27 нче август көнне Сатыш авылы мәдрәсә музеенда Татарстан Республикасы Диния нәзарәте Аксакаллар шурасы рәисләре өчен экскурсия уздырылды.
Бүгенгесе көндә дә бизәкле сувенирлар буыннан-буынга тапшырылып, үсеп килүче яшь буын тарафыннан югары бәяләнә. Шул сәбәпле, Сатыш авылы мәдрәсә музее хезмәткәре агач эшләнмәләрне буяу буенча мастер-класс үткәрде. Укучылар күрсәтелгән үрнәкләрне зур кызыксыну белән карадылар, агач эшләнмәләрне буяу ысуллары белән таныштылар. Балалар мастер-класста бик теләп катнаштылар.
Сатыш авылы мәдрәсә музеенда мәдрәсәнең соңгы мөдәррисе, мәчетнең имам-хатыйбы Габрахман хәзрәтнең оныклары һәрчак көтеп алынган кунак. Бүген 10 август көнне дә алар музейда кунак булдылар. Хәзрәтнең оныгы Илдус абый балаларын, оныкларын авыл, мәдрәсә тарихы белән таныштыру максатыннан алып килгән иде. Аларда мәдрәсә макеты, элеккеге тарихи китаплар зур кызыксыну уятты. Илдус абый музейга Габдрахман хәзрәтнең нәсел шәҗәрәсен, Кәмәрия абыстайның сакланып калган әйберләрен, фотографияләрен бүләк итеп тапшырды, хәтерләрендә сакланган истәлекләре белән бүлеште.
Сатыш элек-электән һөнәрле авыл булган. Авыл оешкан елларда ук умартачылар булган. Умарта оялары булмаган, урмандагы агач куышлыгыннан бал җыйганнар. Төп һөнәрчеләр тегүчеләр, сагыз кайнатучылар булган. Тегүчеләр көзге кыр эшләре беткәч, төрле якларга тегү тегәргә чыгып киткәннәр, яз җиткәч кире авылга кайтканнар. Соңрак авылда " Дружба" тегү артеле оешкан. Анда солдатлар өчен киемнәр теккәннәр. Сугыш елларында ул тулысынча фронт заказларын үтәгән. Сатыш авылы мәдрәсә музеенда үткәрелгән "Туган якны өйрәнүчеләр" клубы утырышында авылда яшәгән һөнәрчеләр, тегү артеле тарихы барланды.
Сатыш авылы мәдрәсәсе музеена Мәскәү шәһәреннән кунаклар килде. Аларга музей буенча эчтәлекле, мавыктыргыч экскурсия үткәрелде. Кунаклар мәдрәсә бинасының макеты, шулай ук бай тарихка ия булган кайбер экспонатлар белән сокландылар.
Казан шәһәреннән килгән туристлар өчен, 7 октябрь көнне Сатыш авылы мәдрәсә музеенда экскурсия үткәрелде.
Сугыш алды елларындагы авырлыклардан авылдашларыбыз төрле якларга китеп котылырга һәм яңа, ят җирләрдә бәхет табарга тырышып карыйлар. Ләкин бу күченүләрнең берсе дә җиңеллек китерми. Алар кире Сатышка кайталар яки мең михнәтләр күреп, ят җирләрдә мәңгелеккә ятып калалар. Авыл кешеләре Сахалинга, Финляндиягә, Донбасс шахталарына, Оренбург якларына, Бурят- Монголия тауларына, урманнарында китеп урнашалар. 21 сентябрь көнне үткәрелгән " Туган якны өйрәнүчеләр " клубы утырышында Оренбург якларына китеп урнашкан авылдашларыбыз барланды.
17 август көнне мәдрәсә музейда үткәрелгән "Туган якны өйрәнүчеләр" клубы утырышының чираттагысы авыл тарихын барлауга багышланган иде.
В сердце каждого человека живет любовь к малой родине, к родной земле с ее бескрайними степями, опоясанными ленточкой голубых рек, с ароматами крутых склонов каменистых сопок, к земле, овеянной легендами и преданиями, родине людей, умноживших славу и богатство нашего края. Наша земля стоит того, чтобы ею гордиться. Для этого надо знать историю своего родного края, любить природу, приумножать его богатства. Мероприятие началось с беседы о том, что есть такое понятие как «родной край», с которым человек неразрывно связан всю свою жизнь, где родился и вырос.