ЯҢАЛЫКЛАР


29
июль, 2020 ел
чәршәмбе

Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортының культорганизаторы Мөбәрәкшина Г.Г. өлкәннәр белән «Йөрәккә якын җырлар» дип исемләнгән җыр кичәсе үткәрде. Өлкәннәр өчен кайгырту һәм игътибар бик мөһим. Нәкъ менә аларга коллективта уңайлы һәм рәхәт булсын өчен, алар өчен махсус, кызыклы чаралар оештырыла. Бу - тематик кичәләр, танып - белү-өйрәтү дәресләре, төрле лекцияләр булырга мөмкин. Нәкъ менә шулар тормыш матурлыгын өсти дә инде. Дөрес оештырылган ял кичәсе өлкәннәр өчен вакытларын күңелле һәм файдалы итеп үткәрергә, үз талантларын күрсәтергә мөмкинлек бирә.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты

22
июль, 2020 ел
чәршәмбе

Бүген хезмәт буенча инструктор Аглямова  Л.И. җитәкчелегендә “Трудотерапия” социаль тернәкләндерү технологиясе үткәрелде. Темасы : “Пенопласт шарчыкларыннан аппликация” . Максатлары :  вак кул моторикасын яхшырту, хезмәт эшчәнлегенә мотивация формалаштыру.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты

15
июль, 2020 ел
чәршәмбе

                13  июль көнне Лесхоз картлар һәм инвалидлар интернат-йортында "Казан әниләре" хәйрия фонды вәкилләре булып китте. "Казан әниләре" - коммерцияле булмаган иҗтимагый хәйрия оешмасы, аның төп максаты-хәйрия ярдәме күрсәтү. Хәзерге вакытта «Казан әниләре" Татарстанның егермедән артык учреждениесе белән хезмәттәшлек итә һәм ярдәм күрсәтә . Ял итү эшчәнлеген оештыру өчен товарлар сатып алып бирү рәвешендә спонсорлык ярдәме оештырдылар, социаль хезмәтләрдән файдаланучыларны телевизорлар һәм радиоалгычлар белән тәэмин иттеләр.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты

8
июль, 2020 ел
чәршәмбе

           

8 нче июль көнне Лесхоз интернат-йортында социаль эш буенча белгеч Вәлиева А.М. җитәкчелегендә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган чара үткәрелде. Интернатта яшәүчеләр бәйрәмнең тарихы белән таныштылар, кайда һәм ничек бу бәйрәм барлыкка килде. Парлар ничек танышулары турында сөйләделәр. Серләре белән уртаклаштылар. Ромашка чәчәге бәйләмен җыйдык. Соңыннан ромашкалар белән ваза рәсеме ясадылар. Һәр интернатта яшәүче (мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр) үз фикерен кертте рәсемне булдыруда.

«Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне» дигән исем алган бөтенроссия бәйрәме беренче тапкыр 2008 елның 8 июлендә узды. Аны Россиянең өченче Президенты Дмитрий Медведевның хатыны Светлана Медведева җитәкчелегендәге социаль-мәдәни инициативалар Фонды оештырды. Аннары бәйрәм ел саен билгеләп үтелә башлады.

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне Россиядә һәм башка илләрдә — Болгария, Белоруссия, Әзербайҗан, Украина, Германия, Бөекбритания, Франциядә билгеләп үтелә.

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне символы ромашка булды. Бәйрәм көнендә ромашкалардан веноклар үрәләр, ромашка чәчәкләре һәм «февронькалар» — Ромашка һәм башка гаилә символлары төшерелгән открыткалар бүләк итәләр. 8 июльдә никах теркәү тантанасы популяр традициягә әйләнде: бу уңайдан күп кенә ЗАГСлар эш сәгатьләрен озайта.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты

2
июль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Социаль хезмәт алучылар өчен «Лесхоз картлар һәм инвалидлар интернат-йортында» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе  оешкан төстә тавыш бирү буенча Конституциягә төзәтмәләр кертүдә катнашты. Тавыш бирү санитар һәм эпидемиологик куркынычсызлыкның максималь чараларын үтәү белән барды. Бу чарада яшәүчеләр бик теләп катнаштылар.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты

24
июнь, 2020 ел
чәршәмбе

2020 елның 24 июнендә "Лесхоз картлар һәм инвалидлар интернат-йортында" социаль хезмәт алучылар өчен Бөек Ватан Сугышы тәмамлануга 75 ел тулуга багышланган Җиңү Парадының онлайн-трансляциясе үткәрелде. Әлеге чара барышында яшәүчеләр бик күп уңай эмоцияләр алдылар. Алар ветераннарның батырлыклары һәм ил өчен горурлык хисе кичерделәр.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты

17
июнь, 2020 ел
чәршәмбе

            Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Россия көненә багышланган чаралар узды.

            Социаль эш буенча белгеч Вәлиева А.М. җитәкчелегендә пластилиныннан әвәләп бәйрәм открыткалары ясау буенча дәрес үткәрелде.

            Социаль хезмәт алучылар һәм интернатта эшләүчеләр өчен бәйрәм концерты оештырылды. Концерт башланыр алдыннан барыбызны да бәйрәм белән чын күңелдән котладылар. Социаль хезмәт алучылар һәм интернат хезмәткәрләре барысына да бәйрәм кәефе бүләк иттеләр. Һәр талантлы башкарылган номер тамашачыларга онытылмас тәэсир калдырды, шатлык һәм яхшы кәеф бүләк итте.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты

10
июнь, 2020 ел
чәршәмбе

            Бүген 10 нчы июнь көнне Лесхоз интернат-йортында социаль хезмәт алучы, блокадалы Ленинградта яшәүче Исхаков Ринат Сандык улы туган көнен билгеләп үтә. Хезмәткәрлзр үз куллары белән ясаган открытка һәм азык-төлек пакеты, белән Ринат Садыйк улын котладылар һәм бүләкләделәр.

           Ике көн элек, 8 нче июнь көнне, интернат-йортта, социаль хезмәткәрләр көнен бәйрәм итү уңаеннан, учреждение хезмәткәрләрен котлау һәм бүләкләү тантанасы булды. Бу истәлекле көнне коллективны котларга Саба муниципаль районы социаль яклау бүлеге җитәкчесе Хуҗин Марсель Мәгъфур улы һәм Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йорты директоры Равилин Рөстәм Равил улы килде.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты

20
май, 2020 ел
чәршәмбе

24 апрельдән Лесхоз интернат-йорты үз-үзеңне изоляцияләү режимында эшли башлады. Бүгенге көнгә кадәр ике смена эшләде. 22 нче майдан өченче смена эшли башлаячак. Үз-үзеңне изоляцияләү вакытында барлык күңел ачу һәм спорт чаралары, дәресләр һәм хуҗалык эшләре үткәрелде.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты

13
май, 2020 ел
чәршәмбе

Социаль эш буенча белгеч Л.Р. Вәлиева җитәкчелегендә Лесхоз картлар һәм инвалидлар интернат-йорты территориясен төзекләндерү буенча хезмәт терапиясе үткәрелде. Чараның максаты- социаль хезмәтләрдән файдаланучыларның бозылган функцияләрен торгызу һәм үстерү, үз-үзеңә хезмәт күрсәтү буенча компенсация күнекмәләрен формалаштыру, төрле социаль файдалы хезмәт операцияләрен үтәргә өйрәтү. Трудотерапия хәрәкәт итү функцияләрен коррекцияләргә, организмның гомуми физиологик параметрларын нормальләштерергә, йокыны, кәефне, аппетитны яхшыртырга ярдәм итә.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International