Саба туган якны өйрәнү музеенда Саба гимназиясе укучылары өчен мавыктыргыч экскурсия узды. Укучылар музейнең төп залларын карадылар һәм анда Саба төбәгенең бай тарихын һәм мәдәниятен чагылдырган уникаль экспонатлар белән таныштылар. Экскурсовод мөһим тарихи вакыйгалар, җирле халыкның гадәтләре һәм күренекле якташлары турында тәфсилләп сөйләде. Укучылар борынгы көнкүреш әйберләрен, үткән еллар фотографияләрен һәм архив документларын кызыксынып карадылар.
Саба туган якны өйрәнү музеенда районыбызның волонтер хатын-кызлары өчен “Илгә - матурлыкны, җиргә – батырлыкны син бирәсең, гүзәл хатын-кыз!” дип исемләнгән иҗади чара үтте. Әлеге чара вакытлыча күргәзмәдә урнашкан “Солдатка аш” волонтерлары көче белән әзерләнгән экспозиция белән танышудан башланды. Аннан бәйрәм уңаеннан котлау, “Мәшһүр татар хатын-кызлары” дигән темага викторина оештырылды. Үткән гасырның данлыклы, батыр ханымнар исемлеген хәзер алар дәвам итә. Шуңа да чарага җыелган хатын-кызларның гүзәл, нәфис зат булудан тыш, нинди батыр һәм олы йөрәкле дә була алуы турында фикер алышу да үтте.
Кичәне йомгаклап волонтерларыбызга “Бөек Ватан сугышында сабалыларның тылдагы фидакарь хезмәте” турында видеофильм тәкъдим ителде.
Волонтерларыбыз исә бүгенге очрашу һәм үзләренең хезмәтләре истәлеге итеп музейның вакытлыча күргәзмәсенә даими саклануга “Солдатка аш” эшчәнлегенә бәйле предметлар тапшырдылар.
Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Саба туган якны өйрәнү музеенда “Дан һәм бүләкләр өчен түгел“ дип исемләнгән батырлык сәгате үтте. Чарага килгән төрле яшьтәге егетләребез, алай гына да түгел, хәрби киемнәр киеп алган кызларыбыз белән “Нәрсә ул батырлык?”, “Батырлык эшләү өчен нинди булырга һәм нәрсә эшләргә кирәк?”, “Һәр кешедә батырлык эшли аламы?” дигән сорауларга җаваплар эзләп, тылда, көндәлек тормышта гына да нинди зур эшләр, яхшылыклар эшләп булганлыгы турында сөйләштек. Алай гына да түгел, безнең әйләнә-тирәбездәге гап-гади кешеләр, укучы егет һәм кызлар эшләгән изге эшләрнең дә нинди зур нәтиҗәләргә китергәнен һәм ул кечкенә генә бер адымның да зур батырлык икәненә кичәгә килгән кунаклар мисалында тагын бер кат инандык.
Әлеге очрашуга истәлеге итеп Тенеки авылыннан килгән волонтерыбыз Фидәил Хисамиев музей фондына даими саклануга 7 предмет бүләк итте, алар исә музейның Сабабыз волонтерлары эшчәнлегенә багышланган вакытлы күргәзмәсендә урын алды.
3 февраль көнне Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, халык рәссамы, ТАССР ның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, А.Алиш премиясе лауреаты, Татарстан Республикасы әләме (Дәүләт флагы) авторы, якташыбыз Тавил Хаҗиәхмәтовның тууына 90 ел тулды. Шул уңайдан Саба туган якны өйрәнү музее Тавил аганың истәлекләрен барлау, эзләрен яңарту максатыннан районыбызга рәссамның иҗатын олылуачы, аны тирәнтен өйрәнүче иҗат, фән эшлеклеләрен үзенә җыйды. Чараның мәртәбәле кунаклары арасында якташыбыз, Татарстан Республикасының халык рәссамы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Мөдәрис Мөхетдин улы Минһаҗев, Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музееның әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Мөхәммәтшин Зөфәр Гомәр улы, ТР Фәннәр академиясе тасвирый һәм декоратив-гамәли сәнгать бүлеге мөдире, сәнгать фәннәре докторы Солтанова Рауза Рифкать кызы, якташыбыз, “Мәдәни җомга” газетасы журналисты Сөембикә Кашапова, Тавил Хаҗиәхмәтовның туганы, баянчы, курайчы, композитор, педагог, җәмәгать эшлеклесе Рафинат Сәлахов та бар иде.
Кунаклар музей хезмәткәрләре белән берлектә рәссамның туган авылында, төп нигезендә булып, рәссамга бетмәс көч һәм илһам биргән гүзәл табигатенә сокландылар, туганы Рифат абый Каюмовның истәлекләрен тыңладылар, Йосыф-Алан авыл клубында, тарихчыбыз Илдар абый Сафинның шәхси музеенда булдылар. Ахырдан Саба туган якны өйрәнү музеенда “Хөснулла һәм Аллаһияр Валиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбе” сәнгать бүлекчәсенең рәсем түгәрәгенә йөрүче балалар белән берлектә “Үз арабыздан чыккан танылган рәссам” исемле иҗади кичә-очрашу үтте. Биредә укучылар рәссамның тормыш юлы, күп кырлы эшчәнлеге турында бик тирән эчтәлекле мәгълүмат алдылар, аның рәсемнәре, эш кораллары, картиналарыннан торган күргәзмәне тамаша кылдылар. Әлеге олпат шәхесләр белән очрашу, якташыбыз Тавил Хаҗиәхмәтов иҗатына күзәтү аларга киләчәк һөнәрләрен сайлауда зур этәргеч булыр.
Саба туган якны өйрәнү музеенда "Мирас" түгәрәгенә йөрүчеләрнең чираттагы утырышы үткәрелде. Очрашуга Миңгәр авылында тормыш итүче киң кырлы рәссам Фәйзерахман Камалов һәм табигать фәннәре магистры, рәссам Раушания Габидуллина чакырылды. Файзрахман Гафур улының иҗаты милли фольклор чагылыш тапкан чынбарлыкны һәм үзенең, рәссам-экспериментатор буларак, саекмас фантазиясен берләштерә. Автор рухи энергия һәм традицион кыйммәтләрнең шундый иҗади симбиозын "трансформацион сәнгать" дип атаган. Утырышта катнашучылар белән килгән кунаклар арасында җанлы әңгәмә корылды. Кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр, аларның тормыш юлы, иҗаты белән якыннанрак таныштылар.
Саба туган якны өйрәнү музеенда Теләче районы кунаклары өчен гипс сыннары һәм агач әйберләр ясау буенча бәйрәм мастер-классы оештырылды. Шулай ук экскурсия дә үткәрелде.
Саба туган якны өйрәнү музеенда озак еллар музей җитәкчесе булып эшләгән, музейга нигез салган, яшәү дәверендә Саба ягының тарихын, истәлекле урыннарын, хезмәт сөючән, күренекле кешеләрен барлауда күп көч түккән, тырыш һәм намуслы хезмәте өчен күп кенә мактау грамоталары, медалләр алган шәхесебезне, Сираҗиева Рәйсә Бәдретдин кызын искә алу кичәсе булып узды. Әлеге кичәдә бергә эшләгән музей хезмәткәрләре, укытучылар, аның укучылары, төбәгебез тарихын өйрәнүчеләр, мәдәният бүлеге җитәкчесе Загидуллин Рөстәм Фидәил улы да Рәйсә апа Сираҗиеваның күпьеллык иҗади эшчәнлегенә югары бәя бирделәр, искиткеч бай алдынгы тәҗрибәсе турында сөйләделәр. Ул калдырган бай мирас безгә бик тә кадерле.
Халыкара инвалидлар көне уңаеннан, Саба туган якны өйрәнү хезмәткәрләре Югары Утар балалар интернат-йортында тәрбияләнүчеләр өчен агач эшләнмәләренә бизәкләр төшерү буенча мастер-класс үткәрде. Балалар әлеге һөнәр серләренә бик теләп төшенделәр, зур кызыксыну белән катнаштылар. Соңыннан алар өчен музей буйлап сәяхәт оештырылды.
Районыбыз символларын саклау – безнең изге бурычыбыз. Саба муниципаль районы Гербы 2005нче елның 14нче нояберендә кабул ителә. Әлеге тарихи вакыйганы истә тотып Саба туган якны өйрәнү музеенда “Мирас” түгәрәгенә йөрүчеләр белән чираттагы утырыш үткәрелде. Чара барышында Татарстан Республикасынын Атказанган укытучысы, Саба ягы төбәген өйрәнүче Сафин Ильдар Фатхулла улы тарафыннан әзерләнгән видеосюжет каралды, шулай ук герб тарихы, символларның кеше тормышында ролен тәфсилләп сөйләде. Катнашучыларның кызыксындырган сорауларына җавап бирде, гербның һәрбер элементына аерым басым ясады. Утырышка мәдәният йортында рәссам булып эшләүче Миннерасих Алтынбаев Миннерәшит улы да чакырулы иде. Районның бүгенге гербы расланганчы, районыбыз туграсы ролен ул ясаган эмблема үти. Утырышта әлеге эмблема ясалу тарихы белән уртаклашты.
30 октябрь көнне Саба туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре Теләче урта мәктәбе укучылары өчен «Туган як тарихы һәм истәлекле урыннары» туристик маршруты буенча экскурсия оештырды. Әлеге экскурсия кысаларында укучылар Саба туган якны өйрәнү музеенда булып, анда экскурсиядә, агач эшләнмәләрен буяу буенча мастер-класста катнаштылар. Үз куллары белән Саба сувениры иҗат итеп, өйләренә бүләк итеп алып китү мөмкинлеге укучыларга бик ошады. Ахырдан тәмле кайнар чәй һәм “Ямьле Саба” яр буена экскурсия оештырылды.