ЯҢАЛЫКЛАР


13
сентябрь, 2025 ел
шимбә

"Зыянлы гадәтләрнең зарары" темасына профилактик әңгәмә тыңлаучыларда алкоголь һәм башка зарарлы гадәтләрнең сәламәтлеккә, тормышка аеруча куркыныч китерүен аңлауга, шулай ук сәламәт яшәү рәвеше алып баруга мотивация булдырырга тиеш. Сатыш авылы мәдрәсә музеенда укучылар өчен үткәрелгән әңгәмәдә кешенең сәламәтлегенә, социаль тормышына һәм киләчәгенә зарарлы гадәтләрнең йогынтысы, шулай ук зарарлы гадәтләрне профилактикалау һәм бетерү ысуллары турында сүз барды.

Тэги: Сатыш авылы мәдрәсә музее

29
август, 2025 ел
җомга

Татарстан Республикасы көне - милләтләре, диннәре һәм мәдәниятләре нинди булуга карамастан, төбәкнең барлык халкын берләштерә торган бөтенхалык бәйрәме ул. 29 августа Сатыш авылы мәдрәсәсе музее хезмәткәре Сатыш авылы «Кояшкай» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен «Республикам белән горурланам» дип аталган туган якны өйрәнү сәгатен үткәрде. Чара барышында музей хезмәткәре балаларга Татарстан Республикасы тарихы, аның төп шәһәре - Казан, Татарстан символлары, Татарстанда яшәүче халыкларның күпмилләтле булуы, мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре, танылган шагыйрьләр һәм язучыларның исемнәре турында сөйләде.

Тэги: Сатыш авылы мәдрәсә музее

18
декабрь, 2024 ел
чәршәмбе

Сатыш авылы мәдрәсәсе музеенда Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта мәктәбе укучылары өчен Россиядә Ватан Геройлары көненә багышланган презентация күрсәтелде. Бу көнне Советлар Союзы һәм Россия Федерациясе Геройларын, Изге Георгий Ордены һәм Дан Ордены кавалерларын хөрмәтлиләр. Бу бәйрәмдә ата-бабаларыбызның батырлыкларын искә алу гына түгел, ә хәзерге вакытта  илебездә яшәүче  геройлар да  искә алына, хөрмәт ителә. 9 декабрь көне очраклы гына сайланмаган. Иске стиль буенча, 1917 елга кадәр 9 декабрьдә Георгий кавалерларының хезмәтләрен хөрмәтләүгә багышланган бәйрәм көне булдырылган. Музей хезмәткәре балаларны Ватан Геройлары көненең тарихы белән таныштырды, Бөек Ватан сугышы геройлары, Әфганстан каһарманнары, махсус операция геройлары һәм бугенге көндә исән-сау булган  геройларның тормышы  турында сөйләде.

Тэги: Сатыш авылы мәдрәсә музее

25
ноябрь, 2024 ел
дүшәмбе

Агачка бизәк төшерү - агач белән эшләгәндә иң мавыктыргыч шөгыльләрнең берсе. Мастер-класс - һәркем өчен иҗатта үз-үзен сынап карау өчен уникаль мөмкинлек. Монда катнашучылар иҗат һәм традицияләр турында белемнәрен киңәйтәләр, бизәкләр төшерү техникасы белән танышалар. Алга таба агач эшләнмәләрне бизәкләүнең  мавыктыргыч процессына керешәләр. Катнашучылар агач эшләнмәләр сайлый, композиция һәм эш темасын уйлап таба. Аннары агачка буяу ясау принциплары белән танышалар: фонлы буяу катламы ясыйлар, бизәкләрне нечкәрәк детальләр белән тулыландыралар. 21 нче ноябрьдә Сатыш авылы мәдрәсә музеенда  Әниләр көне уңаеннан «Әниемә бүләк» мастер классы оештырылды. Үз балалары белән мастер класста катнашучылар, тату һәм иҗади атмосферага чумып, агач эшләнмәләрдә рәсемнәр ясадылар. Алар барысы да мастер класстан канәгать калдылар.

Тэги: Сатыш авылы мәдрәсә музее

27
сентябрь, 2024 ел
җомга

30 сентябрь - Россия белән яңа төбәкләрне яңадан берләштерү көне. 26 сентябрьдә Сатыш авылы мәдрәсә музее хезмәткәре “Болар барысы да - Россия!” темасына  7 сыйныф укучылары өчен акция оештырды. Аның барышында укучылар бу кушылуның нинди сәбәпләр аркасында булуын белделәр, референдум, федерация кебек яңа терминнарны ачыкладылар. Алар кушылган җирләрнең - рус җирләре, ә Херсон һәм Запорожье шәһәрләренең Екатерина II тарафыннан 1778 елда Россиядә кораблар төзү үзәкләре  буларак төзелүе, соңрак Луганск һәм Донецк шәһәрләрен барлыкка килүе турында мәгълүмат ишеттеләр. Бу регионнарда яшәүчеләр үзләренең яңадан зур илнең бер өлеше булу теләген  белдереп, моның өчен халыкара хокук нигезендә тавыш бирделәр һәм Россия аларның үтенечен кабул итте. Чара ахырында укучылар истәлекле буклетлар алдылар.

Тэги: Сатыш авылы мәдрәсә музее

20
сентябрь, 2024 ел
җомга

Сатыш авылы мәдрәсә музеенда Пушкин картасы проекты белән агач эшләнмәләре буенча мастер-класс үткәрелде. Мастер класста 8 нче сыйныф укучылары катнашты. Укучылар барлык фантазияләрен җигеп агач эшләнмәләренә төрле бизәкләр тошерделәр. Татар халкының милли орнаментлары, бизәкләре турында күп мәгълүматлар ишеттеләр.

Тэги: Сатыш авылы мәдрәсә музее

9
сентябрь, 2024 ел
дүшәмбе

Сатыш авылы мәдрәсә музеенда Актаныш районыннан килгән кунаклар өчен экскурсия үткәрелде. Кунаклар музейдагы экспонатларны зур кызыксыну белән карадылар, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар ишеттеләр. Аеруча  19 гасыр ахыры 20 гасыр башына караган хатын-кыз, ир-ат киемнәренең тегелеше, формасы аларны җәлеп итте.

Тэги: Сатыш авылы мәдрәсә музее

5 сентябрь көнне Саба районы музейлар системасы хезмәткәрләре Сатыш авылы өлкәннәре белән Арча районына сәяхәт кылдылар.Сәяхәтебез педагогик көллияттә урнашкан "Әлифба" музееннан башланды. Анда без дөньяның төрле илләреннән килгән 166 әлифба китаплары һәм аларны язучы Сәләй Вәгыйзов белән Рәмзия. Валитоваларның тормыш юллары белән таныштылар. Юлларын дәвам итеп Г. Тукай исемендәге рухи- мәгърифәт узәгенә килделәр. Узәкнең эшчәнлеге белән таныштылар. Г. Курсави, Г.Камал, М.Мәһдиев музейларында булып, куп кенә мәгълумәтләр алдык. Сәяхәтебезнең ахырында "Казан арты" тарих-этнография музеенда булып Арча тарихы белән танышып, музей хезмәткәрләре, тарих сөючеләр белән әңгәмә  корып, тәжрибә уртаклаштылар.

Тэги: Сатыш авылы мәдрәсә музее

28
август, 2024 ел
чәршәмбе

27 нче август көнне Сатыш авылы мәдрәсә музеенда Татарстан Республикасы Диния нәзарәте Аксакаллар шурасы рәисләре өчен экскурсия уздырылды.

Тэги: Сатыш авылы мәдрәсә музее

19
август, 2024 ел
дүшәмбе

Бүгенгесе көндә дә бизәкле сувенирлар буыннан-буынга тапшырылып, үсеп килүче яшь буын тарафыннан югары бәяләнә. Шул сәбәпле, Сатыш авылы мәдрәсә музее хезмәткәре агач эшләнмәләрне буяу буенча мастер-класс үткәрде. Укучылар күрсәтелгән үрнәкләрне зур кызыксыну белән карадылар, агач эшләнмәләрне буяу ысуллары белән таныштылар. Балалар мастер-класста бик теләп катнаштылар.

Тэги: Сатыш авылы мәдрәсә музее

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International