Туган авылыңны һәм нәсел шәҗәрәңне өйрәнү тормышта иң мөһим адымнарның берсе булып тора. Бу туган як һәм аның бай мирасын аңларга ярдәм итә. Сатыш авылы мәдрәсә музеенда “Туган якны өйрәнүчеләр” утырышында Олы Шыңар авылыннан туган авылы тарихын һәм үзенең нәсел шәҗәрәсен өйрәнүче Фәннур Әхсән улы Галимов белән очрашу оештырылды.
Сатыш авылы мәдрәсә музее хезмәкәрләре Биектау районы Мүлмә гомуми белем бирү мәктәбе укучылары һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә тәрбияләнүче балалар өчен агач эшләнмәләре һәм гипстан ясалган сувенирларга бизәк төшерү буенча мастер класслар уздырдылар.Чарада катнашучылар бик теләп һәм зур кызыксыну белән рәсемнәрне ясадылар һәм буядылар. Һәр катнашучы бу мастер класстан бик канәгать калды.
Язгы каникуллар вакытында укучыларның яллары файдалы һәм күңелле үтсен өчен Сатыш авылы мәдрәсә музеенда төрле тәрбияви чаралар үткәрелә. Чираттагы шундый чараларның берсе Эзмә урта гомуми белем бирү мәктәбендә узды. Музей хезмәткәрләре балаларның танып белү һәм иҗат активлыгын тагын да үстерү, дөньяга карашын киңәйтү максатыннан 5А һәм 5Б сыйныфы укучылары өчен агач эшләнмәләр буяу буенча мастер-класс оештырдылар.
18 мартта Кырымның Россия белән яңадан кушылу көне билгеләп үтелә — 2014 елның 18 нче марты- Кырым Республикасын һәм Севастопольне РФ составына кабул итү турындагы килешүне имзалау хөрмәтенә билгеләнгән истәлекле дата. Бәйрәм бердәмлекне, тарихи гаделлекне символлаштыра. Сатыш авылы мәдрәсәсе музеенда Ш.З. Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары өчен Кырымның Россия белән яңадан кушылу көненә багышланган «Кырым. Үткәннән киләчәккә күпер» дип аталган мәгълүмати-танып белү сәгате үткәрелде. Чараның максаты булып укучыларда Кырым тарихы турында рус территориясе буларак күзаллауларын формалаштыру, Россия белән Кырымның яңадан кушылуының сәбәпләрен һәм тарихи әһәмиятен аңлату беренче планга куелды. Киләчәк буында формалашучы кыйммәтләр: кешенең тормышы, абруе, хокуклары һәм ирекләре, патриотизм,тарихи хәтер һәм буыннар дәвамчанлыгы ассызыкланды. Әлеге чарага Саба дулкыннары телевидениесе тарафыннан сюжет төшерелде һәм Саба таңнары газетасының ВКонтакте социаль челтәрендә турыдан туры эфир алып барылды.
Гипс – экологик яктан чиста , өлкәннәр өчен дә, балалар өчен дә зарарсыз материал. Сатыш авылы мәдрәсә музеенда өлкәннәр өчен гипстан ясалган сувенирлар буяу буенча мастер-класс булып узды.
Буяу процессы тынычландыра, игътибар туплауны арттыра һәм үз-үзене күрсәтергә ярдәм итә. Һәр катнашучы мастер-класста кызыклы рәсем ясау процессына җәлеп ителде. Мондый мастер-класслар хыял үсешенә, вак моторикага ярдәм итә. Өлкәннәребез үз куллары белән буяган сувенирларга ия булып, бу чарадан күтәренке кәеф белән таралыштылар.
Балаларның кышкы каникулларын күңелле һәм мавыктыргыч итеп үткәрү максатыннан Сатыш авылы мәдрәсә музеенда “Кышкы могҗиза” дип исемләнгән мастер класс оештырылды.
Балалар һәм өлкәннәр өчен иң яраткан бәйрәмнәрнең берсе, әлбәттә, ул Яңа ел. Балалар бу көнне булачак могҗизаларга ышаналар, яңа ел төнендә бүләкләр алырга яраталар. Аларга бу бәйрәмнең безнең илдә ничек билгеләп үтелүе, яңа елның әкияти персонажлары, бәйрәмнең электән килгән гореф-гадәтләре кече яшьтән үк таныш. 25 декабрь көнне Сатыш авылы мәдрәсә музеенда укучылар “Яңа ел җир йөзе буйлап атлый” дип исемләнгән виртуаль сәяхәттә булдылар. Музей хезмәткәре аларны башка илләрдә яңа елны ничек,кайчан уздырулары, бәйрәмнең тарихы,гореф-гадәтләре белән якыннан таныштырды.
Сатыш авылы мәдрәсә музеенда «Гипстан ясалган сувернирларга бизәк төшерү» дип аталган мастер-класс узды. Гипс - экологик чиста материал, олылар өчен дә, балалар өчен дә зарарсыз. Бу шөгыль барышы процессы тынычландыра, игътибар туплауны арттыра һәм үзенең эчке дөньяңны ача. Һәр катнашучы мастер-класста кызыклы бизәкләр төшерү процессына җәлеп ителде. Мондый мастер-класслар хыял үсешенә, вак моторикага ярдәм итә. Мастер класста катнашучылар үз куллары белән ясаган сувенирга ия булып, яхшы кәеф белән таралыштылар.
2025 елның 1 декабреннән 10 декабренә кадәр Россиядә инвалидлар декадасы уздырыла. Ул Халыкара инвалидлар көненә багышланган. Сатыш авылы мәдрәсәсе музее хезмәткәре Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта мәктәбе укучыларын “Кояш кызы” Ләйсән Зарипованың тормыш юлы белән таныштырды. Ләйсән өстәл теннисы буенча спорт мастеры һәм дөнья ярышлары призеры.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы «Семья» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектының төп чараларының берсе булып өлкән яшьтәге гражданнарны физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә, мәдәни ял итү чараларына, иҗади һәм мәгариф проектларына, волонтерлык эшчәнлегенә җәлеп итүгә юнәлдерелгән «Актив озын гомер» программасын тәкъдим итте. Шушы программаны гамәлгә ашыру максатыннан Сатыш авылы мәдрәсәсе музеенда агач эшләнмәләре буяу буенча мастер класс оештырылды.