Саба туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре Арча шәһәре укучылары өчен «Туган якның тарихы һәм истәлекле урыннары» маршруты буенча экскурсия оештырдылар.
Мәктәп укучылары Саба туган якны өйрәнү музеенда, «Ямьле Саба» яр буенда, уен мәйданчыгы булган Saba паркында күңел ачтылар. Шулай ук, сәяхәтне дәвам итеп Лесхоз бистәсендә урнашкан Нургали Миңнеханов исемендәге дендрология бакчасы, Саба урман хуҗалыгы тарихы музее һәм Кыңгыраулар музеенда күрделәр. Маршрутны дәвам итеп Сатыш авылында урнашкан, Россиядә бердәнбер интерактив мәдрәсә музеенда да кунак булдылар.
Балалар Саба районының табигате, тарихы һәм традицияләре белән таныштылар, сирәк очрый торган үсемлекләрне, тарихи артефактларны һәм матур урыннарны күрделәр. Экскурсия укучыларга кече ватаннарына яңача карарга һәм аның бай мирасы белән горурланырга ярдәм итте.
18 май - Халыкара музейлар көне. Ел саен бу көнне бөтен дөнья музей хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Әлеге бәйрәм кысаларында Саба туган якны өйрәнү музеенда «Музейлар төне» акиясе үтте һәм ул «Туган» сүз темасына багышланды.
Россия - ул бик зур йорт, анда һәр халыкның үз "туган почмагы" бар, әмма безнең фундамент һәм кыйммәтләр уртак. Быел музей иң яшерен нәрсәгә — үз төбәгенең тарихына кагылырга һәм кече Ватаныбызның язмышы безнең зур күпмилләтле гаиләбезнең елъязмасына ничек үрелгәнен күрергә чакырды. Кунакларның Ватан турындагы белемнәрен яңартып һәм тикшереп, экскурсия һәм квест-уен оештырды. Уенда катнашучы һәркем үз төбәгенең гореф-гадәтләрен, тарихын һәм мәдәниятен саклауның әһәмиятен тагын бер кат ачты.
Күпме еллар үтсә дә онытылмас, халык хәтереннән мәңге җуелмас ул Бөек Ватан сугышы еллары. Күпме кайгы-хәсрәт, йокысыз төннәр, өчпочмаклы солдат хатлары, ялгыз аналар, тол хатыннар, ятим балалар күз яшенә төрелгән еллар ул! Саба туган якны өйрәнү музеенда "Мирас" түгәрәгенә йөрүчеләрнең чираттагы утырышы Бөек Ватан сугышы елларында хатын-кыз язмышы мисалыннан шәфкать туташы Вәлиева Наилә Нигъмәтҗан кызы турында булды. Аның медицина частьларындагы хезмәте алгы сызыктагы солдатларның батырлыгыннан ким булмаган. Ул яңадан сафка басырга һәм ирек өчен көрәшергә мөмкин булганнарның гомерләрен саклап калган. Аның язмышы, фидакарь хезмәте, батырлыгы, тырышлыгы турында килене Фәния апа Шәмсетдинова бәйнә-бәйнә сөйләде. Шулай ук Наилә апаның шәхси әйберләрен дә алып килде, алар турында сөйләде, музейга бүләк итте.
1986 елның 26 апрелендә кешелек тарихында Чернобыль атом электр станциясендәге шартлау — дөнья тетрәнгән көн буларак мәңгегә калачак. Бу вакыйганы искә төшереп, Саба туган якны өйрәнү музеенда «Мирас» түгәрәгенә йөрүчеләр өчен «Чернобыль фаҗигасы» исемле хәтер сәгате үткәрелде.
Утырышка Чернобыль һәлакәте нәтиҗәләрен бетерүдә үз өлешен керткән Муллахмәтов Марат Разакович чакырылган иде. Ул үзенең читләшү зонасында куелган бурычлары, ликвидаторлар алдында торган кыенлыклар турында да сөйләде.
Очрашу катнашучыларга коточкыч вакыйгаларны — XX гасырның иң зур техноген һәлакәтләренең берсен юк итүдә катнашкан кеше күзлегеннән карарга мөмкинлек бирде. Бу фаҗига илебез тарихында Ватан алдында гына түгел, бөтен кешелек алдында да үз бурычларын намус белән үтәгән кешеләрнең моңарчы күрелмәгән батырлыгы, каһарманлыгы һәм профессиональлеге үрнәге буларак калачак.
Саба туган якны өйрәнү музеенда Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан Саба гимназиясе укучылары өчен агач әйберләргә бизәк төшерү буенча тематик яктан шагыйрь иҗаты белән бәйле мастер‑класс оештырылды. Укучылар мастер-класста бик теләп катнаштылар. Шулай ук "Габдулла Тукай шигырьләре һәм әкиятләре дөньясында"викторинасы сорауларына җавап бирделәр.
Туган якны өйрәнү музее каршындагы «Мирас» клубы катнашучылары өчен Саба гимназиясенең мәктәп музеена экскурсия оештырылды. Мәктәп бусагасында кунакларны музей мөдире, тарих укытучысы Нурия Гаяз кызы каршы алды. Ул катнашучыларны музейның барлыкка килү тарихы, аның төп бүлекләре, оригиналь экспонатлары һәм эш юнәлешләре белән таныштырды. Мәктәп бинасының үсешен чагылдырган төрле еллардагы фотосурәтләрне, чыгарылыш сыйныф укучыларының альбомнарын күрсәтте, шулай ук укытучылар һәм гимназия укучыларының истәлекләрен сөйләде. Катнашучыларда күренекле якташларыбыз-укытучылар, мәдәният эшлеклеләре, сугыш һәм Хезмәт Геройлары турындагы материаллар зур кызыксыну уятты. Экспонатлар буыннар элемтәсен тирәнрәк тоярга һәм җирле халыкның район тарихына керткән өлешен күрергә ярдәм итте.
Саба туган якны өйрәнү музеенда Саба гимназиясе укучылары өчен мавыктыргыч экскурсия узды. Укучылар музейнең төп залларын карадылар һәм анда Саба төбәгенең бай тарихын һәм мәдәниятен чагылдырган уникаль экспонатлар белән таныштылар. Экскурсовод мөһим тарихи вакыйгалар, җирле халыкның гадәтләре һәм күренекле якташлары турында тәфсилләп сөйләде. Укучылар борынгы көнкүреш әйберләрен, үткән еллар фотографияләрен һәм архив документларын кызыксынып карадылар.
Саба туган якны өйрәнү музеенда районыбызның волонтер хатын-кызлары өчен “Илгә - матурлыкны, җиргә – батырлыкны син бирәсең, гүзәл хатын-кыз!” дип исемләнгән иҗади чара үтте. Әлеге чара вакытлыча күргәзмәдә урнашкан “Солдатка аш” волонтерлары көче белән әзерләнгән экспозиция белән танышудан башланды. Аннан бәйрәм уңаеннан котлау, “Мәшһүр татар хатын-кызлары” дигән темага викторина оештырылды. Үткән гасырның данлыклы, батыр ханымнар исемлеген хәзер алар дәвам итә. Шуңа да чарага җыелган хатын-кызларның гүзәл, нәфис зат булудан тыш, нинди батыр һәм олы йөрәкле дә була алуы турында фикер алышу да үтте.
Кичәне йомгаклап волонтерларыбызга “Бөек Ватан сугышында сабалыларның тылдагы фидакарь хезмәте” турында видеофильм тәкъдим ителде.
Волонтерларыбыз исә бүгенге очрашу һәм үзләренең хезмәтләре истәлеге итеп музейның вакытлыча күргәзмәсенә даими саклануга “Солдатка аш” эшчәнлегенә бәйле предметлар тапшырдылар.
Саба туган якны өйрәнү музеенда татар язучысы, журналист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, журналистлар берлегенең Х.Ямашев исемендәге бүләге лауреаты, «Бәллүр каләм» призы иясе Тәлгать Самат улы Нәҗмиевны искә алу кичәсе уздырылды. Ул - татар халкының күренекле улы, иҗаты һәм хезмәтләре белән күпләрнең күңелен яулаган шәхес. 1950 елның 1нче мартында Кукмара районы Байлангар авылында туып үскән. Ул утыз елга якын “Саба таңнары” газетасында мөхәррир булып эшләү чорында республикада танылган жәмәгать эшлеклесенә, районыбызның легендар шәхесенә әйләнде. Утыз өч еллык иҗади эшчәнлеге дәверендә 16 китап чыгарды. Казанның 1000 еллыгы медале, Татарстан Президентының Рәхмәт хатлары, бик күп министрлыкларның һәм жәмәгать оешмаларының Мактау грамоталары, Дипломнары белән бүләкләнде. Аның исеме 2005 елда Мәскәүдә нәшер ителгән “Лучшие люди России”, 2014 елда “Татарстан портрет современника” һәм Татар энциклопедияләренә кертелде. 2014нче елда Шәмәрдән авылы, 2015нче елда Кукмара районы Байлангар авыл китапханәләренә Тәлгать Нәҗмиев(вафатыннан соң) исеме бирелде. Очрашуда тормыш иптәше Лемара ханым аның эшчәнлеге, иҗаты, яшәү дәверендә булган күңелле мизгелләр белән уртаклашты. Шулай ук Тәлгат Самат улының хезмәттәшләре язучы, журналист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлсинә Галимуллина, Фәнил Мәүлетов та уй-фикерләре белән уртаклаштылар, бергә эшләгән вакытларны, күңелле вакыйгаларны искә төшерделәр. Шулай ук катнашучылар да аның язган хикәяләрен, мәзәкләрен укыдылар, фикер алыштылар. Язучыга багышланган күргәзмәгә күзәтү дә ясалды.
Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Саба туган якны өйрәнү музеенда “Дан һәм бүләкләр өчен түгел“ дип исемләнгән батырлык сәгате үтте. Чарага килгән төрле яшьтәге егетләребез, алай гына да түгел, хәрби киемнәр киеп алган кызларыбыз белән “Нәрсә ул батырлык?”, “Батырлык эшләү өчен нинди булырга һәм нәрсә эшләргә кирәк?”, “Һәр кешедә батырлык эшли аламы?” дигән сорауларга җаваплар эзләп, тылда, көндәлек тормышта гына да нинди зур эшләр, яхшылыклар эшләп булганлыгы турында сөйләштек. Алай гына да түгел, безнең әйләнә-тирәбездәге гап-гади кешеләр, укучы егет һәм кызлар эшләгән изге эшләрнең дә нинди зур нәтиҗәләргә китергәнен һәм ул кечкенә генә бер адымның да зур батырлык икәненә кичәгә килгән кунаклар мисалында тагын бер кат инандык.
Әлеге очрашуга истәлеге итеп Тенеки авылыннан килгән волонтерыбыз Фидәил Хисамиев музей фондына даими саклануга 7 предмет бүләк итте, алар исә музейның Сабабыз волонтерлары эшчәнлегенә багышланган вакытлы күргәзмәсендә урын алды.