21 февральдә Халыкара туган тел көне билгеләп үтелә. Сатыш авылы “Кояшкай” балалар бакчасында “Минем туган телем!” дигән темага уен сәгате үткәрелде. Чара мәктәпкәчә яшьтәге балаларның туган тел, тел һәм мәдәни традицияләр, һәр кеше тормышында туган телнең әһәмияте турындагы күзаллауларын киңәйтүгә юнәлтелгән иде. Викторина, рус, татар халык әкиятләре, мәкальләре һәм әйтемнәре конкурсларында балалар зур кызыксыну белән катнаштылар, табышмакларга җаваплар таптылар. Балалар белән әңгәмә барышында , бу көн дөньяда булган һәм юкка чыгучы телләрне саклау һәм үстерү максатыннан билгеләп үтелүе, барлык телләр тигез дип танылуына, без аңа җитди карарга һәм сакларга тиеш икәненә басым ясалды, мәктәпкәчә яшьтәге балаларның рухи нигезләрен формалаштыруга, балаларның танып белү һәм иҗат активлыгын булдыруга ярдәм итте.
“Научный прорыв. Фәнни алгарыш” премиясе лауреатларын бүләкләү тантанасы алдыннан Бәшир Рамеев исемендәге Казан IT-паркында республика фәнни проектлары күргәзмәсе оештырылды.
Премия 2025 елда Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе тарафыннан фәнне популярлаштыру, фәнни җәмәгатьчелекне фәнни-тикшеренү эшләренең нәтиҗәлелеген күтәрүгә, яшьләрне фәнни тикшеренүләргә җәлеп итү, фәнни хезмәтнең абруен күтәрү максатларында гамәлгә куелды. Әлеге тантана уңаеннан Саба туган якны өйрәнү музее һәм Саба урман хуҗалыгы тарихы музее хезмәткәрләре тарафыннан 2003 елда Фән һәм техника өлкәсендә Дәүләт премиясе лауреаты - Миңнеханов Н.М. эшчәнлегенә багышланган күргәзмә тәкъдим ителде. Аның урманны сайлап кисүнең «Саба методы»н эшләүгә керткән өлеше билгеләп үтелде. Үсеп килүче буын хәзерге вакытта аның тәҗрибәсендә белем ала. Лесхоз урта мәктәбе нигезендә, Н.Миңнеханов инициативасы белән мәктәп урманчылыгы булдырылды. Анда урман хуҗалыгында хезмәт куючыларга карата хөрмәт, табигатьне ярату һәм хезмәт сөючәнлек тәрбияләнә.
3 февраль көнне Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, халык рәссамы, ТАССР ның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, А.Алиш премиясе лауреаты, Татарстан Республикасы әләме (Дәүләт флагы) авторы, якташыбыз Тавил Хаҗиәхмәтовның тууына 90 ел тулды. Шул уңайдан Саба туган якны өйрәнү музее Тавил аганың истәлекләрен барлау, эзләрен яңарту максатыннан районыбызга рәссамның иҗатын олылуачы, аны тирәнтен өйрәнүче иҗат, фән эшлеклеләрен үзенә җыйды. Чараның мәртәбәле кунаклары арасында якташыбыз, Татарстан Республикасының халык рәссамы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Мөдәрис Мөхетдин улы Минһаҗев, Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музееның әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Мөхәммәтшин Зөфәр Гомәр улы, ТР Фәннәр академиясе тасвирый һәм декоратив-гамәли сәнгать бүлеге мөдире, сәнгать фәннәре докторы Солтанова Рауза Рифкать кызы, якташыбыз, “Мәдәни җомга” газетасы журналисты Сөембикә Кашапова, Тавил Хаҗиәхмәтовның туганы, баянчы, курайчы, композитор, педагог, җәмәгать эшлеклесе Рафинат Сәлахов та бар иде.
Кунаклар музей хезмәткәрләре белән берлектә рәссамның туган авылында, төп нигезендә булып, рәссамга бетмәс көч һәм илһам биргән гүзәл табигатенә сокландылар, туганы Рифат абый Каюмовның истәлекләрен тыңладылар, Йосыф-Алан авыл клубында, тарихчыбыз Илдар абый Сафинның шәхси музеенда булдылар. Ахырдан Саба туган якны өйрәнү музеенда “Хөснулла һәм Аллаһияр Валиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбе” сәнгать бүлекчәсенең рәсем түгәрәгенә йөрүче балалар белән берлектә “Үз арабыздан чыккан танылган рәссам” исемле иҗади кичә-очрашу үтте. Биредә укучылар рәссамның тормыш юлы, күп кырлы эшчәнлеге турында бик тирән эчтәлекле мәгълүмат алдылар, аның рәсемнәре, эш кораллары, картиналарыннан торган күргәзмәне тамаша кылдылар. Әлеге олпат шәхесләр белән очрашу, якташыбыз Тавил Хаҗиәхмәтов иҗатына күзәтү аларга киләчәк һөнәрләрен сайлауда зур этәргеч булыр.
Холокост корбаннарын искә алу көне 27нче гыйнварда билгеләп үтелә. Халыкара Холокост корбаннарын искә алу көненә багышланган лекция-әңгәмә Сатыш авылы мәдрәсә музеенда булып узды. Бу чара Холокост турындагы мәгълүматны хәтердә сакларга, аның тарихта коточкыч фаҗига булуына һәм мондый вакыйгаларның киләчәк тормышыбызда кабатлануын булдырмый калуга юнәлтелгән иде.
Саба туган якны өйрәнү музеенда "Мирас" түгәрәгенә йөрүчеләрнең чираттагы утырышы үткәрелде. Очрашуга Миңгәр авылында тормыш итүче киң кырлы рәссам Фәйзерахман Камалов һәм табигать фәннәре магистры, рәссам Раушания Габидуллина чакырылды. Файзрахман Гафур улының иҗаты милли фольклор чагылыш тапкан чынбарлыкны һәм үзенең, рәссам-экспериментатор буларак, саекмас фантазиясен берләштерә. Автор рухи энергия һәм традицион кыйммәтләрнең шундый иҗади симбиозын "трансформацион сәнгать" дип атаган. Утырышта катнашучылар белән килгән кунаклар арасында җанлы әңгәмә корылды. Кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр, аларның тормыш юлы, иҗаты белән якыннанрак таныштылар.
Саба туган якны өйрәнү музеенда Теләче районы кунаклары өчен гипс сыннары һәм агач әйберләр ясау буенча бәйрәм мастер-классы оештырылды. Шулай ук экскурсия дә үткәрелде.
Саба туган якны өйрәнү музеенда озак еллар музей җитәкчесе булып эшләгән, музейга нигез салган, яшәү дәверендә Саба ягының тарихын, истәлекле урыннарын, хезмәт сөючән, күренекле кешеләрен барлауда күп көч түккән, тырыш һәм намуслы хезмәте өчен күп кенә мактау грамоталары, медалләр алган шәхесебезне, Сираҗиева Рәйсә Бәдретдин кызын искә алу кичәсе булып узды. Әлеге кичәдә бергә эшләгән музей хезмәткәрләре, укытучылар, аның укучылары, төбәгебез тарихын өйрәнүчеләр, мәдәният бүлеге җитәкчесе Загидуллин Рөстәм Фидәил улы да Рәйсә апа Сираҗиеваның күпьеллык иҗади эшчәнлегенә югары бәя бирделәр, искиткеч бай алдынгы тәҗрибәсе турында сөйләделәр. Ул калдырган бай мирас безгә бик тә кадерле.
Халыкара инвалидлар көне уңаеннан, Саба туган якны өйрәнү хезмәткәрләре Югары Утар балалар интернат-йортында тәрбияләнүчеләр өчен агач эшләнмәләренә бизәкләр төшерү буенча мастер-класс үткәрде. Балалар әлеге һөнәр серләренә бик теләп төшенделәр, зур кызыксыну белән катнаштылар. Соңыннан алар өчен музей буйлап сәяхәт оештырылды.
Районыбыз символларын саклау – безнең изге бурычыбыз. Саба муниципаль районы Гербы 2005нче елның 14нче нояберендә кабул ителә. Әлеге тарихи вакыйганы истә тотып Саба туган якны өйрәнү музеенда “Мирас” түгәрәгенә йөрүчеләр белән чираттагы утырыш үткәрелде. Чара барышында Татарстан Республикасынын Атказанган укытучысы, Саба ягы төбәген өйрәнүче Сафин Ильдар Фатхулла улы тарафыннан әзерләнгән видеосюжет каралды, шулай ук герб тарихы, символларның кеше тормышында ролен тәфсилләп сөйләде. Катнашучыларның кызыксындырган сорауларына җавап бирде, гербның һәрбер элементына аерым басым ясады. Утырышка мәдәният йортында рәссам булып эшләүче Миннерасих Алтынбаев Миннерәшит улы да чакырулы иде. Районның бүгенге гербы расланганчы, районыбыз туграсы ролен ул ясаган эмблема үти. Утырышта әлеге эмблема ясалу тарихы белән уртаклашты.
30 октябрь көнне Саба туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре Теләче урта мәктәбе укучылары өчен «Туган як тарихы һәм истәлекле урыннары» туристик маршруты буенча экскурсия оештырды. Әлеге экскурсия кысаларында укучылар Саба туган якны өйрәнү музеенда булып, анда экскурсиядә, агач эшләнмәләрен буяу буенча мастер-класста катнаштылар. Үз куллары белән Саба сувениры иҗат итеп, өйләренә бүләк итеп алып китү мөмкинлеге укучыларга бик ошады. Ахырдан тәмле кайнар чәй һәм “Ямьле Саба” яр буена экскурсия оештырылды.