15 апрель көнне Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәтләр алучылар белән берлектә кичке ял оештырылды.
15 апрель көнне Саба муниципаль районында ветераннар җәмгыятенең төбәк бүлекчәсенең республика күчмә семинары узды. Семинар кысаларында Лесхоз интернат-йортына бару оештырылды. ТР ветераннар (пенсионерлар) җәмгыятенең төбәк бүлеге рәисе Иштиряков Хәбир Газиз улы интернат- йортына шахмат җыелмасы бүләк итте.
Төзекләндерү айлыгы кысаларында 10 апрельдә Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты хезмәткәрләре һәм анда яшәүчеләр тирә-юньне чистартуда катнаштылар. Кирәкле кирәк-яраклар белән коралланып, чүп-чардан, кипкән үләннән һәм былтыргы яфраклардан газоннарны җыештырдылар, агач-куакларны тәртипкә китерделәр.
Өмә-ул яхшы традиция һәм ачык һавада бергәләп аралашуның менә дигән ысулы. Үз хезмәтеңнең нәтиҗәсен күрү күңелле, ә интернат-йортның чиста, каралган территориясе күзне сөендерә.
9 нчы апрель көнне Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында, аз хәрәкәтләнүче социаль хезмәтләр алучылар белән берлектә, спорт бүлмәсендә төрле физик кунегүләр башкарылды.
7 апрель көнне Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәтләр алучылар белән берлектә кичке ял оештырылды. Проектор аша рус халык җырларын карадылар һәм тыңладылар. Кич җылы һәм күңелле үтте. Яшьлек җырларын рәхәтләнеп искә алдылар һәм башкардылар.
2 апрель көнне Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында тәрбияче җитәкчелегендә социаль хезмәтләр алучылар белән берлектә «Уен терапиясе» үткәрелде.
27 март көнне Лесхоз интернат йортында җырчы алып баручылар Гөлүс Хәбибрахманов һәм Хәмит Гыйльметдинов концерт программасы белән килделәр. Алар күңелле һәм моңлы җырлар башкардылар. Социаль хезмәтләр алучылар рәхмәтләрен белдерделәр.
27 мартта Лесхоз интернат-йортының эчке волонтерлары көче белән учреждение территориясендәге кар чистартылды. Кардан чистарту - өлкәннәр һәм мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен хезмәт терапиясенең бер төре. Социаль алучылар карны тараттылар. Чиста, җыештырылган территориядә яшәүчеләр саф һавада җәяүләп йөриләр.
Хезмәт терапиясе бөтен кеше организмы өчен бик файдалы. Саф һавада эшләү барышында иммунитет арта, физик сәламәтлек ныгый.
26 нчы март көнне Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәтләр алучылар белән берлектә физик культура сәгатьләре дәвам итте.
24 март көнне Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында тәрбияче аз хәрәкәтләнүче социаль хезмәтләр алучылар белән, кулларның вак моторикасын яхшырту һәм саклау буенча социаль технология үткәрде.