Объектта колонналарны монтажлау һәм нигез салу эшләре төгәлләнгән. Шулай ук суүткәргеч салу эшләре дә төгәлләнгән. Бүгенге көндә металл конструкцияләрне монтажлау эшләре башланды.
Саба муниципаль районының Шәмәрдән авылында физкультура һәм өстәл теннисы буенча спорт чаралары уздыру өчен спорт залы төзелә.
Объектта тышкы яктырту, электр белән тәэмин итү, эчке суүткәргеч, эчке канализация, вентиляция урнаштырыла, шулай ук электр монтажлау эшләре башкарыла.
Стеналарны һәм түшәмне монтажлау буенча ремонт эшләре бара. Подряд оешма ҖЧҖ "159 нчы ПМК".
Саба районың авыл җирлекләрендә яшь белгечләрне тораклы итү һәм авыл җиренә квалификацияле белгечләр тарту максатыннан Республика күләм “Яшь белгечләргә аренда торагы” программасы кысаларында йортлар төзелеше дәвам итә. Юлбат авылында бюджетта эшләүче белгеч өчен чираттагы йорт төзелеше дәвам итә.
«ПМК-159» ҖЧҖ оешмасы Иштуган авыл мәдәният йортында «Мәдәният» милли проекты буенча 58 534 000,00 сумлык капиталь ремонт ясады.