ЯҢАЛЫКЛАР


2
сентябрь, 2025 ел
сишәмбе

“Күрше” проекты кысаларында үтүче чаралар безнең Сабабызда да бик матур яңгыраш алды, райондашларыбыз, күршеләребез тарафыннан бик җылы кабул ителде.  Әлеге чараның өченчесен 30 август - Татарстан Республикасы көне, шулай ук безнең Саба районы оешканга 95 ел тулуга да багышларга теләдек. Чөнки Татарстанда бик күп районнар бер-берсенә күрше булып яшәсә, районыбыз халкы исә шулай ук бердәм, дус, телебез һәм милләтебез сакчылары буларак матур яшиләр. Гаилә, милли традицияләрне саклау һәм килер буыннарга тапшыруга зур өлеш кертәләр. Шулай ук әлеге чара анда районыбыз башлыгы Рәис Нургалиевич Миннеханов үзе катнашу белән дә истәлекле.

Кунакларны район мәдәният йортлары каршында эшләүче ансамбльләр, курайчылар, гармунчылар каршы алды. Чараны проект җитәкчесе – Саба туган якны өйрәнү музее хезмәткәре Алисә Гимадиева башлап җибәреп, ул барысын да әлеге проектның максаты һәм бурычлары белән таныштырды. Саба районы тарихы, аның кәсепләре турында мәгълүмат бирде. Параллель рәвештә мастер-класслар да барды, анда балалар Саба урман хуҗалыгы, Саба сувениры тарихы белән таныша, үз куллары белән әлеге савыт-сабаларны буяп, әзер сувенирларны исә истәлеккә алып та китә алдылар.  

Киләсе тукталыш - «Йөзек салыш», «Биш почмак» кебек татар халкыбызның милли уеннары, район мәдәният йорты хореографы катнашында татар халык биюе буенча мастер-класс. Әлеге тукталышның максаты-татар сөйләмен тыңлап кабул итәргә һәм аңларга, аңлаешлы тематика, үзләштерелгән сүзләр чикләрендә татарча сөйләшергә өйрәтү. Балаларның кабул итү, игътибарны, хәтерне үстерү; милли уеннарның төрләре белән таныштырып, телебезгә, мәдәниятебезгә кызыксыну уяту.

Әлеге барлык чаралар исә Балалар сәнгать мәктәбе укучылары, район клублар системасы хезмәткәрләре, районыбыз үзешчәннәре көче белән әзерләнгән концерт номерлары белән үрелеп барды.

Иң кызыклы һәм тәмле тукталыш - саф һавада милли ризыкларыбыз белән чәй эчү. Биредә балалар гына түгел, аларның әти-әниләре һәм бәйрәм кунаклары да милли ризыклардан авыз итә алды. Самовар чәе һәм мичтә пешкән коймаклар - бәйрәмнең матур бизәге һәм җылы, рәхәт урыны иде.

Тэги: Саба туган якны өйрәнү музее

18
август, 2025 ел
дүшәмбе

“Күрше” фестивале «Безнең ишегалды» программасының дәвамы һәм ил масштабында моңарчы күрелмәгән проект. Әлеге бәйгегә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов старт биргән иде. «Күрше» фестивале – халык арасында күршелек культурасын үстерүгә, Татарстан ишегалларында гаилә һәм күршелек традицияләрен ныгытуга юнәлдерелгән проект.

Шундый чараларның менә инде икенчесе Байлар Сабасының Дальная урамында үткәрелде. Биредә үзмәшгуль, проектның җиңүчесе Алисә Гимадиева тарафыннан, Саба мәдәният бүлеге, Саба үзәкләштерелгән музейлар системасы белән берлектә “Халкымның күңел бизәкләре” дип исемләнгән чара үтте.

Чараның чираттагысы 30 август-Республика көне уңаеннан үткәреләчәк.

Тэги: Саба туган якны өйрәнү музее

14
август, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Бөтесоюз Үзәк Башкарма Комитетының 1930 елның 10 августындагы карары нигезендә Татарстанда оештырылган 33 район исәбендә Саба районы да төзелә.

Ул Мамадыш һәм Арча кантоннарындагы Саба, Әбде (26 авыл) Теләче (31 авыл) һәм Чүриле (14 авыл) волостьларын эченә алып, 113 авылны, 8 пүчинкәне, 44 колхозны берләштерә.

Саба туган якны өйрәнү музеенда Саба районы оешуга 95 ел тулу уңаеннан  вакытлыча күргәзмә оештырылды. Әлеге күргәзмә белән танышу өчен музейда кунакка көтеп калабыз!

Тэги: Саба туган якны өйрәнү музее

10
август, 2025 ел
якшәмбе

Саба туган якны өйрәнү музеенда клуб берләшмәсенә йөрүчеләрнең  чираттагы утырышы узды. Әлеге очрашуның темасы Ишан Хәзрәт шәхесенә багышланды. Бүгенге көндә Казанчы-Бигеней авылы зиратында киләчәк буын өчен тарихи мирас булып торучы Ишанның гаилә төрбәсе саклана. Ул ислам дине нигезләрен тирәнтен белүче, шулай ук үләннәр белән дә дәвалаучы, могҗиза тудыручы  кеше буларак үзен танытты. Хәзрәтнең  даны тирә-якка бик тиз таралган, авыл халкы да аны хөрмәт  белән искә ала. Очрашу барышында Ишан Хәзрәтнең кабере янында төшерелгән  видеосюжет каралды, әңгәмә оештырылды, катнашучылар тәэсирләре белән уртаклаштылар.

Тэги: Саба туган якны өйрәнү музее

Саба туган якны өйрәнү музеенда клуб берләшмәсенә йөрүчеләрнең  чираттагы утырышы узды. Әлеге очрашуның темасы Ишан Хәзрәт шәхесенә багышланды. Бүгенге көндә Казанчы-Бигеней авылы зиратында киләчәк буын өчен тарихи мирас булып торучы Ишанның гаилә төрбәсе саклана. Ул ислам дине нигезләрен тирәнтен белүче, шулай ук үләннәр белән дә дәвалаучы, могҗиза тудыручы  кеше буларак үзен танытты. Хәзрәтнең  даны тирә-якка бик тиз таралган, авыл халкы да аны хөрмәт  белән искә ала. Очрашу барышында Ишан Хәзрәтнең кабере янында төшерелгән  видеосюжет каралды, әңгәмә оештырылды, катнашучылар тәэсирләре белән уртаклаштылар.

Тэги: Саба туган якны өйрәнү музее

29
июль, 2025 ел
сишәмбе

«Күрше» фестивале «Безнең ишегалды» программасының дәвамы һәм ил масштабында моңарчы күрелмәгән проект. Әлеге бәйгегә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов старт биргән иде. «Күрше» фестивале – халык арасында күршелек культурасын үстерүгә, Татарстан ишегалларында гаилә һәм күршелек традицияләрен ныгытуга юнәлдерелгән проект. Анда үзләре яшәгән ишегалларында кызыклы вакыйгалар үткәрергә теләгән инициативалы гражданнар һәм моңа әзер булган оешмалар катнашты. Ә бу проектта җиңеп чыккан үзмәшгульләр исә күпфатирлы йортларда яшәүчеләр өчен бик кызыклы, эчтәлекле һәм шәп чаралар үткәрәчәк.

Шундый чараларның беренчесе Байлар Сабасының Тынычлык урамында әлеге проектта катнашып грант откан Алисә Гимадиева тарафыннан үткәрелде. Саба мәдәният бүлеге, Саба үзәкләштерелгән музейлар системасы белән берлектә “Халкымның күңел бизәкләре” дип исемләнгән чара үтте.

 Әлеге чара кабаттан 15 августта Байлар Сабасының Дальняя урамында узачак.

Тэги: Саба туган якны өйрәнү музее

17
июль, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән уздырылган «Күрше» халыкара конкурсында җиңүчеләрнең исемнәре һәм йомгаклары беренче июльдә билгеләнде. Ә 14 июльдә җиңүчеләр үз призларын IT-паркта узган бәйрәм чарасында алдылар.
Күршеләр арасындагы дустанә мөнәсәбәтләрне ныгыту максатыннан башланган әлеге проектта үзмәшгульләр дә, коммерцияле булмаган оешмалар да, идарәче компанияләр дә, кече бизнес вәкилләре дә катнашкан. Алар арасында Саба туган якны өйрәнү музее хезмәткәре Алисә Гимадиева да бар. 
Алар тарафыннан 15 июльдән алып 30 сентябрьгә кадәр күпкатлы йортларның ишегалларында төрле юнәлештәге чаралар уздырылачак.

Тэги: Саба туган якны өйрәнү музее

6
июль, 2025 ел
якшәмбе

Саба туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре агач эшләнмәләрне буяу буенча мастер-класс үткәрделәр. Укучылар күрсәтелгән үрнәкләрне зур кызыксыну белән карадылар, агач эшләнмәләрне буяу ысуллары белән таныштылар. Үз тормышында буялган агач кашыклар яки савытлар күрмәгән кеше юктыр, мөгаен. Агачка рәсем ясау сәнгать һөнәрләренең серләре белән якыннанрак танышырга мөмкинлек бирә, шулай ук кулларның эшчәнлеген, сизгерлеген арттыра.  Әлеге эшләнмәләрне интерьер бизәге буларак та, бәйрәмгә бүләк итү өчен дә кулланырга мөмкин.

Тэги: Саба туган якны өйрәнү музее

11
июнь, 2025 ел
чәршәмбе

Саба туган якны өйрәнү музеенда «Мирас» туган якны өйрәнү клубының чираттагы утырышы оештырылды. "Тарих йөзләрдә" тарихи сәгате үткәрелде. Утырыш барышында сугыш елларыннан соң Саба районының җитәкче вазыйфасы затларын искә алдылар. Шулай ук легендар очучы - герой Алексей Маресьев тарихы да күтәрелде.

Тэги: Саба туган якны өйрәнү музее

4
июнь, 2025 ел
чәршәмбе

Агач савыт-сабаларны бизәп ясаган сувенирлар буыннан-буынга тапшырылып, үсеп килүче яшьләр тарафыннан да югары бәяләнә. Шул сәбәпле, Саба туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре Ш.З. Зиннуров исемендәге Сатыш урта мәктәбенең “Кояшкай” лагерына йөрүче укучылар өчен агач эшләнмәләрне буяу буенча мастер-класс үткәрделәр.  Укучылар күрсәтелгән үрнәкләрне зур кызыксыну белән карадылар, агач эшләнмәләрне буяу ысуллары белән таныштылар. Агачка рәсем ясау матурлыкны тудырырга, аны күрә белергә өйрәтә, кулларның эшчәнлеген, сизгерлеген арттыра.  Әлеге эшләнмәләрне интерьер бизәге буларак та, бәйрәмгә бүләк итү өчен дә кулланырга мөмкин.

Тэги: Саба туган якны өйрәнү музее

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International