22 май көнне Лесхоз интернат-йортының социаль хезмәтләр алучылары Заһидуллин Р.И. һәм Ермолаева С. И. ОВЗ белән авыручы спортчылар арасында җиңел атлетика буенча район чемпионатында катнашып призлы урыннар яуладылар.
21 май көнне Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәтләр алучылар белән берлектә төркемнәрдә кунегүләр башкарылды.
20 нче май көнне Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат – йортының социаль хезмәтләр алучылары Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда булдылар.
19 майда Россиядә балалар иҗтимагый берләшмәләре көне (Пионерия көне) билгеләп үтелә.Бу бәйрәм 1922 елда В. И. Ленин исемендәге Бөтенсоюз пионер оешмасының легендар нигезләнү көненнән башлана. Бу көн пионер хәрәкәтенең данлы традицияләрен, дуслык, үзара ярдәмләшү, Ватанга мәхәббәт һәм актив гражданлык позициясе тәрбияләүне искә төшерә.
Бу көн уңаеннан Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында тәрбияче җитәкчелегендә әңгәмә үткәрелде. Социаль хезмәтләр алучылар сорауларга җавап бирделәр, яшь чакта пионерлар сафына басуларын искә төшерделәр. Һәм стена газетасы чыгардылар.
15 майда бөтен дөньяда Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә.
Гаилә-безнең һәрберебез өчен иң мөһиме. Гаилә ул-якыннарыбыз һәм туганнарыбыз, кемгә игелек һәм бәхет телибез, кемнәрдән үрнәк алабыз, кемнәр турында кайгыртабыз. Бу раслау беркайчан да югалмаячак. Без нәкъ менә гаиләдә мәхәббәт, кайгырту һәм хөрмәт, җаваплылык тәрбияләргә өйрәнәбез.
Халыкара гаилә көне уңаеннан Лесхоз интернат-йортында яшәүче гайлә парлары бергәләп стена газетасы чыгардылар һәм бер-берсен бәйрәм белән котладылар.
14 май көнне Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында тәрбияче социаль хезмәтләр алучылар белән берлектә учреждениене төзекләндерү, чәчәкләр утырту белән шөгыльләнделәр.
13 нче май көнне, Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат- йортында социаль хезмәтләр алучылар белән скандинавия йореше чарасы уздырылды. Скандинавия йөреше имгәнү куркынычы тудырмый, сәламәтлек буенча каршы күрсәтмәләре юк һәм төрле яшьтәге кешеләр йори ала торган спорт төре. Ул махсус физик әзерлек таләп итми. Скандинавия йөреше йөрәк-кан тамырлары авыруларына профилактика чарасы булып тора. Язгы саф һава иммунитетны һәм йөрәк-кан тамырлары системасын ныгыта.
10 нче апрель көнне Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәтләр алучылар белән берлектә группа белән һәм индивидуаль күнегүләр үткәрелде.
Бүген 9 май көнне Бөек Җиңү көнендә Лесхоз интернат-йортының социаль хезмәт алучылар белән социаль эш буенча белгеч җитәкчелегендә дәрес үткәрелде. Открыткаларны бизәделәр һәм әти-бабаларыбызга үткәннәргә котлау яздылар.
8 майда Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында социаль хезмәтләр алучылар өчен нәфис фильм күрсәтелде.
Мондый фильмнар, кем турында истә тотарга, хәзер булган вакыйгаларның кадерен белергә тиешлегебезне искә төшерә.