  Алар  ядрэ  ату, 200 метрга, 400  метрга, 800 метрга  йогерү  буенча булган  ярышларда  катнашып 1нче, 2нче, 3нче  урыннарга  лаек булдылар.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты

2
сентябрь, 2020 ел
чәршәмбе

Бүген тәрбияче Әгъләмова  Л.И. җитәкчелегендә “Кайда ? Нәрсә ? Кайчан ?” дип исемләнгән викторина  үткәрелде.

 Викторина игътибар , хәтер , фикерләүне үстерә, ялны кызыклы һәм файдалы итеп үткәрергә ярдәм итә. Бу чарада өлкәннәр бик теләп катнаштылар һәм бик күп уңай эмоцияләр алдылар.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International