ЯҢАЛЫКЛАР


20
февраль, 2026 ел
җомга

21 февральдә Халыкара туган  тел көне билгеләп үтелә. Сатыш авылы “Кояшкай” балалар бакчасында “Минем туган телем!” дигән темага уен сәгате үткәрелде. Чара  мәктәпкәчә яшьтәге балаларның туган тел, тел һәм мәдәни традицияләр, һәр кеше тормышында туган телнең әһәмияте турындагы күзаллауларын киңәйтүгә юнәлтелгән иде. Викторина, рус, татар халык әкиятләре, мәкальләре һәм әйтемнәре конкурсларында балалар зур кызыксыну белән катнаштылар, табышмакларга җаваплар таптылар. Балалар белән әңгәмә барышында , бу көн дөньяда булган һәм юкка чыгучы  телләрне саклау һәм үстерү максатыннан билгеләп үтелүе, барлык телләр тигез дип танылуына,  без аңа җитди карарга һәм сакларга тиеш икәненә басым ясалды, мәктәпкәчә яшьтәге балаларның рухи нигезләрен формалаштыруга, балаларның танып белү һәм иҗат активлыгын булдыруга ярдәм итте.

Тэги: Саба туган якны өйрәнү музее

12
февраль, 2026 ел
пәнҗешәмбе

“Научный прорыв. Фәнни алгарыш” премиясе лауреатларын бүләкләү тантанасы алдыннан Бәшир Рамеев исемендәге Казан IT-паркында республика фәнни проектлары күргәзмәсе оештырылды.

Премия 2025 елда Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе тарафыннан фәнне популярлаштыру, фәнни җәмәгатьчелекне фәнни-тикшеренү эшләренең нәтиҗәлелеген күтәрүгә, яшьләрне фәнни тикшеренүләргә җәлеп итү, фәнни хезмәтнең абруен күтәрү максатларында гамәлгә куелды. Әлеге тантана уңаеннан Саба туган якны өйрәнү музее һәм Саба урман хуҗалыгы тарихы музее хезмәткәрләре тарафыннан 2003 елда Фән һәм техника өлкәсендә Дәүләт премиясе лауреаты - Миңнеханов Н.М. эшчәнлегенә багышланган күргәзмә тәкъдим ителде. Аның урманны сайлап кисүнең «Саба методы»н эшләүгә керткән өлеше билгеләп үтелде. Үсеп килүче буын хәзерге вакытта аның тәҗрибәсендә белем ала. Лесхоз урта мәктәбе нигезендә, Н.Миңнеханов инициативасы белән мәктәп урманчылыгы булдырылды. Анда урман хуҗалыгында хезмәт куючыларга карата хөрмәт, табигатьне ярату һәм хезмәт сөючәнлек тәрбияләнә.

Тэги: Саба туган якны өйрәнү музее

31
гыйнвар, 2026 ел
шимбә

 Холокост корбаннарын искә алу көне 27нче гыйнварда билгеләп үтелә. Халыкара Холокост корбаннарын искә алу көненә багышланган лекция-әңгәмә Сатыш  авылы мәдрәсә музеенда булып узды. Бу чара Холокост турындагы мәгълүматны  хәтердә сакларга, аның тарихта  коточкыч фаҗига булуына һәм мондый вакыйгаларның киләчәк тормышыбызда  кабатлануын булдырмый калуга юнәлтелгән иде.

Тэги: Саба туган якны өйрәнү музее

28
август, 2024 ел
чәршәмбе

Хәзерге вакытта Казанчы - Бигенәй авылы зиратында яңа буыннар өчен тарихи әһәмияткә ия булган Ишан кабере төрбәсе саклана. Уналты метр чамасы мәйданны биләгән кабер табигый таш койма белән әйләндереп алынган.Ул үзен ислам нигезләрен, шәригать кануннарын яхшы белгән шәхес итеп таныта, аның тагын бер күркәм сыйфаты - ул оста дәвалаучы да була. Вәлиәхмәт Галимов турындагы дан бик тиз бөтен тирә-якка тарала. «Туган якны өйрәнүчеләр» клубында катнашучылар өчен Ишан кабере төрбәсенә экскурсия оештырылды, шулай ук аның тормышы турында да мәгълүмат бирелде.

Тэги: Саба туган якны өйрәнү музее

18
июль, 2023 ел
сишәмбе

Челтер-челтер аккан чишмәләр кемнәрне генә сокландырмый да, кемнәрне генә сихерләми икән. Һәр чишмәнең үз тарихы, үз моңы, үз юлы бар. Бер ишесе шаулап ага, тавышы еракларга ишетелә. Икенчеләренең челтерәве яннарына килгәч ишетелә. Өченчеләре җир куеннынан ургылып чыга да, яшел үзәннәргә җәелә. Чишмәләр - пакълек, чисталык, сафлык билгесе дә. Балаларның игътибарын Байлар Сабасында урнашкан чишмәләр тарихы  белән җәлеп итү максатыннан район туган якны өйрәнү музее хезмәткәре экскурсия оештырды. Экскурсия барышында  балалар белән чишмәләр янында, чишмәләргә һәм кечкенә елгаларга сакчыл мөнәсәбәт, аларны саклауның мөһимлеге турында әңгәмә үткәрелде. “Ямьле Саба” яр буенда урнашкан чишмәләрнең тарихын тыңладылар, чишмәдән су эчтеләр, кызыксындырган сорауларны бирделәр. Шулай ук әлеге чара вакытында балалар төрле милли уеннарда да актив катнаштылар.

Тэги: Саба үзәкләштерелгән туган якны өйрәнү музее Туган якны өйрәнү музее

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International